Бүген "Казан марафоны-2019" җиңел атлетика буенча халыкара ярышлары башланып китте, аларның концепциясе иң зур халыкара стартлар уздыруга нигезләнгән. Ярышлар барышында түбәндәгечә чабышлар оештырылачак: "TIMERBABY" ползуноклары чабышы, "TIMERKIDS" балалар чабышы, 3 км, 10 км, 21,1 км һәм 42,2 км аралыкларга йөгерү. Чара стартына бөтен дөнья буйлап барлыгы 30 000 якын спортчы һәм һәвәскәр йөгерешче чыкты. Алар арасында Җәүдәт Әхмәтханов җитәкчелегендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре дә катнашты. 2017 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов "TIMERMAN" спорт чараларының комплекслы программасын булдыру инициативасын хуплады, ул спортның биш төре буенча ярышларны үз эченә ала: җиңел атлетика һәм чаңгы узышлары, йөзү һәм велоузышлар сериясе, триатлон. Чара республика халкы арасында спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Һәр катнашучы партнерлардан бүләкләр һәм финишта уникаль медаль алды. Ярышларда катнашучыларның дөньякүләм парадына бушлай бару һәм "Пицца" музыка төркеме концертын карау чарада катнашкан һәркем өчен күңелле бонуска әйләнде.
Хөрмәтле коллегалар! Сезне халыкара бәйрәм – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
1 май – бай тарихлы бәйрәм. Әлеге дата үз башлангычын 1886 елның 1 маенда, эшчеләрнең киң колачлы протест белдерү акциясе узган Американың Чикаго шәһәрендә ала. Түзеп булмый торган шартлардан алҗыган кешеләр эш сәгатьләрен тәүлегенә 8 сәгатькә кадәр киметүне таләп итә. Митинг куелган максатка ирешсә дә, шул ук вакытта күп санлы корбаннарга да китерә. 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң бу бәйрәм Россиядә рәсми статус ала. РСФСРда ул башта "Интернационал көне" дип, соңрак "Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне" дип атап йөртелә. 1992 елда бәйрәм "Яз һәм Хезмәт бәйрәме" дип үзгәртелә. Бәйрәм язның соңгы аена туры килсә дә, 1 Май җылылык башлану символы булып санала.
Бәйрәм уңаеннан сезгә сәламәтлек, гаилә җылысы һәм иминлек, эшегездә уңышлар һәм тыныч күк йөзе телим!
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе – Җәүдәт Әхмәтханов.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына бер ир-ат мөрәҗәгать итте, ул Казан шәһәрендәге кибеттән җиңел автомобиль өчен трансмиссия подшипнигын сатып алган булган, ә ул исә үлчәме буенча туры килмәгән. Сервис үзәгендә подшипникны урнаштырган вакытта аның тиешле урынына туры килмәве ачыкланган. Берничә көннән соң кулланучы кибеткә товарны алыштыру таләбе белән мөрәҗәгать итә, әмма сатучы исә товарга тикшерү уздырырга кирәк, чөнки товарның кулланылган булуы хакында шикләнүе турында белдерә. Бер атнадан соң кулланучыга, кулланылышта булуы сәбәпле, товарны алыштырудан баш тарту хакында хәбәр итәләр. Кулланучы моның белән килешми, чөнки товарда аннан файдалану эзләре юк һәм була да алмый. Кулланучы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына мөрәҗәгать иткәч, сатып алу көнен санамаганда, унбиш көн узган була. Өстәвенә, сатучыга подшипникны кире тапшырганда нинди дә булса документларның да рәсмиләштерелмәгәнлеге ачыклана. Барысы да намуслы сүздә оештырылган, һәм инде хәзер товар сатучыда калган. Кулланучыга сатучыдан, товарның кулланылышта булуы сәбәпле, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту турында рәсми документ сорарга тәкъдим ителде. Шуннан соң товарга бәйсез экспертиза үткәрергә һәм үз хокукларын яклауны сорап судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.
Чистайда яшәүче бер кеше Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кәрәзле телефон сатучы салоннарның берсенә карата дәгъва гаризасы проектын әзерләүдә булышлык күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Әлеге кеше узган ел башында смартфон сатып алган булган. Товарның гарантия срогы – 12 ай. Сатып алганнан соңгы уникенче айда товарда җитешсезлекләр барлыкка килгән, ә атап әйткәндә – смартфон сүнгән һәм инде бүтән кабынмаган. Кулланучы товарны сатучыга гарантия ремонтына тапшырырга мәҗбүр була. Ремонттан соң телефонны кабул иткәндә анда механик хилафлык урыннары барлыкка килгән – экраны корпусыннан аерылып тора башлаган, панель белән пыяла арасында ярык пәйда булган. Шуңа бәйле рәвештә товарны сатучыга ремонтлау өчен янә тапшырырга туры килгән. Ләкин товардагы җитешсезлек бетерелмәгән. Шуннан соң кулланучы сатучыга җимерелгән телефон өчен акчаны кире кайтару таләбе белән язмача дәгъва юллаган, тик аңа бу эшне башкарудан баш тартканнар. Дәгъва гаризасында кулланучы судтан смартфон сату-алу шартнамәсен өзүне һәм җаваплы як тарафыннан смартфон бәясен каплауны, акча кайтару турында таләпне үтәү вакытын кичектергән өчен кичектерүнең һәр көне өчен товар бәясенең 1%ы күләмендә неустойка түләтүне сораган. Җаваплы як тарафыннан ихтирамсыз мөнәсәбәт аркасында барлыкка килгән, үзенең бозылган хокукларын яклау өчен судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булуы аркасында рухи кичерешләргә китергән әхлакый зыянны кулланучы 5000 сум күләмендә бәяләгән. Суд кулланучының таләпләрен канәгатьләндерер һәм кулланучы таләпләрен ихтыяри нигездә канәгатьләндермәгән өчен җаваплы яктан кулланучы файдасына суд билгеләгән суммадан 50% күләмендә штраф түләттерер, дип өметләнәбез.
Бүгенге заман кешесенең тормышын элемтә чараларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Кичә генә купшылык чарасы булып саналган телефон бик мөһим ихтыяҗга әверелде. Әмма сатып алынган кәрәзле телефоннарда еш кына төрле җитешсезлекләр барлыкка килә, ул исә кулланучыларга бәйле бәхәсләрнең сәбәпчесенә әверелә. Кулланучылар, төрле проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорап, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә.
Кулланучылар мөрәҗәгатьләренең сәбәпләре барысы өчен дә уртак:
- гарантия срогы дәвамында төрле җитешсезлекләрнең барлыкка килүе;
- җитешсезлекләрнең күп тапкырлар чагылышы;
- функцияләрнең үз вазыйфасын үтәмәве;
- заряд җыю җайланмасының төзек булмавы;
- аккумулятор зарядының тиз бетүе;
- товар турында тулы мәгълүматның бирелмәве;
- техник документациядә күрсәтелгән параметрларның чынлыкка туры килмәве;
- кулланучы ризалыгыннан башка ремонт үткәрү;
- гарантия ремонтын уздыруның озакка сузылган вакытлары (ике айдан алып алты айга кадәр);
- кибетләрдә телефоннарны алмаштырып тору фондының булмавы;
- начар ишетелү;
- гарантия ремонты өчен түләү таләп итү.
Ләкин шикаятьләрнең холкы да, шикаятьләр саны буенча лидерлар да үзгәреп тора. Әгәр элек дәгъваларны кабул итүдән баш тартуга, гарантия ремонтын ясаудан баш тартуга, ремонт чорында куллану өчен башка телефон бирүдән баш тартуга, кулланучыларның белеме булмауга һәм персоналның квалификациясе җитмәүгә бәйле шикаятьләр күп булса, хәзер андый шикаятьләр шактый кимеде. Соңгы вакытта кулланучының гаебен тану тенденциясе барлыкка килде. Шул ук вакытта гарантия (бушлай) ремонтын ясаудан баш тарту яки сыйфатсыз товарны алмаштырудан баш тарту өчен "ведомство эчендәге" сервис үзәгенең экспертиза бәяләмәсе нигез булып хезмәт итә. Мисал өчен, "Телефон корпусы эчендә коррозия булу", "Эксплуатацияләү шартларын бозу" яки "Тышкы сәбәпләр аркасында механик зыян килү" һ.б. Кулланучылар, сервис үзәкләре бәяләмәләре белән килешмәгән очракта, товарларга Бәйсез экспертиза үзәкләрендә бәйсез экспертиза үткәрә ала. Бу хәл әлеге мәсьәләләрне кулланучылар файдасына хәл итү мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нигезендә, товар сатучы, җитештерү дефекты ачыкланганда, кулланучыга бәйсез экспертиза үткәрүгә бәйле чыгымнарны компенсацияләргә тиеш булачак.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре тарафыннан уздырылган контрольлек чаралары барышында Яр Чаллы шәһәрендә Яр Чаллы шәһәре, 14/06А адресы буенча шәхси эшкуар В.В.Тарасовның "Грильбург" кафесында, Яр Чаллы шәһәре, Ш.Усманов урамы, 47 йорт адресында урнашкан шәхси эшкуар А.Н.Игнатовның "Бавария" сыраны агызып сату бүлегендә, Яр Чаллы шәһәре, "Горбольница" тукталышы буенча шәхси эшкуар Р.Р.Галиуллина кибетендә, Яр Чаллы шәһәре, Яшь ленинчылар бульвары, 5А йорт адресы буенча шәхси эшкуар А.Ю.Фоминның "BEER LIFE" кибетендә, Яр Чаллы шәһәре, 5/02 адресында урнашкан шәхси эшкуар А.В.Яруллинның "Бавария" кибетендә, Яр Чаллы шәһәре, Камаз-мастер командасы урамы, 6 йорт адресы буенча шәхси эшкуар А.В.Кошкинның "Гараж" барында, Яр Чаллы шәһәре, 41/03 адресы буенча шәхси эшкуар М.И.Рябинкин кибетендә алкоголь продукциясен (сыраны) алкоголь продукциясен исәпкә алуның билгеләнгән тәртибен бозып сату фактлары ачыкланды. Барлыгы 267,7 литр күләмендә алкогольле продукция алынды. Законсыз сыра сату турындагы мәгълүмат "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килде. Расланган мөрәҗәгатьләр өчен аларны җиткерүчеләргә акчалата бүләкләү түләнәчәк. Хәзерге вакытта әлеге материаллар буенча административ тикшерү эше алып барыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге белгече белән берлектә, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9-11 сыйныфларда укучылар өчен кулланучы белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Мәктәп укучыларына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең ТБ эшчәнлеге турында сөйләделәр. Әлеге структураларның үзләренә йөкләнгән бурычларны үтәгәндә үзара даими элемтәдә торулары билгеләп үтелде. Бирелгән вакыт аралыгында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нигезләмәләре каралды, "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын үтәү кысаларында үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр. Моннан тыш, укучыларга республикада ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе патронатлыгында үткәрелә торган Кулланучыларның хокукларын яклау буенча олимпиада турында да мәгълүмат бирелде. "Коррупциягә каршы көрәш турында" федераль закон нормаларын карап тикшерүгә аерым тукталдылар. Хәзер балаларның барысында да компьютер, ноутбук, планшет, смартфон бар, әлеге җайланмаларны алар "су кебек эчә". Шуңа күрә дә балаларны техник яктан катлаулы товарлар сатып алуга бәйле мәсьәләләр кызыксындырды. Шуңа бәйле рәвештә, техник яктан катлаулы товарларның яңартылган Исемлеге һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару тәртибе каралды. Чара ахырында укучыларга гаджетлар сатып алганда әти-әниләренә булышырга тәкъдим ителде, чөнки өлкәннәр заманча продуктларны үзләштерүдә еш кына балалардан калыша. Укучыларга төрле буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы тапшырылды.
27 апрельдә Татарстанда "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Иске Шигали авылы янында агачлар утыртты. Яңа урманнар республиканың барлык муниципаль районнарында да утыртылачак. Казан янында акция Биектау районының Дачный поселогы, Питрәч районының Иске Шигали авылы һәм Лаеш районының Вороновка поселогы янында узды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы быел барлыгы 2,8 млн данә агач үсентесе әзерләгән.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Инспекция җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләрнең башлыклары белән ай саен уздырыла торган хисап киңәшмәсе узды. 2019 елның март аенда алкоголь базарындагы торышны тикшерүдә тоту буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эш йомгаклары турында доклад белән җитәкче урынбасары Рөстәм Арсланов чыгыш ясады. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең координацияләү һәм эчке базарны үстерү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина 2019 елның I кварталында гражданнарның хатлары һәм мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең торышы турында чыгыш ясады.
2019 елның 24 апрелендә Арча муниципаль районы Иске Чүриле авыл җирлегенең Венета авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Арча районы хакимияте вәкилләре катнашында гражданнар кабул ителде. Кабул итү район хакимияте белән берлектә гамәлгә ашырылды, гражданнарның кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендә генә түгел, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә, юллар, автобус тукталышлары һәм башкаларга кагылышлы мәсьәләләре дә каралды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә кагылышлы сорауларга территориаль орган башлыгы тулы җаваплар бирде. Кулланучының белем дәрәҗәсен киңәйтү өчен, чарада катнашучыларга тиешле буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы тапшырылды.