2019 елның 28 маенда Менделеев муниципаль районы башлыгы урынбасары Альберт Саттаров рәислегендә Алкоголь базарындагы вәзгыятьне җайга салу буенча координация советы утырышы узды
Россиядә РФ субъектлары муниципаль берәмлекләрендә яшәүчеләр өчен "ОКОЛИЦА" мәгълүмат порталы формалаштырыла
Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнарында 2019 елның дүрт айлык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләренә күзәтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларның типик хокук бозуларына күзәтү ясау мәсьәләсе буенча эшче штабның киңәйтелгән утырышы узды.
2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустация залында алкогольле продукция буенча Республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак, анда республиканың сәүдә объектларында сатыла торган сыраның сыйфаты тикшереләчәк
2019 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү максатында, Баулы районының Мәскәү-Чиләбе автомобиль юлында урнашкан «Урман» кафесы хезмәткәрләре өчен профилактик чаралар үткәрде.
Очрашу барышында Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә һәм Җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләренә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Кафе хезмәткәрләренә аңлатылганча, башкаручы, кулланучыларның дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итү өчен, күрсәтелә торган хезмәтләр турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны күрсәтмә һәм аңлаешлы рәвештә кулланучыларга җиткерергә тиеш
Татарстанда, Россиядәге кебек үк, 2018 ел ахырына "Инцидент менеджмент" системасы эшли башлады, аның ярдәмендә хакимиятләр социаль челтәрләрдә нәрсә турында сүз баруы хакында белеп тору һәм тәнкыйть белән мактау сүзләренә оператив йогынты ясау мөмкинлегенә ия. Түбән Кама муниципаль районы да шундый яңа – "кара-каршы элемтә" форматы белән эшли, ул проблемаларны хәл итеп кенә калмыйча, шәһәр халкына теге яки бу программалар турында хәбәр итү мөмкинлеген дә бирә
Һәркемгә билгеле булганча, иртәнге 10 сәгатькә кадәр кибеткә алкогольле продукция артыннан бару – мәгънәсез эш. Татарстан Республикасында 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне сату тыела. Закон бозучыларга карата катгый санкцияләр кулланыла. Әмма сатучылар, табыш артыннан куып, закон турында онытып җибәрә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырыла торган контрольлек чаралары барышында алкогольле продукцияне сату вакытына бәйле чикләүләрнең бозылуын ачыклады, аерым алганда, Буа шәһәрендәге сәүдә объектларының берсендә 08 сәгать 40 минутта сыра сату факты теркәлде
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан "Беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләренә чик дәрәҗәдә мөмкин булган ваклап сату бәяләрен билгеләү кагыйдәләрен, үзләренә карата чик дәрәҗәдә мөмкин булган ваклап сату бәяләре билгеләнергә мөмкин булган беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләре исемлеген һәм сәүдә эшчәнлеген гамәлгә ашыручы хуҗалык итүче субъектка билгеле бер күләмдә сатып алу өчен бүләкләүне түләү рөхсәт ителми торган социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләре исемлеген раслау турында" 2010 елның 15 июлендәге 530 номерлы карар кабул ителгән
Яр Чаллы шәһәренең "Хезмәт ветераннары өчен пансионат" муниципаль автоном учреждениесендә май аенда ел саен сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре ял итә
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Г.И.Чурсина "Ливадия" шифаханәсендәге пациентлар һәм хезмәткәрләр белән очрашу үткәрде. Очрашуда катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон мәсьәләләре аңлатылды