2019 елның апрелендә спирт һәм алкогольле продукция җитештерү һәм сату күләмнәре турында мәгълүматлар кабул итү 2019 елның 1 маеннан 14 маена кадәр автоматлаштырылган рәвештә гамәлгә ашырылачак.
1945 елның 9 мае көннән-көн ерагая бара, әмма ләкин әби-бабаларыбызга Җиңүнең нинди юллар белән бирелүен без элеккечә хәтерлибез. Шул чор геройларын ел саен зур ихтирам белән искә алабыз.
2019 елның 6 маенда, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Арча районы Яңа Кенәр авылындагы "Мәрхәмәт үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен чара үткәрде. Сәүдә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, түләүле медицина хезмәтләре, җәмәгать туклануы хезмәтләре, шулай ук товарларда (эшләрдә, хезмәт күрсәтүләрдә) җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучыларның хокукларына бәйле консультацияләр бирелде. Чара барышында кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат тупланган буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы өләшенде.
Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре турында бүген без аерым җылылык белән сөйлибез. Алар безнең өчен бүгенге тормышны булдырган, горурланырлык бар нәрсәне яклаган һәм саклап кала алган. Әлеге батырлык өчен без бүген "рәхмәт" дип әйтә алырлык кешеләр бик аз калды. Бүгенге яшьләр һәм киләчәк буыннар әлеге мөһим көнне һәм аңа бәйле булган һәрнәрсәне истә тотып, хөрмәт итсен иде, дип ышанасы килә.
2019 елның 7 маенда Арча районының Урта Пошалым авылында (Үрнәк авыл җирлеге) Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина катнашында урынга чыгып гражданнар кабул ителде.
Очрашуга килгән халыкны сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы үткән чорда да, шулай ук гарантия срогы чыккач та, товарларны кире кайтару сроклары, икмәк-күмәч эшләнмәләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, кире кайтарылмый торган сыйфатлы товарлар турындагы сораулар, алкогольле продукцияне сату вакытына кагылышлы чикләмәләр кызыксындыра иде. Бирелгән барлык сорауларга да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә аңлатмалар бирелде.
Гражданнарны кабул иткәннән соң авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде. Катнашучылар өчен әлеге мәсьәлә бик кызыклы иде. Чөнки, авыл халкы белән тыгыз эш алып баруга бәйле рәвештә, аларның үзләренә дә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр икән. Закон нигезләмәләрен аңлату барышында алар үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирде. Төрле низаглы хәлләрне мисаллар нигезендә ачыкладылар.
Чарада катнашкан һәркемгә халыкның кулланучы белемен киңәйтү өчен бүлек реквизитлары белән "Кулланучылар өчен белешмәлекләр" буклетлары, "Вестник потребителя Татарстана" газетасы өләшенде.
Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтлиләр һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы да бу изге эштән читтә калмады. Матур традиция буенча, 7 майда территориаль орган җитәкчесе Булат Кадыйров һәм территориаль органның эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, алар янына барып кайттылар.
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан территориаль орган җитәкчесе бүләкләр тапшырды. Ветераннар территориаль орган хезмәткәрләрен шатланып каршы алды һәм бүләкләрне зур рәхмәт әйтеп кабул итте. Өлкән буын вәкилләре янә җиңел булмаган сугыш елларын һәм Җиңү хакына барган батырлыкларны искә төшерде.
Очрашу барышында ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең функцияләре һәм бурычлары, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп нигезләмәләре турында аңлатылды. "2018 елда продукцияне лаборатор тикшерү нәтиҗәләре буенча йомгаклау материаллары" мәгълүмат бюллетене, территориаль органның элемтә мәгълүматлары белән визитка һәм кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат урнаштырылган "Вестник потребителя Татарстана" газетасы тапшырылды.
Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 74 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре мөстәкыйль рәвештә, шулай ук җирле хакимият органнары, халыкны социаль яклау, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтәдә торып та, пенсионерларга һәм инвалидларга комплекслы социаль, мәгълүмати-консультацион һәм хокукый ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрә.
Бүген Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина Зәй шәһәренең "Радость" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән буын белән очрашты. Мондый чараларның максаты – өлкәннәргә үз хокуклары турында яхшырак белергә һәм үз мәнфәгатьләрен якларга өйрәнергә ярдәм итү, шулай ук алдау очракларына ничек тарымаска, кырыкалдарлар йогынтысына ничек бирешмәскә кирәклеге турында да белү.
Өлкән яшьтә булуы аркасында пенсионерлар дару чараларыннан, медицина җиһазларыннан һәм эшләнмәләреннән файдаланучылар арасында иң күп санлы кулланучылар төркеме булып тора. Товарларның әлеге категориясе белән эш иткәндә күп кенә сораулар туа. Мисал өчен, бер ир: "Тонометрны кайтарырга яки алмаштырырга мөмкинме?" – дип, консультация сорап мөрәҗәгать итте, аның фикеренчә, әлеге аппарат кан басымын дөрес күрсәтми икән. Халыкка барлык юридик консультацияләр дә бушлай күрсәтелә. Белгеч "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 18 статьясы нигезендә кулланучының төзексезлеге ачыкланган товарны кире кайтару яки алыштыру хокукына ия булуы турында аңлатты. Ләкин шунысын да истә тотарга кирәк, әлеге статья нигезендә сатучының да приборның сыйфатына карата тикшерү үткәрү хокукы бар. Еш кына сатучы белән сатып алучы арасында товардагы җитешсезлекнең килеп чыгуна бәйле сәбәпләрдә бәхәс килеп туа. Мондый очракта сатучы, җитешсезлек товарга гарантия срогы дәвамында барлыкка килгәндә, үз хисабына экспертиза үткәрергә тиеш.
Очрашу азагында Эльвира Милочкина барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм ныклы сәламәтлек теләде!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Җиңү көненә багышланган чаралар уңаеннан мебельләр һәм халык куллана торган башка товарларны әзерләү һәм сату буенча хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның хезмәткәрләре белән берничә очрашу үткәрде. Очрашуда катнашучыларга сугыш һәм тыл ветераннарының, шулай ук сугыш чоры балаларының бөек казанышлары турында искә төшерделәр. Шуны истә тотарга кирәк: бүген безнең геройлар бик өлкән кешеләр, үзләренә игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәткә, хакимият вәкилләреннән дә, бизнес вәкилләреннән дә һәрьяклап ярдәм кулы сузуга мохтаҗ булган сәламәтлекләре нәзберек кешеләр.
Тыңлаучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Сыйфатсыз һәм сыйфатлы товарларны кире кайтару һәм алыштыру белән бәйле хәлләрне караганда, дәгъва белдерү ысулларына һәм тәртибенә, кулланучыларның хокуклары һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Белгеч үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында кыскача мәгълүмат җиткерде.
Төрле хезмәтләр күрсәтелгәндә һәм эшләр башкарылганда сыйфатсыз товарларга, җитешсезлекләр ачыклануга бәйле сораулар килеп туган очракта, Казан территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде, биредәге хезмәткәрләр әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә булышлык күрсәтергә әзер.
Очрашуда катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат урнаштырылган басма продукция таратылды.
2019 елның маенда без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итәбез! 74 нче тыныч май аен бәйрәм итәбез!
Тыныч күк йөзебез, бәхетле балачагыбыз, лаеклы тормышыбыз өчен Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына ЗУР КЕШЕЛЕКЛЕ рәхмәт белдерәбез!
Бәйрәм алдыннан, Җиңү бәйрәме белән котлау өчен, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләп, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Г.Т.Вафина, җитәкче урынбасары Л.Р.Муллина, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән берлектә, Татарстан Республикасы Тукай районында яшәүче ветеранның хәлен белеште.
Быел Хәсәншин Сәетгәрәй Сафа улы 88 нче туган көнен билгеләп үтә. Ел саен үзен Җиңү бәйрәме белән котларга килүче кунакларны Сәетгәрәй Сафович зур рәхмәт белән каршы алды. "Мине онытып бетермәвегез, яныма килүегез, игътибарыгыз һәм күрсәткән хөрмәтегез өчен ихлас рәхмәтлемен, яшь буын безнең халыкка кичерергә туры килгәнне хәтерли һәм үсеп килүче буынны үзенең тарихын белергә, Ватаныбыз өчен авыр еллар турында истә тотарга өйрәтә", – ди Сәетгәрәй бабай.
Гөлшат Вафина ветеранга истәлекле бүләк тапшырды, чәй өстәле артында сөйләшкәндә Сәетгәрәй бабай еш кына балачагын искә төшерде. Үзенең оныклары Һәм оныкчыклары (ә алар: 4 бала, 7 онык һәм 9 оныкчык), басуда узган катлаулы хезмәт һәм хыялланган ак икмәк кисәге турында сөйләде. "Җиңү – ул безнеке, без аны кан белән яуладык", – ди Сәетгәрәй Хәсәншин.
Сәетгәрәй бабай – Күперле авылының горурлыгы, картлык көнендә аны дустанә гаилә кайгыртып яши һәм ул зур игътибар үзәгендә. Хезмәт сөючән балаларына ул: "Хезмәтегезне һәм бер-берегезне хөрмәт итегез!" – дип нәсыйхәт бирә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы коллективына Сәетгәрәй Сафа улы рәхмәт белдерде, барча коллективка һөнәри уңышлар, дуслык һәм ярдәмчеллек, сәламәтлек теләде.
Бүген Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Апас районы Сатмыш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, 1930 елда туган Ситдыйкова Фәһимә Хәлиловнаны Бөек Җиңү Көне белән котлады.
– Авыр еллар булды, – дип искә ала ул, – сугыш чорының барча авырлыгы балалар җилкәсенә күчте.
Әти-әниләре гаиләсендә алар җиде бала булган, әтиләре фронтка киткән. Фәһимә, унике яше тулып җитмәсә дә, колхоз кырларында эшләгән, урман кисү белән шөгыльләнгән. Билгеләнгән биремне үтәгәндә 300 грамм икмәк бирә торган булганнар, үтәмисең икән, икәмәксез калдырганнар. 1943 елда әтисенең вафаты турында коточкыч хәбәр алына.
Фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре, толлар, сугыш балалары алдында түбәнчелек белән баш иябез! Бүген безнең буын хәрби һәм тыныч хезмәтегез, тормыш зирәклеге һәм актив гражданлык позициясе өчен сезгә ихлас рәхмәт белдерә.
Беренче Май бәйрәмнәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырылган контрольлек чаралары барышында 3 очракта алкогольле продукцияне ваклап сатуда вакыт чикләмәләренең сакланмаганлыгын ачыклады. Кибеттәге сатучылар, тыюга карамастан, гражданнарга иртәнге сәгать 10 кадәр сыра сатканнар. Шулай итеп, тыелган сәгатьләрдә сыра сатуның ике факты – Нурлат районында, берсе Алексеевск районында ачыкланган.
Әйтик, Алексеевск районы Биләр авылында "Сказка" кибетендә иртәнге 8 сәгать 55 минутта әлеге кибеттә сату эшчәнлеген гамәлгә ашыручы шәхси эшкуар таныш булмаган ир-атка 1,35 литр күләмендә сыра саткан. Аның аңлатмаларына караганда, ул сыраны сәгатькә карамау сәбәпле тыелган вакытта саткан.
Хәзерге вакытта тикшерү материаллары административ хокук бозу турындагы эш кузгату стадиясендә.
Кулланучылар еш кына "Кибет территориясендә түләнмәгән товарны очраклы рәвештә зарарлаганда нәрсә эшләргә?" дигән сорау белән мөрәҗәгать итә. “Мондый товар өчен без түләргә тиешме, әгәр юк икән, кайсы законга сылтама ясарга?” Әлеге сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре аңлатма бирә. Әгәр сез очраклы рәвештә кибеттәге товарга, әйтик, киштәдәге минераль су шешәсенә зыян салгансыз һәм ул ватылган икән, бу хәл товар өчен түләүдән алдарак барлыкка килгән икән, кибет хезмәткәрләре Сездән бозылган товарга түләүне таләп итәргә хокуклы түгел. Түләү вакытына кадәр кибеттәге товарга хилафлык китерү мөлкәтнең очраклы рәвештә һәлак булу яки зыян күрү хәтәре булып тора. Гражданлык хокукы буенча, милекче сатып алачак әйберне очраклы рәвештә һәлак итү яки аңа зыян салуның ихтимал тискәре нәтиҗәләре (сарыфлар) өчен кем җаваплы була дигән мәсьәләне хәл итү – милекчелек хокукының (оператив идарә итү хокукының) күчү вакытын билгеләүгә бәйле.
Әгәр шартнамәдә башкасы каралмаган булса, сатып алыначак әйберләрнең очраклы рәвештә һәлак ителү яки бозылу хәтәре өчен җаваплылык милекчелек хокукы белән бер үк вакытта сатып алучыга күчә. Димәк, гомуми кагыйдә буенча, әйбернең һәлак булуына яки җимерелүенә бәйле рәвештә китерелгән сарыфлар (хәтәр) өчен аларның милекчесе җаваплы була, әмма ләкин яклар шартнамәдә моның башка тәртибен дә күздә тота ала, мисал өчен, әйберне очраклы рәвештә һәлак итү хәтәре өчен, аның бәясен түләгән вакыттан башлап, сатып алучы җаваплы була. Шартнамәдә башкача каралмаган булса, мөлкәтне очраклы һәлак итү яки аңа зыян салу хәтәре өчен, РФ Гражданлык кодексының 211 статьясы нигезендә, кибет җаваплы була. Бу очракта, товар өчен кассада түләнгәнчегә кадәр, кибет милекче булып тора.
Әйберләр сатып алырга ниятләгәндә, моңа охшаш хәлләргә тарымас өчен, Сездән пөхтә булуыгызны һәм нәни балаларны күз уңыннан ычкындырмавыгызны сорыйбыз. Кибетләргә булган сәфәрләрегез күңелле һәм сыйфатлы булсын!