ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне яктыртып, даими рәвештә урыннарга чыгып гражданнарны кабул итә. Чираттагы очрашу 2019 елның 15 маенда Саба муниципаль районы Олы Шыңар авыл җирлегендә узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ленар Вафин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов гражданнарны кабул итте

2019 елның 15 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы Олы Мәтәскә авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Әлеге чараның максаты – кулланучыларның хокукларын яклау турында законга аңлатма бирү, халыкның кулланучы белемен арттыру, гражданнарга кулланучы хокукларын дәүләт һәм җәмгыять өслегендә яклауның мөһим механизмнары турында мәгълүмат бирү иде

Сез апрель аенда телевизор сатып алдыгыз, ә май аенда ул ватылды, ди. Кибет, бу җаваплылыкны сезгә йөкләп, экспертиза үткәрүдән баш тарта. Сатучы хокуклымы соң?

2019 елның 14 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре "Тандер" АҖ "Магнит" сәүдә объектында сатучылар өчен укыту семинары үткәрде.

Кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нигезләрен һәм товарларның төрле төрләрен сату кагыйдәләрен өйрәнү буенча мондый практик дәресләрнең максаты – сатучылар һәм сатып алучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга сала торган төп норматив документлар белән танышу һәм аларны эштә куллана белү.

Чарада катнашучыларга Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законына нигезләнеп аңлатмалар бирелде. Нәкъ менә сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмакларына бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында зарури һәм төгәл мәгълүмат, оешманың элмә тактасы һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат булуы, товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын күзәтү турында консультацияләр бирелде.


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 14 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре В.Р.Шәрәфетдинова һәм Ю.А.Петрова Әлмәт шәһәрендәге "Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ветераннар белән очрашты


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 13 маенда Теләче районының "Теләче җирлекара китапханәсе" МБУ гражданнар өчен чара оештырылды, аның барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, сыйфатсыз товарлар сатып алганда барлыкка килә торган низаглы хәлләрне җайга салу тәртибе, көнкүреш билгеләнешендәге техник катлаулы товарларны сату үзенчәлекләре, башкарылган эшләрдә җитешсезлекләр ачыкланганда эш кылу тәртибе турында аңлатылды. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар алды һәм мондый чаралар ешрак үткәрелсен иде, дигән теләк белдерде.

Чарада катнашучыларның барысына да төрле мәсьәләләрне яктырткан һәм территориаль органнарның элемтә белешмәләре урнаштырылган "Памятка потребителю" буклетлары таратылды

2019 елның 14 маенда хуҗалык итүче субъектларның һәм халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, кулланучылар мәсьәләләрен оператив хәл итү максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге белгече белән берлектә, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте.

Әлеге чарада сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр күтәрелде, аерым алганда: сыйфатсыз товарлар сату һәм мондый хәлләрне төрле очракларда хәл итү юллары. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләргә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, төстәге яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган товарлар исемлеге буенча аңлатмалар бирелде. Чара барышында кулланучыларның хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары таратылды.


14
май, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре 2019 елның 13 маенда гражданин гаризасы буенча Чистай районының Татар Сарсазы авылында урнашкан "Сарсаз" кибетенә чыгып, планнан тыш тикшерү үткәрде.

Әлеге кибеттә эшчәнлек алып баручы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең сәүдә объектында алып барылган контрольлек чаралары барышында яраклылык вакыты узган 20 шешә сыра сатылуы ачыкланды.

Моннан тыш, тикшерү барышында ачыкланганча, кибеттә сатыла торган барлык сыра продукциясенә карата тиешле товар документлары да юк иде. Шуңа бәйле рәвештә 204,5 л күләмендә алкогольле продукция сатудан алынды һәм Чистай территориаль органында саклана.

 Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү эше алып барыла.

 


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

Җиңү Көне –ул геройлык, батырлык һәм Ватанны саклаучылар символы. Бу безнең ата-бабаларыбызның данын арттыру, бөек Россия, сугышсыз тынычлык өчен көрәшергә өндәү. Җиңүле 1945 ел тарихка күбрәк кергән саен, без Россия язмышын хәл иткән Җиңүчеләр буыны батырлыгының бөеклеген ныграк аңлый төшәбез.

 Әлмәт территориаль органы белгечләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты.

 Иртә таңнан Әлмәттә яшәүче меңләгән кеше, предприятиеләрнең хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, мәктәп укучылары, студентлар Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркта Мәңгелек утка, сугышта һәлак булучыларны искә алып, исән калганнарны хөрмәтләп, чәчәкләр салды. Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә чәчәк салуда катнашты.

 Тантаналы марш астында Ленин мәйданында тынлы оркестр башкаруында студентлар һәм укучылар, кадетлар, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар һ.б. тезелгән колонналар үтте.

 Марш атлаучылар артыннан хәрби техника колоннасы үтте. Аларның һәркайсы сугыш елларының берсен һәм аның иң әһәмиятле мизгелләрен гәүдәләндерә иде.

 Бәйрәм программасы мәйданда спорт мәктәпләре, федерацияләр һәм балалар иҗат коллективлары чыгышлары белән дәвам итте. Әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен Гагарин урамында үзешчән сәнгать артистлары концерты, фотозоналар оештырылды, сәүдә рәтләре эшләде. Теләге булган һәркем солдатның чын төшке ашын – тушенка кушып пешерелгән хуш исле карабодай боткасыннан авыз итеп, баллы чәй татып карый алды. "Юбилейный" спорт сарае мәйданында хәрби техника күргәзмәсе оештырылды. 

 Шулай ук Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре 9 май көнне чираттагы тапкыр барлык россиялеләр белән бергә Бөек Ватан сугышында җиңү өчен гомерләрен биргән туганнары портретлары белән бәйрәм колоннасында узып, "Үлемсез полк" россиякүләм акциясендә дә катнашты.

 Безнең бурыч – Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү, хәзерге вакытта  тыныч күк астында яшәвебез һәм сугыш дәһшәтләре турында хикәятләрдән генә укып белүебез өчен рәхмәт белдерү.

Дөньяда чит-ятларның хис-кичерешләренә һәм хикәятләренә караганда, үзенең хис-тойгыларына азрак ышанган кешеләр күп түгел. Моның нигезендә кеше психологиясенең объектив факторы ята: үз хис-тойгыларыңа гына ышаныч белдерү. Азык-төлек товарларын җитештерүчеләр һәм сатучылар продукцияне алга этәрүнең әлеге ысулын дегустация дип атый.

Сәүдә киштәләрендә сыйфатлы товарларның, шул исәптән алкогольле продукциянең күп төрле булуы – ул һәрвакыт яхшы сату, сатып алучыларда зур кызыксыну, сәүдәнең файда китерүе дигән сүз, шуңа күрә дә дегустация кебек промо-акциянең максаты клиентларга билгеле бер продукцияне татып карау мөмкинлеген бирүдән гыйбарәт. Республикада җитештерелгән продукциягә дегустацияләр Алексеевск районында даими үткәрелә. Әлеге чараларда Чистай территориаль органы белгечләре дә катнаша, кулланучылар белән турыдан-туры аралашканда, гамәлдәге законнарга аңлатмалар һәм консультацияләр бирелә.

Кулланучылар һәм клиентлар белән танышу, шулай ук республикада җитештерелгән алкоголь продукциясенә карата лояльлек дәрәҗәсен арттыру максатларында 2019 елның 8 маенда Алексеевск ш.т.п. "Виктория 1" кибетендә "Алкоторг" ҖЧҖ сәүдә вәкиле тарафыннан "Татспиртпром" АҖ продукциясенә дегустация уздырылды. Кулланучыларга продукция составы турында сөйләделәр, алар аның тышкы кыяфәтен генә бәяләп калмыйча, "Тундра" ликеры һәм "GLEN RIVERS" виские белән дә таныша алды.

Дегустациягә куелган эчемлекләрнең тәм сыйфатын кулланучылар уңай бәяләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International