ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 7 һәм 8 ноябрендә “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы территориаль бүлеге, шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Лениногорск шәһәрендә җәмәгать туклануы өлкәсендә (тәгаенләп әйткәндә,“Фудзи” һәм “Старый город”кафеларында) эшчәнлек алып баручы кече бизнес вәкилләре белән очрашу уздырды

Бу көннәрдә Россиядә чаралар үткәрелеп килә. Аларның максаты – гражданнарның лаеклы, имин тормышта яшәүләрен тәэмин итү өчен продукциянең, хезмәтләр күрсәтүнең югары дәрәҗәдә сыйфатлы булуының әһәмиятенә басым ясау

Ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында “Уңыш” базары территориясендә товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алганда (шул исәптән дистанция ысулы белән) кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучылар һәм сатучылар өчен консультацияләр үткәрде

Кадерле кулланучылар, эшмәкәрләр һәм сатучылар! Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре 2017 елның 11 ноябрендә (шимбә) 09.00 сәгатьтән  13.00 сәгатькәчә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органында (адресы: Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й.(3 бүлмә) гражданнарны кабул итәчәк

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге эшенең төп юнәлешләреннән берсе – халыкны куллану законы нигезләренә өйрәтү

2017 елның 7 ноябрендә “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы территориаль бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, “ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау  учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы филиалы белгечләре «Контакт-С» ҖЧҖ ярдәмендә Лениногорск шәһәренең 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Товарларның сыйфаты” дигән темага 8 сыйныфлар укучылары белән лекция-практик семинар үткәрде

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында Әлмәт шәһәренең «Корпорация Центр» көнкүреш техникасы кибетендә, шулай ук «Элитмаркет» һәм «Мега Центр» сәүдә үзәкләрендә чаралар уздырды

Бөтендөнья сыйфат көне – ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә торган чара ул


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына Г. дигән бер пенсионер ханым, сыйфатсыз кухня гарнитурын сату сәбәпле,  «Оптовик» ҖЧҖгә карата дәгъва кую буенча юридик ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Ул Яңа  2017 ел алдыннан – 2016 елның 12 декабрендә сату-алу килешүе төзегән.  Шулай итеп, Яңа елга үзенә бүләк ясамакчы булган икән... Тик менә бүләкнең “махмыры” гына ел буена сузылган


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International