ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

Уңайлы коляскада яңа туган сабый белән йөрүе куркынычсыз, әлбәттә, ләкин урамда төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Иң мөһим аспект – коляска тотрыклылы һәм аның тормоз системасы ялгыш кына тиеп китүдән үзлектән китмәслек яки әйләнеп капланмаслык дәрәҗәдә ышанычлы булырга тиеш. Колясканың салмак хәрәкәт итүе күбесенчә аның тәгәрмәчләренең ышанычлы булуына һәм амортизация механизмнарының сыйфатына бәйле. Ышанычлы амортизация нәтиҗәсендә сабый юлдагы чокыр-чакырларны сизми дә калачак.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә сатып алынган товарны алыштыруда ярдәм итүне сорап, бер кулланучы мөрәҗәгать итте. Яшь әти-әни кибеттән бала коляскасы сатып алган һәм бер кулланып караганнан соң ук тәгәрмәчләре белән проблема килеп туган – аның берсе "очып киткән". Кулланучы үзе раславынча, колясканы алар фатирдан урамга алып чыкканда да, кире алып кергәндә дә кул белән күтәргәннәр. Колясканы алмаштыруга һәм зарурлык очрагында экспертиза үткәрүгә бәйле рәвештә кибеткә мөрәҗәгать иткәннән соң, сатучы аларның дәгъваларын кире каккан. Кулланучыларның хокукларын яклау белгечләре сәүдә ноктасына чыгып, кибет җитәкчесе һәм хезмәткәрләре белән консультация әңгәмәсе үткәрде. Әңгәмә барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды, әлеге норматив акт товар сатылганда кулланучы белән сатучы арасында барлыкка килүче мөнәсәбәтләрне җайга сала. Шулай ук РФ Хөкүмәтенең 55 нче карарында расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең кулланучыларның үзләренә турыдан-туры кагыла торган бүлекләре дә аңлатылды. Уздырылган эш нәтиҗәсендә кибет җитәкчелеге колясканы, сатып алган бәясен яңадан хисаплап, шундый ук коляскага алмаштыру турында карар кабул итте. Яшь әни яңа коляскадан канәгать калды һәм бүлек хезмәткәрләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

ГОСТ нормативлары балалар өчен коляскаларның барлык төрләрен дә җентекле тикшерергә кирәклеген күрсәтә, әйтик яңа туган сабыйлар коляскасы 10 тест уза, әлеге тикшерүләр барышында аның юлның 10 градуслы авышлыгына тотрыклы булу-булмавы, 5-15 килограмм авырлыкка чыдамлылык дәрәҗәсе тикшерелә. Шунысын истә тотарга кирәк: ГОСТ яңа туган бала коляскаларының аларның тотрыклылыгын билгели торган нормативларга туры килүен күздә тота. Фәкать әлеге тестларны узган эшләнмәләргә генә сыйфат сертификаты бирелә, шуңа күрә дә коляскаларны сертификацияле продукция сатучы махсус кибетләрдән генә сатып алырга киңәш итәбез.


10
май, 2019 ел
җомга

Бәйрәм алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар оештыруда катнашты. Ведомство карамагындагы барлык районнарда да кулланучыларның хокукларын яклау буенча, шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен пенсионерлар көндез булган үзәкләрдә, ветераннар клубларында, кабул итүләр, очрашулар, акцияләр, лекцияләр үткәрелде. Чаралар барышында һәркем кулланучыларның хокукларын яклаучы законнар нигезендә аңлатмалар, консультацияләр һәм үз сорауларына җаваплар алу мөмкинлегенә ия булды.

Хуҗалык итүче субъектларга өйрәтү семинарлары, түгәрәк өстәлләр барышында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә законнар турында гына аңлатылып калмыйча, елдан-ел сафлары сирәгәя барган Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә реаль ташламалар бирү мәсьәләсе дә каралды. Мондый эш нәтиҗәсендә майның беренче декадасында сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә чәчтараш хезмәтләренә сизелерлек ташламалар бирелде. Барлык районнарда 9 май көнне Җиңү көненә багышланган тантаналы митинглар узды. Әйтик, Чистай шәһәренең үзәк мәйданында 10 сәгатьтә предприятиеләрнең һәм оешмаларның, уку йортларының коллективлары җыелды. Биредә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов чистайлыларны истәлекле вакыйга белән котлады. Барлык котлаулардан соң чарага җыелучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алып, автоматлардан өч тапкыр залп яңгыратылды. Аннан соң үзәк мәйданда хәрби техника парады башланып китте, предприятие һәм оешма коллективларының бәйрәм колонналары узды, алар Мәңгелек утка һәм Советлар Союзы Геройлары – чистайлыларның стелаларына тәкыя салу өчен юнәлде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы коллективы дустанә колонна булып узды. Коллектив Советлар Союзы Геройлары һәм Сугышчан Дан орденының тулы кавалерлары стеласына чәчәкләр салды. Бәйрәм Скарятин бакчасында дәвам итте, анда Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен өстәлләр әзерләнгән иде, "Кыр кухнясы" эшләде. Моннан тыш, шәһәр халкы үзешчән сәнгать коллективлары, ветераннар хоры, яшь башкаручылар, бию төркемнәре катнашында искиткеч концерт карады. Бәйрәм Скарятин бакчасында концерт һәм фейерверк белән тәмамланачак.


9
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 9 маенда Арча шәһәренең үзәк мәйданында түбәндәге чаралар узды:

- Волонтерлар һәм "Яшь гвардиячеләр" тарафыннан уздырылучы, Бөек Җиңүгә багышланган акцияләр.

- Әдәби-музыкаль мәйданчыклар һәм "Җиңүгә багышлана…" интерактив зоналары.

- Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы парад.

- Митинг.

- Бәйрәм концерты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре митингта, "Үлемсез полк" хәрәкәтендә катнашты. Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Советлар Союзы Герое Леонид Соколов һәйкәленә чәчәкләр салды.

Җиңү Көне алдыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә белгечләр Бөек Ватан сугышы ветераны Фәррах Хәйретдинов белән очрашты. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов коллектив исеменнән кунакны чын күңелдән котлады, аңа сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Аннан сугыш ветераны Фәррах Хәйретдин улы үткән еллар турындагы хатирәләре белән уртаклашты, Берлинга кадәр барлык сугыш чорын искә төшерде. 

 Хәйретдинов Фәррах Хәйретдин улы 1918 елның 29 декабрендә Сарман районы Сарайлы авылында туган. 1935 елда техник училищега керү өчен Казан шәһәренә килгән.

1939 елның 15 апрелендә Фәррах Хәйретдин улын армиягә алалар. Хезмәтне ул Монголиядә 37нче зенит дивизиясендә башлый. Хезмәт итә башлап, 15 көн узгач японнарга каршы хәрби операциядә катнаша, әлеге операциягә Георгий Жуков җитәкчелек итә. Халкин-Гол районында совет-монгол гаскәрләренең япон армиясенә каршы киң колачлы сугыш гамәлләре алып барыла. Япон гаскәрләре хәтта тыныч халык белән дә каты кылана. Август азагында совет гаскәрләре Халкин-Голдагы 6 нчы япон армиясен чолгап ала һәм тар-мар итә, шуннан соң япон хөкүмәте Мәскәүдә тынычлык килешүен төзергә мәҗбүр була.

Сугышлар туктатылганнан соң Фәррах Хәйретдин улы хәрби училищега укырга керә.

1939 елның 1 сентябрендә Германия фашистлары Польшага һөҗүм итә, Икенче Бөтендөнья сугышы башлана. Польшадан соң фашистлар Австрия, Чехословакия, Франция һәм Норвегияне яулый. Европаның унике иле фашистлар кулына төшерелә.

1939 елның 10 декабреннән "лежный" батальонының танк-пулемет ротасы составында Фәррах Хәйретдин улы фин сугышында катнаша.

Гайрәтле җиңүләр белән канатланган Германия 1941 елның 22 июнендә Советлар Берлегенә каршы аяусыз сугыш башлап җибәрә. 190 коры җир дивизиясе, 5000 самолет һәм 200 хәрби кораб безнең илгә һөҗүм итә. Дошман җитди сугышка һәм анда җиңү яулауга өмет итә. Ләкин 1941 ел көзендә әлеге планнар Мәскәү янында чәлпәрәмә килә. Бу сугышларда Фәррах Хәйретдин улы махсус бүлекнең беренче разведгруппасы сафларында сугыша.

Аннан соң Фәррах Хәйретдин улы Сталинград сугышында катнаша, анда каты гына аягы яралана. Аякны кисү мәсьәләсе калкып чыга, ләкин якташ хирург, уңышлы операция ясап, аякны саклап кала һәм өч айдан соң Фәррах Хәйретдин улы янә сафка баса.

1943 елның августында ук ул Курск Дугасындагы гаять зур сугышта катнаша.

1945 елның 29 маенда Фәррах Хәйретдин улын Монголиягә кайтаралар. 

1945 елның 6 августында Америка хәрби көчләре Япониянең Хиросима шәһәренә атом бомбасын ташлый, 9 августта Нагасаки шәһәре дә бомбага тотыла. 1945 елның * августында СССР Япониягә каршы сугыш игълан итә һәм Маньчжуриядә япон гаскәрләренә каршы хәлкиткеч һөҗүм ясый. Фәррах Хәйретдин улы бу сугышларда да катнаша.

1946 елда Фәррах Хәйретдин улын мобилизациялиләр. Бу вакытка ул майор исемен алган була.

Туган иле аның ватан каршындагы казанышларын югары бәяли:

  • фин сугышында катнашкан өчен – Кызыл Йолдыз ордены;
  • Сталинград оборонасы һәм Курск янындагы сугыш өчен – Дан ордены; 1 һәм 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены; "Сугыш казанышлары өчен" медале; "Сталинград сугышы өчен" медале; "Берлинны алган өчен" медале, "Япония белән сугыш өчен" медале.

Моннан тыш, Фәррах Хәйретдин улының Георгий Жуков шәхсән үзе бүләк иткән исемле сәгате һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү кысаларында төрле даталар уңаеннан тапшырылган башка бик күп бүләкләре дә бар.

Хәйретдинов Фәррах Хәйретдин улы өенә кайткач озак вакытлар буе синтетик каучук заводы каршындагы янгын частендә (ВПЧ-13) эшли. Лаеклы ялга чыккач, "Татспиртпром" ААҖ сагында күпмедер вакыт эшләп ала. Фәррах Хәйретдин улы сугыш һәм хезмәт ветераны.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы һәм белгечләре 2019 елның 7 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрде. Белгечләр Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында авыл халкы белән очрашу, Башкарма комитет хезмәткәрләре өчен семинар-уку, "КФҮ" ДБУ һәм "Кояш" һәм "Олимп" кибетләрендә кулланучылар өчен консультация өстәлләре, "Алып Хан" сәүдә йортында кизү тору, ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы әгъзалары өчен лекция-әңгәмә һәм Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы урта мәктәбендә сыйныфтан тыш дәрес оештырды.

Барлык чаралар да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан котлау сүзләре белән башланып китте. Арабызда елдан-ел сирәкләнә барган сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә аерым игътибар бирелде.

Чаралар барышында кулланучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нормалары, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре, шулай ук "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" программасы турында аңлатып үтелде.

Семинар барышында Башкарма комитет белгечләре белән "Кулланучыларның хокукларын яклау турында” РФ Законының 44 статьясы каралды, аның нигезендә җирле үзидарә органнары кулланучыларның шикаятьләрен карарга, кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирергә; кулланучыларның хокукларын яклап (билгесезлек кулланучылар даирәсенә) судларга мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Моннан тыш, белгечләргә кулланучылардан шикаятьләрнең дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәкләре аша кабул ителергә мөмкин булуы хакында да аңлатылды.

Җирле үзидарә органнары вәкилләре сүзләренә караганда, бәйрәм алды көннәрендә сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре игътибарсыз калмады, һәркемгә бүләк тапшырылды. Май аеның беренче декадасында ветераннарга чәчтарашханәләрдә һәм авыл кибетләрендә реаль ташламалар бирелә.

Территориаль орган белгечләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә сорауларга тулы җаваплар бирде.

Кулланучыларга танышу өчен буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы тапшырылды.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 74 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районында ТР Хезмәт министрлыгының "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән әңгәмә үткәрде.

Әңгәмә барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерелде. Товарларны кире кайтару, сыйфатсыз товарларны алыштыру тәртибе, гарантия ремонтын үткәрү һәм товарның сыйфатын тикшерү сроклары, формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча туры килмәгән товарны алмаштыру мөмкинлеге турында аңлатмалар бирелде. Һәр кулланучы грамоталы булырга, үз хокукларын яклый белергә тиеш, з зарурлык булган очракта ул һәрвакыт Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре ярдәменә исәп тота ала.

Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар алды һәм мондый чаралар ешрак үткәрелсен иде, дигән теләк белдерде.


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре ел саен Җиңү көнен бәйрәм итүгә һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм анда катнашучыларны, шулай ук аларга тиңләштерелгән затларны хөрмәтләүгә багышланган берничә чара үткәрә. Бүген, бәйрәм алды уңаеннан, Мөслимнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына контроль-инспекция бүлеге белгече Елизавета Низамова һәм Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Мөслим районы бүлеге вәкиле килде. Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре мәгълүмати-танып-белү әңгәмәләрен үткәрде, сорауларга җавап бирде.

Тыныч күк йөзебез өчен өлкәннәр адресына җылы рәхмәт сүзләре, игелеклелек һәм озын гомер теләкләре яңгырады, татлы бүләкләр тапшырылды. 

Нәтиҗәле кулланучылар базарын үстерү кулланучылар базарында товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә дөрес таләпләр куя торган, намуссыз сатучыларга һәм башкаручыларга, сыйфатсыз товарларга һәм хезмәтләргә карата катгый таләпләр билгеләүче таләпчән кулланучыны тәрбияләүдән башка мөмкин түгел. 

Гражданнарның хокукый аң-белем дәрәҗәсен күтәрү, аларга кулланучы культурасы күнекмәләрен сеңдерү максатында башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан мәгълүмати-агарту эшенең төп юнәлешләре киң кулланыла:

- халыкның киң даирәсенә кулланучыларның хокуклары һәм әлеге хокукларны гамәлгә ашыру һәм яклау буенча чаралар турында массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Интернет-ресурслар ярдәмендә хәбәр итү;

- яшьләрдә кулланучы культурасын тәрбияләү һәм товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алганда үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтү;

- эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының хокукый грамоталылыгын арттыру.

Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне пропагандалау максатыннан, халык арасында КФҮ белән үзара эшчәнлек алып барыла, анда кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны даими рәвештә консультацияләп, кабул итүләр үткәрелә. КФҮ халыкка билгеле һәм таныш. Нәкъ менә шунда кулланучыларның хокукларын яклау буенча гражданнарны консультацияләү алымнарын үткәрү максатка ярашлы. Бу – халык белән хезмәттәшлекнең тагын бер коралы, ул закон белән ныгытылган. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 44 статьясында муниципаль дәрәҗәдә кулланучылар белән үзара бәйләнеш чыганагы буларак күп функцияле үзәкләр телгә алына.

Шундый алымнарның берсе Җиңү Көне алдыннан Алексеевск ш.т.п. КФҮдә уздырылды. Чараны 7 майда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе белгечләре Алексеевск районы башкарма комитеты вәкиле белән берлектә үткәрде. Чара барышында законнар нигезендә кулланучыларның хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре яктыртылды, товарлар сатып алганда барлыкка килә торган конкрет хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тоту буенча мисаллар китерелде. 

Кулланучыларның хокукларын яклау темасы өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча кызыклы булды һәм тыңлаучыларда билгеле бер хәлләрне җайга салуга кагылышлы күп кенә сораулар тудырды. Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә белгечләрнең гомуми бурычы – халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү, аларның хокукларын яклау һәм мөмкин булган хәвеф-хәтәрләрне мөмкин кадәр киметү.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында белгечләр ведомство карамагындагы районнарда ветераннар һәм өлкәннәр өчен үткәрелә торган төрле очрашуларда, лекцияләрдә, акцияләрдә катнаша.

Без бүген яшибез, яратабыз, киләчәккә планнар корабыз, укыйбыз яки эшлибез – боларның барысы да 1945 елда Бөек Ватан сугышында яуланган Җиңү нәтиҗәсе. Кызганыч, Бөек Ватан сугышында катнашучылар арабызда юк диярлек, әмма бу Җиңү өчен рәхмәт әйтү һәм сугыш чоры балаларына, хезмәт ветераннарына ярдәм итү мөмкинлеге бар.

 Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре бәйрәм алдыннан Әссәдуллиннар, сугыш ветераны Абдуллин Мәдинә Садершәһит кызы һәм ялгыз тыл хезмәткәре Миңнегалимов Яшәр Миңнегалим улы гаиләсен якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Аларга яшәеш тәме, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якын кешеләр җылысын һәм мәхәббәт теләделәр.

Өлкәннәргә кайгыртучанлык, игътибар бүләк итү, алар белән аралашу әлләни катлаулы түгел, ләкин бик мөһим нәрсә. Ветераннар яшь буынның рәхмәтен тоеп, кирәкле ярдәмне алып яшәсен өчен омтылырга кирәк. 

 

Мотоблок нигә кирәк? Бу сорауга җавап, бәлки, ачыктан-ачык та күренеп торадыр. Ләкин беркайчан да мотоблоктан файдаланмаган кеше өчен ул гаять мөһим булырга мөмкин. Мотоблок – ул зур һәм чагыштырмача кыйммәт булмаган, күп функцияле машина. Мотоблок сайлаганда, аның тракторны түгел, ә көрәк белән китмәнгә алмаш булуын истә тотарга кирәк.

Мотоблок – авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге универсаль агрегат, аңа кирәкле эш җайланмаларын беркетеп, дачаларда һәм фермер хуҗалыкларында уңышлы гына файдаланырга мөмкин. Әлеге җайланма кырда яки бакчадагы эшләрне җиңеләйтү өчен булдырылган.

Әгәр сезнең 6 сутыйдан артык җир кишәрлегегез була, анда яшелчә, бәрәңге, җиләк-җимешләр, чәчәкләр өчен туфрак әзерләве бер дә җиңел хезмәт түгел, бигрәк дә сезонга берничә мәртәбә эшләргә туры килгәндә. Ә шул урыннардан мотоблок белән үтүе күпкә җиңелрәк. Моннан тыш, сөрү белән туфрак йомшарту өстенә, күп кенә башка операцияләрне башкара торган агрегатлар да бар.

Сатып алыр алдыннан, иң элек, үзегез өчен кайсы мотоблок кирәк булуын тәгаен аныклагыз: профессиональ булсынмы ул яки һәвәскәрлек өчен генә кирәкме? Әгәр бакчагыз иң күбе 7 сутый булса, кыйммәтле машинага чыгым тотуы урынлы да булмас. Андый очракта һәвәскәрләр мотоблогына өстенлек бирергә мөмкин. Ә инде бакчагыз 20 сутый һәм аннан да зуррак икән, Сезнең өчен ярымпрофессиональ мотоблок кулай булачак.

Мотоблок бензин двигателе яки электропривод белән җиһазландырылырга мөмкин. Электр приводлы җайланма май салуны, ягулык белән өстәмә тәэмин итүне, йә булмаса нинди дә булса башка төрле карап торуны таләп итми. Алардан файдалануы бик җиңел, моның өчен токка тоташтырырга һәм төймәсенә генә басарга кирәк. Ләкин мондый җиңел мотоблокларның тискәре яклары да юк түгел: алар кечкенә мәйданнарны гына эшкәртә, электр шнурының озынлыгына карап, куәте дә зур түгел, шулай ук электр тогыннан йогынты алу куркынычы да бар. Бензин двигателендә эшләүче мотоблокларның куәте зуррак. Тискәре яклары буларак, даими рәвештә май алмаштыруны һәм ягулык өстәп торуны, шулай ук файдаланганда тавышының көчле булуын әйтергә була.

Файдалы киңәш: Һава суыту двигателенең тәгәрмәчендә төрле механизмнарны әйләндерә торган җайланма (крыльчатка) бар, ул әйләнеп торган вакытта радиаль юнәлешләрдә һаваны "куа". Двигатель тәгәрмәче дә (маховичк), югарыда телгә алган җайланма да (крыльчатка) күн белән томаланган, әлеге күн яклагыч үзлеге белән берлектә, мотоблокның куркынычсыз эшләвен дә тәэмин итә, шул ук вакытта двигатель күчәре буйлап крыльчаткадан һава агымын юнәлтеп тора. Шуңа күрә дә яклагыч күне салдырылган килеш мотоблок белән эшләргә ярамый, чөнки двигателе кирәгеннән артык кызарга мөмкин. Сатып алган очракта уңышлар телибез, кишәрлектәге эшләрегез нәтиҗәле булсын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International