Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре үз карамагындагы территорияләрдә халык белән аңлату эшләре алып бара. Әйтик, 2019 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Әлки районы Базарлы Матак авылында Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексын үткәрде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре 2019 елның 14 июнендә гражданин гаризасы буенча Нурлат районының Мамык авылында урнашкан "Караван" кафесында планнан тыш күчмә тикшерү үткәрде
Мондый очрашулар халыкка кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат биреп кенә калмыйча, кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклауны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эше турында да оператив төстә сөйләү мөмкинлеген бирә. Кулланучылар базарында хокук бозуларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы булып хокук бозуларны кисәтү һәм профилактикалау тора. Кулланучылар белән эшләү, беренче чиратта, аларны агартуга, закон тарафыннан бирелгән хокуклар, гарантияләр һәм яклау ысуллары белән таныштыруга юнәлдерелгән булырга тиеш
2019 елның 21 июнендә 10.00 сәгатьтә Казан ш., Һ.Такташ урамы, 94 нче йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы чәчтараш һәм косметология хезмәтләренең төрле спектрын күрсәтүче оешмаларның вәкилләре белән "Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills чемпионаты алдыннан чәчтараш хезмәтләре" темасына түгәрәк өстәл уздырачак
9 май көнне Баулы шәһәрендә "Алма" кибете ачылды, анда "Саниев" сәүдә йорты җитештергән продукция сатыла. Әлеге кибет ассортиментында икмәк, ярымфабрикатлар (котлетлар, пилмәннәр, тулмалар, шашлык, тутырмалар һ.б.), яңа ясалган салатларның ассортименты киң. Шулай ук үзебездә җитештерелгән кондитер әйберләре дә бар – бу пирожныйлар, тортлар, пироглар, күмәч, өчпочмак, самса һәм башка бик күп нәрсәләр
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре белән берлектә 2019 елның 13 июнендә алкоголь продукциясен тиешле лицензиясез, Россия Федерациясе законнарында каралган документларсыз, маркировкасыз сату фактын ачыклады
2019 елның 13 июнендә ТР Арча муниципаль районының Кәче авыл җирлегендә кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча урынга чыгып гражданнар кабул ителде. Кабул итүне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина алып барды
Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның аерым төрләрен сатканда сатып алучылар һәм сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законы нигезендә эшләнгән Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре җайга сала
Ни өчен нәкъ менә сосискаларга? Үтә җитез һәм гаугалы тормышыбызда буш вакыт табу төп максатларның берсенә әверелде һәм сосискалар – заман кешесе өчен менә дигән чишелеш!
Ит һәм ит продуктлары, гадәттәгечә, гражданнарыбызның рационында алдынгы урыннарның берсен алып тора. Бу, беренче чиратта, россиялеләрнең ашау гадәтенә дә бәйле.
Статистика мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында ел саен ит һәм ит ризыклары куллану җан башына 65-70 кг чамасы туры килә, шулардан 30 кг (43%) – колбаса эшләнмәләре
2019 елның 7 июнендә Теләче муниципаль районы Үзәк бистәсендә Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров гражданнарны урынга чыгып кабул итте.
Кабул итү вакытында гражданнарга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең гомуми нигезләмәләре турында аңлатылды