Яңа уку елы башлану белән ата – аналарда яңа мәшәкатьләр барлыкка килде. Мәктәпкә алынган барлык товарлар да балага туры килмәскә мөмкин - кечкенә туфли, уңайсыз букча, спорт формасы андый түгел һәм башкалар. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законы буенча («Кулланучының сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы» 25 маддәсе), мондый товарны 14 көн эчендә алмаштырырга мөмкин, әгәр товар кулланылышта булмаса, фабрика ярлыгы сакланган булса.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Рөстәм Фәрхуллин шәхси эшмәкәр Әхмәтова В.Г. сәүдә объектында (Саба районы) сатучылар өчен семинар үткәрде. Чара кысаларында РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре, Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләре аңлатылды, коррупциягә каршы юнәлештәге, финанс белеме турында мәгълүмат бирелде һәм тарату материалы тапшырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Шулай килеп чыкты ки, ялгыш ике бертөрле дәреслек сатып алдык, берсен кибеткә кайтарырга теләдек, ләкин кабул итмәделәр. Законлымы бу?
Дәреслекләрне кире кайтару (алмаштыру) кагыйдәләрен аңлатабыз:
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша гражданка Л. мөрәҗәгать итеп, интернет-кибеттә «Wildberries» Россия маркетплейсын кулланып сатып алынган товарда җитешсезлекләр ачыклануга бәйле вәзгыятьтә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районы КФҮ ДБУ филиалына килүчеләр белән очрашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының «Кайнар линия»сенә кулланучыдан түбәндәге эчтәлекле сорау керде:
- Ни өчен таксистлар бәяләрне күтәрә, аларның үз бәяләрен билгеләргә хокукы бармы?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре республика халкының куллану белеме дәрәҗәсен арттыру эшен дәвам итәләр.
Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районында «Грамоталы кулланучы» акциясе уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдәннең «Рост» лицеенда белем алучы 8-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы консультанты Чистай муниципаль районы Чистай Выселькасы мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Теләче муниципаль районының Үзәк авыл җирлегендә гражданнар белән очраштылар.
Халыкны нигездә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы сораулар борчыды.