Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең азык-төлек кибетләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче районының Үзәк мәктәбендә класс сәгате үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Нурлат шәһәренең күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультацияләр үткәрделәр. Чараның максаты – кулланучыларга товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр күрсәткәндә, шул исәптән финанс хезмәтләре алганда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлатудан гыйбарәт.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы вазыйфаларын башкаручы һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Чистай Выселкасы авылы халкы белән очрашу үткәрделәр. Шунда ук Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатында башкарма комитет белгечләре өчен семинар-уку оештырылды.
Килешегез, яраклылык срогы чыккан продукцияне сатып алу, хәтта бу алкоголь продукциясенә (сырага) кагылса да, бик үк күңелле күренеш түгел.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз шәһәр кибетләренең берсендә сыра сатып алуга шикаять белән мөрәҗәгать итте, аны куллану срогы тугыз көн элек тәмамланган. Яраклылык вакыты чыккан товарларны сату закон белән тыела («Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 5 маддәсе). Сатучы яраклылык срокларын күзәтергә һәм, әгәр бу срок беткән булса, товарларны вакытында киштәләрдән җыеп алырга тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Кер юу машинасы ватылды. Сыйфатны тикшерү нәтиҗәсендә җитештерүче тарафыннан җибәрелгән җитешсезлек ачыкланды. Мин сату-алу килешүен өзүне таләп иттем. Миңа нинди сумманы кире кайтарырга тиешләр, чөнки товар сатып алганнан соң бәяләр нык үсте?
Мондый сораулар актуаль, һәм еш кына кулланучылар практикасында барлыкка килә, ләкин сатып алучылар, нигездә, законнарны белмәү сәбәпле, кызганычка каршы, әлеге хокукны кулланмыйлар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре ведомство буйсынуындагы Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы территориясенә чыкты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәренә Зәйдә яшәүче хатын-кыз консультация сорап мөрәҗәгать итте:
- Интернет-кибет аша тегү машинасы сатып алдым, гарантия срогы дәвамында товарның җитешсезлеге ачыкланды. Сатучыга мөрәҗәгать иткәндә җитешсезлекне бетерергә генә тәкъдим иттеләр. Бу хаклымы?
Кулланучылар базарында кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Кукмара муниципаль районының «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсендә Башкарма комитет белгечләре өчен семинар үткәрде.