"Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" 1992 елның 8 июлендәге 1560-XII номерлы ТР Законы нигезендә Татарстан Республикасында Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм башка телләр дәүләт яклавында тора. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, статусына бәйсез рәвештә, телләрне социаль, икътисадый һәм хокукый яклауны гарантияли һәм тәэмин итә
2019 елның 22 маенда Лениногорск муниципаль районы Ведомствоара комиссиясенең алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча чираттагы утырышы булып узды
"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының (алга таба – Закон) 20 статьясы товардагы җитешсезлекләрне бетерү тәртибен җайга сала. Әлеге статьяның 1 пунктында әйтелгәнчә, товарның җитешсезлекләрен бетерүнең якларның язма формадагы килешүендә билгеләнгән срогы 45 көннән артык була алмый
2019 елның 20 маенда юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чараларын уздыру йөкләмәсе кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре алкоголь продукциясе сатуның вакыт чикләмәләре бозылуның 2 фактын билгеләде: Түбән Кама шәһәренең Бызов урамында урнашкан "Тал" кибетендә – 22.13 сәгатьтә һәм "Фактория. Белый коралл" кибетендә – 22.38 сәгатьтә. Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозулар турында мәгълүмат "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән. Расланган мөрәҗәгатьләр өчен гариза бирүчеләргә акчалата бүләкләр биреләчәк.
Хәзерге вакытта тикшерү материаллары административ хокук бозу турындагы эшләрне кузгату стадиясендә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка М. кухня гарнитурын әзерләү һәм урнаштыру буенча эшләрнең тиешенчә башкарылмавына бәйле рәвештә хуҗалык итүче субъект адресына дәгъва проектын әзерләүдә ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хәбәр итә: 2019 елга контрольлектәге субъектлар белән гавами фикер алышулар үткәрүнең план-графигы нигезендә түбәндәге чара уздырылачак
2019 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында Казан шәһәренең Үзәк стадионында җиңел атлетика буенча ярышлар узды
2019 елның 16 маенда Чүпрәле муниципаль районы Ведомствоара комиссиясенең алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча чираттагы утырышы булып узды
Урамда җылытты, сыра һәм башка алкогольле эчемлекләргә ихтыяҗ сизелерлек артып китте. Алкоголь сатучылар, керемне югалтмаска тырышып, алкогольле продукцияне сату буенча Россия һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән чикләүләр турында еш кына "онытып җибәрә"
Сатып алынган товарга карата сатып алучының законлы таләпләрен канәгатьләндерергә теләмәгән эшкуарларның берсе шундый фикердә. Эш шунда ки, аңа сыйфатсыз велосипед сатып алган кулланучы язмача дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Йөргән вакытта велосипедның педале гел дә сафтан чыгып торган, шуның нәтиҗәсендә велосипед еш егылган. Сыйфатсыз товарны алмаштыру нияте белән алтынчы мәртәбә телдән мөрәҗәгать итеп караганнан соң кулланучы язмача мөрәҗәгать итеп карарга булган, дәгъвасында ул законнарда билгеләнгән нормаларга да сылтама ясаган