ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасында икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә, чөнки икмәк социаль әһәмиятле товар булып тора. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 октябрендәге 764 номерлы карары белән расланган "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренә карата кулланучылар дегустациясе үткәрелә. Кулланучылар дегустацияләрен үткәрүнең максаты – кулланучының белем дәрәҗәсен арттыру максатында халыкка төрле җитештерүчеләрнең икмәк куллану үзенчәлекләре турында мәгълүмат җиткерү; төрле җитештерүчеләр тәкъдим иткән продукциянең иң сыйфатлы һәм тәмле үрнәкләрен сайлау мөмкинлеген бирү

Балтач муниципаль районының Балтач ш.т.п. ярминкә мәйданында һәр пәнҗешәмбе көнне җирле һәм Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияләр ярминкәсе уза. Ярминкәнең максаты – җирле җитештерү продукциясен алга этәрү, шулай ук кече бизнеска ярдәм итү. Ярминкәдә атна саен "Хлеб" ҖБ, "Р.М.Закиров" КФХ, "Җәмәгать туклануы" ҖБ, "Бәхет" ҖЧҖ, "Арча" ҖЧҖнең "Каймак" кибете үз продукциясен тәкъдим итә. Ит һәм казылык продукциясенең киң ассортиментын "Пестречинка" китерә. Ярминкәгә килүчеләр Балтач районында җитештерелгән продукцияне бик теләп ала, Балтачныкы – иң яхшысы, ди алар

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре "Агросила - Молоко" ҖЧҖ холдингынннан җирле җитештерүче оештырган сөт продукциясе дегустациясендә катнашты. Дегустация "Агат" сәүдә базасының сәүдә залында узды

Кулланучылар арасында автога запас өлешләр алуда ихтыяҗ артуын күздә тотып, түбәндәгеләр хакында хәбәр итәбез.

"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы (алга таба – Закон) нигезендә сатучы кулланучыга, дөрес сайлап алу мөмкинлеген тудыру өчен, товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны вакытында җиткерергә тиеш

2019 елның 5 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече "Айсылу" ҖЧҖ (Әтнә районы) сәүдә объектында сатучылар өчен "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ законын аңлатуга бәйле укулар үткәрде


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2019 елның 7 июнендә "Молочные" сосискаларына кулланучылар дегустациясе уздыра. Ни өчен сосискаларга? Беренчедән, аларны өлкәннәр дә, балалар да ярата. Икенчедән, тиз арада тамак ялгарга кирәк булганда, сосискалар моның өчен бик яхшы гына ярап куя. "Молочные" сосискалары барлык сосискалар арасында россиялеләр тарафыннан яратып кулланыла торган ризык


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 3 июнендә Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре белән чираттагы киңәшмәдә 2019 елның 1 кварталында Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар үтәлешенә күзәтчелек практикасы турында фикер алыштылар. 2019 елның беренче кварталында гына да 1189 хокук бозу очрагы ачыкланган. Прокурор тикшерүе материаллары буенча 11 җинаять эше кузгатылган. Территориаль орган җитәкчесе Гөлшат Вафина чарада катнашучыларга дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт тәртибен бозуга юл куймау һәм коррупциягә каршы тору өлкәсендә норматив хокукый һәм башка актларның үтәлеше турында тагын бер кат искәртте

2019 елның 28 маенда Ростов-на-Дону шәһәрендә Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең (ФАС) Эксперт советы каршындагы алкоголь продукциясе базарларында конкуренцияне үстерү буенча эшче төркем утырышы узды

Без еш кына азык-төлекне сатып алганда яраклылык вакытына һәм эшләп чыгарылу датасына игътибар итмибез. Ә кайчак бу белешмәләр нормада, ә продукт бозылган булырга мөмкин. Мондый очракларда күпләр андый продуктны чыгарып ташлый да, икенче кибеткә барып, башкасын сатып ала. Әгәр дә инде сез акчагызны кире кайтарырга уйласагыз, килеп туган низагны хәл итү өчен үз хокукларың турында белеп тору мөһим


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Мүк җиләгеннән морс – елның теләсә кайсы вакытында иммунитетны бик яхшы саклый. Ул хин кислотасына, табигый антисептик – бензой кислотасына, шулай ук калий һәм антиоксидантларга бай. Мүк җиләгеннән яхшы морсны ничек итеп сайларга


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International