ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның май аенда спирт һәм алкогольле продукция җитештерү һәм аларның әйләнеш күләмнәре турында мәгълүматларны кабул итү 2019 елның 1-10 июнендә автоматлаштырылган рәвештә гамәлгә ашырылачак

 

2019 елның 31 маенда "Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә "Мин - эрудит" темасына викторина булды, анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре дә катнашты


31
май, 2019 ел
җомга

Без барыбыз да – кулланучы, безнең һәркайсыбыз көн саен товар һәм хезмәт сатып ала, ләкин сатучылар һәрчакта да намуслы түгел һәм сыйфатлы итеп хезмәт күрсәтергә атлыгып тормыйлар. Кибетләрдә күбебезнең намуссыз хезмәт күрсәтүгә яки сыйфатсыз товарлар сатып алуга тарыганы бардыр. Шуңа күрә дә үз хокукларыңны белеп тору бик мөһим


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Китапханә көне дигән һөнәри бәйрәм алдыннан Чаллы территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Әгерҗе үзәк китапханәсенең хезмәт коллективы белән очрашу үткәрде

2019 елның 28 маенда Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары З.З.Габидуллина, территориаль орган башлыгы М.И.Михеева катнашында район территориясендә сыра продукциясен сатучы шәхси эшкуарлар белән очрашу уздырылды. Территориаль орган башлыгы М.И.Михеева 2019 елда сәүдә предприятиеләре тарафыннан сыра сату, шулай ук БДАМС системасында сыра, сыра эчемлекләре әйләнешен исәпкә алу тәртибе турында мәгълүмат җиткерде. Эшкуарлардан сыра һәм сыра продукциясе белән тәэмин итүче сәүдә вәкилләренең эшен яхшырту, продукцияне һәм товар озату документларын кире кайтару һәм алмаштыру буенча тәкъдимнәр керде. Шәхси эшкуарлардан җиткерелгән барлык сорауларга да тиешле аңлатмалар бирелде


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

Чистай шәһәрендә яшәүче ханым Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына техник яктан катлаулы товарлар сату кибетләренең берсенә карата дәгъва проектын әзерләү үтенече белән мөрәҗәгать итте

2019 елның 28 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, Әтнә муниципаль районы Башкарма комитеты, "Роспотребнадзор"ның ТР буенча идарәсе территориаль органы хезмәткәрләре Олы Әтнә авылындагы күпфункцияле үзәктә консультацияләр бирде

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре 2019 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән гражданин мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында Болгар шәһәренең Вертынская урамында урнашкан "Нур" кибетенә бардылар

2019 елның 28 маенда Башкарма комитетта Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм проектлар буенча урынбасары Рем Закиров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы башлыгы катнашында, шулай ук "Алкоторг" ҖЧҖ, "Булгарпиво" ААҖ, "АБ ИнБев-Эфес" АҖ, "Белый Кремль" ААҖ сыра кайнату заводы вәкилләре катнашында Алабуга муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды

2019 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре А.Р.Шәйхетдинов Казан шәһәре, Борхан Шаһиди ур., 17 йорт адресында урнашкан "Модная семья" сәүдә үзәге территориясендә кизү торды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International