ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында алкоголь продукциясе буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш кысаларында республикада, Россиядә җитештерелгән, республиканың сәүдә объектларында сатыла торган коньякларга дегустация үткәрелде. Дегустацияләү комиссиясе әгъзалары биш еллык коньякларның 13 үрнәген бәяләде, алардан берсе – республикада, ун үрнәк – Россиядә һәм ике үрнәк Әрмәнстан Республикасында җитештерелгән. Дегустациягә куелган продукциянең ваклап сату бәясе 0,5 литры өчен 410-730 сум тәшкил итә. Дегустация үрнәкләре Казан шәһәрендәге сәүдә челтәреннән сатып алынган. Дегустацияләү чарасында "Татэкспертцентр" ДБУ, "Премьер" ҖЧҖ вәкилләре, сәүдә вәкилләре, "Татспиртпром" АҖ вәкилләре катнашты. Дегустацияләү комиссиясе әгъзаларыннан иң югары баллы бәяләрне түбәндәге коньяклар алды: "Киновский" (Мәскәү ш.) – 9,16 балл; "Пять звездочек" (Дагыстан Республикасы) – 9,07 балл; "Людовик" (Казан ш.) – 9,04 балл; "Золотая выдержка" (Ставрополь ш.) – 9,04 балл.

Россия базарында турфирмалар көннән-көн арта бара, ләкин ни кызганыч, аларның кайберләре бер көнлек оешма гына булып һәм гражданнар сатып алган турлар тормышка ашмаган очраклар да булгалый. Иң яхшысы, кеше бу хакта – өенә кайткач, ә иң начары аэропортта гына белеп ала. Түбән Камада дистәләрчә кеше курорт юлламалары өчен акча түләп, туристлык агентлыгы хуҗабикәсе булган шәхси эшкуар гамәлләреннән зыян күргән. Барысы да диңгез ярында ял итәргә ниятләгән булган. 2018 елның 13 августында Түбән Камада яшәүче Б. ханым да туристлык продуктын сатып алу турында турфирма белән шартнамә төзегән, аның бәясе 97 000 сумга төшкән. Шартнамә буенча тур агенты туристлык сәфәрен кылу өчен броньга кую, түләү, кирәкле юл документларын (бер урыннан икенче урынга бару документлары, туристлык ваучеры, шулай ук башка төр документлар) алу һәм клиентка тапшыру йөкләмәсен үз өстенә ала. Шартнамә буенча тур агентлыгы Төркиягә (Алания) барган өчен тур операторыннан сәфәрне броньга кую, Түбән Кама-Анталья маршурты буенча ике турист өчен бару-кайту өчен авиабилетларны броньлау йөкләмәсен алган булган. Шартнамә шартлары нигезендә тур бәясе кулланучы тарафыннан вакытында һәм тулы күләмендә шартнамә имзаланган көнне түләнгән. Гражданлык кодексы буенча, йөкләмәләр йөкләмә шартлары һәм закон, башка төр норматив актларның таләпләренә ярашлы рәвештә үтәлергә тиеш, әмма ләкин кулланучыга төп хезмәтләр күрсәтелмәгән. Шәхси эшкуар чит илгә очарга берничә көн кала туристка билгесез сәбәпләр аркасында тур операторыннан тур продуктына броньне рәсмиләштермәгәнлеге турында хәбәр итә, ул чакта кулланучы эшләрне башкаручыга шартнамәне өзү һәм акчаны кайтару таләбе белән мөрәҗәгать итә. Түбән Камада яшәүче ханым инде көтәрлек нәрсә калмагач һәм тиешле вакыт узуын да аңлагач, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итә, шуннан соң белгечләр тарафыннан туристлык хезмәтләрен күрсәтү шартнамәсе буенча һәм туристлык продуктын сату турында шартнамә шартларын үтәмәүгә бәйле рәвештә әхлакый зыянны компенсацияләү турында дәгъва гаризасы төзелә. Төзелгән шартнамә кулланучыга туристлык хезмәтләрен күрсәтүгә юнәлдерелгән, шуңа бәйле рәвештә, якларның хокукый мөнәсәбәтләре "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы нормалары белән җайга салына. Җаваплы як утырышка килмәде, суд утырышын кичектерү турында сорамаган. Мондый шартларда, РФ Гражданлык процессуаль кодексы нигезендә, суд эшне җаваплы як катнашыннан башка, читтән торып суд эшен башкару тәртибендә карауны мөмкин хәл, дип санады. Дәгъва белдерүче як суд утырышында дәгъваи таләпләрен тулы күләмендә хуплады. Суд тикшерүе барышында Түбән Кама суд районы буенча суд участогының җәмәгать судьясы фикеренчә, дәгъва белдерүче ханым шартнамә өзүгә булган хокукыннан файдаланган һәм шуңа күрә дә җаваплы якка дәгъвачыга түләгән суммасын кайтару, 10000 сум күләмендә әхлакый зыянны каплау, кулланучы таләпләрен ирекле рәвештә канәгатьләндермәгән өчен штраф түләттерү турында карар чыгарды. Бүгенге көндә суд карары үз көченә кергән, ләкин тагын бер проблема килеп чыга: җаваплы яктан сумманы ничек алырга? Түбән Камадагы фирма бүгенге көндә инде ябылган, шәхси эшкуарга карата "Мошенниклык" статьясы буенча җинаять эше кузгатылган, аның кайда булуы мәгълүм түгел. Моңа охшаш хәлгә тарымас һәм намуссыз агентлардан имин булу өчен, киңәш итәбез: билгеле булмаган турфирмалардан юлламалар сатып алмагыз; имзалар алдыннан шартнамәне игътибар белән укыгыз. Язылган барлык нечкәлекләргә дә игътибар итегез. Тур агентлыгының кайсы туроператор белән эшләвен тәгаенләгез, шулай ук әлеге туроператорның Бердәм федераль реестрга кертелгәнме-юкмы икәнлеген ачыклагыз.

2019 елның 24 апрелендә Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Альберт Саттаров җитәкчелегендә Алкоголь базарындагы хәлне җайга салу буенча координацияләү советы утырышы булды. Киңәшмәдә алкоголь базарының торышына кагылышлы мәсьәләләр каралды: 2019 елның 1 нче кварталында һәм март аенда алкогольле продукцияне сату турында, контрольлек эшчәнлегенең нәтиҗәләре, "Халык контроле"нә килгән заявкаларны карау, алкоголь продукциясен китертү, штрафлар буенча түләнергә тиешле түләүләр һ.б. турында фикер алыштылар. Барлык мәсьәләләр дә комиссия рәисенең контроленә алынды.

2019 елның 22 апрелендә Балык Бистәсе районында район башлыгы катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Любовь Шакирова чыгыш ясады. Алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклау һәм чикләү максатларында 2019 елның 3 аенда Казан территориаль органы белгечләре тарафыннан Балык Бистәсе районында 6 контрольлек чарасы уздырылган, алар нәтиҗәсендә алкогольле продукция һәм спирткатнашмалы сыеклык әйләнеше өлкәсендә закон бозылуга юл куйган 3 хуҗалык итүче субъект ачыкланган, алар алкоголь продукциясен читкә чыгарып һәм яраклылык срогы узган сыра саткан. Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорында 4 хокук бозучы ачыкланган булган. Киңәшмә барышында 2019 елның 3 аенда Балык Бистәсе районында алкоголь продукциясен ваклап сату торышына бәяләмә индикаторлары каралды һәм күрсәткечләрне яхшырту чаралары билгеләнде.

"2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" №6 ярдәмче программасын тормышка ашыруның 2019 елга расланган "юл картасы"н үтәү кысаларында, Лениногорск шәһәренең 11 нче урта гомумбелем мәктәбендә хокукый һәм финанс белеме дәресе уздырылды. Дәресне ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск районнарындагы Әлмәт территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Ләйсән Мурадымова Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Алла Нуртдинова белән берлектә уздырды. Танышып чыгу лекциясеннән соң 9-10-11 сыйныфларда укучылар өчен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча анкета, шулай ук мәктәп укучылары өчен финанс арифметикасы буенча тест уздырылды. Чарада 35 кеше катнашты. Дәрес барышында кулланучыларның хокукларын яклау буенча, шул исәпән Интернет аша товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда кулланучыларның хокукларын яклау буенча, актуаль мәсьәләләр яктыртылды. Белгечләр өлкән сыйныфларда белем алучыларның ел саен уздырыла торган Кулланучыларның хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында катнаша алу мөмкинлеге турында сөйләде, әлеге мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укытучы белән элемтәләр булдырылды.

 


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә "Докторская" пешерелгән колбасасына кулланучылар дегустациясе уздырылды. Дегустация комиссиясе Татарстан Республикасыннан да, Россиянең башка төбәкләреннән дә (Мәскәү, Саратов, Псков, Самара, Владимир өлкәләре, Мордовия, Мари Иле Республикалары, Пермь крае) төрле җитештерүче предприятиеләрнең колбасаларының сыйфатын бәяләде. Колбасаның бәясе бер килосы өчен 279 сумнан 671 сумга кадәр тәшкил итте. Пешерелгән "Доксторская" колбасасының дегустациягә куелган барлык үрнәкләре дә Татарстан Республикасы сәүдә объектларыннан сатып алынды. Дегустацияне уздыру максаты – кулланучыларның белемле булу дәрәҗәсен арттыру максатларында, теге яки бу җитештерүчеләрнең пешерелгән "Докторская" колбасасының кулланучы үзлекләре турында халыкка мәгълүмат бирү; шулай ук җитештерүчеләрнең дә, сатучыларның да әлеге өлкәдәге вәзгыятьне үзгәртүгә бәйле уртак тырышлыгын берләштереп, халыкны сыйфатлы һәм куркынычсыз колбаса продукциясе белән тәэмин итүдәге проблемаларны билгеләү. Дегустация комиссиясе пешерелгән 12 төр колбасаны бәяләде, шуларның 6сы Татарстанда җитештерелгән. Колбасаларның барлык үрнәкләре дә башта критерияләрнең тулы бер исемлеге буенча: микробиологик, физик-химик, органолептик, гистологик күрсәткечләр буенча лаборатор тикшеренүләр узды.

 Дегустацияләү нәтиҗәләре түбәндәрәк китерелде:

"Докторская" (ГОСТ Р 52196-2011 24.04.2019) пешерелгән колбасасын дегустацияләү нәтиҗәләре
 

УРЫНЫ

Үрнәкнең атамасы

Әзерләүчесе

1

"РМ" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе

"РМ АГРО" ҖЧҖ Юр. адресы: Татарстан Республикасы, Алабуга ш. Җитештерелү адресы: Татарстан Республикасы, Мамадыш ш. ("РМ" СМ)

2

"Атяшево" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе

"Атяшевский" ИҖК" ҖЧҖ. Юр. адресы: Мордовия Республикасы, Атяшевский районы, Атяшево эш. пос. Җитештерелү адресы: Мордовия Республикасы, Торбеевский районы, Торбеево эш. пос. ("Атяшево" СМ)

3

 

"Дымов" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе

"Дымов колбаса производствосы" ҖЧҖ Россия, Мәскәү ш. ("Дымов" СМ)

4

 

"Фабрика качества" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе

"Фабрика качества ҖК" ҖЧҖ, Россия, Самара өлкәсе, Тольятти ш.

5

 

"Йола" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе

 

"Йошкар-Ола ит комбинаты" ЯАҖ, Мари Иле Республикасы, Йошкар-Ола ш. ("Йола" СМ)

6

 

"Сосновоборская" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе

 

"Камский" АСК" ҖЧҖ, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы ш. ("Сосновоборская" СМ)

7

 

"Елабужский м/к" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе

 

"Алабуга ит консервлау комбинаты" АҖ, Татарстан Республикасы, Алабуга ш., "Алабуга" сәнәгать мәйданчыгы территориясе

8

 

"Челны-Мясо" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе

 

"Челны-Мясо" ҖЧҖ, Татарстан Республикасы, Тукай районы, Комсомолец поселогы

9

 

"ВЕЛКОМ" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе

 

"Павловская Слобода" ит комбинаты" ҖЧҖ, Мәскәү өлкәсе, Истринский районы, Павловская Слобода ав. ("ВЕЛКОМ" СМ)

10

 

"Фермерские угодья" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе

 

"Оптовик" ҖЧҖ. Юр. адресы: Татарстан Республикасы, Алабуга ш. Җитештерелү адресы: Татарстан Республикасы, Тукай районы, Түбән Суыксу авыл җирлеге ("Фермерские угодья" СМ)

11

"Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе

 

"Великолукский мясокомбинат" ААҖ, Россия, Псков өлкәсе, Великие Луки ш.

12

"Гостинская" сәүдә маркасындагы "Докторская" пешерелгән колбасасы, А категориясе

 

"Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖ (Яшел Үзән филиалы). Татарстан Республикасы, Питрәч районы, Ленино-Кокушкино авылы. Фактик адресы:  Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы, Осиново ав.

Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авыл җирлегендә урынга чыгып гражданнар кабул ителде, әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина катнашты.  Чарада Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәммәтҗанов һәм Мәҗбүри медицина иминияте белгечләре катнашты. Кабул итүгә килгән гражданнарны сатып алынган товарларның сыйфатына, товарларны кайтару срокларына, кайтарылырга яки алмаштырылырга тиешле булмаган сыйфатлы товарларга бәйле мәсьәләләр кызыксындыра иде; киләсе көндә яраклылык срогы узган товар сатылган очракта нишләргә, дигән сорау борчыды. Сорауларның барысына да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында аңлатмалар бирелде. Гражданнарны кабул иткәннән соң авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча уку уздырылды. Катнашучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп нигезләмәләре турында аңлатылды. Закон нигезләмәләрен аңлату белән берлектә, кызыксындырган сораулар да җиткерелеп торды. Төрле низаглы хәлләргә мисаллар китерелде. Кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча безнең төп бурычыбыз – гамәли эш тәҗрибәсен һәм безнең төп коралыбыз – "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законын кулланып, намуссыз сатучылар, эш башкаручылар һәм җитештерүчеләр белән бәхәсле хәлләрдә кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклауда, брак ясаучылар һәм халтурачылар белән низагларны җиңүдә ярдәм күрсәтү. Чарада катнашучы һәркемгә кулланучы белемен арттыру максатларында файдалы мәгълүматлар һәм бүлек реквизитлары урнаштырылган буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.

Урамнарда җылытты һәм сыра, сыра эчемлекләренә булган сорау шактый артты. Алкоголь сатучылар, табышны югалтырга теләмичә, еш кына Россия һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән алкоголь продукциясен сатудагы чикләүләрне "онытып" җибәрә. Әйтик, 23 апрель көнне, 08 сәгать 15 минутта Яшел Үзән шәһәре территориясендә урнашкан сәүдә павильоннарының берсендә сатучы 0,45 л күләмендәге, катылыгы 4,2% об. булган сыра шешәсен 37 сумнан сатып җибәргән. Югыйсә "Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында" 2015 елның 06 мартындагы 10 номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 статьясының 1 пунктында 22 сәгатьтән башлап 10 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендәге ваклап сату объектларында алкоголь продукциясен (сыраны һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, ачытылган бал суын да кертеп) сату тыела, диелгән. Әлеге факт Татарстан Республикасы Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан алкоголь продукциясе сату вакытын чикләүләрнең үтәлешенә юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек (күзәтчелек) чаралары кысаларында уздырыла торган күзәтү барышында ачыкланды. Территориаль органның вазыйфаи заты тарафыннан павильон хуҗасына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 статьясының 3 өлешендә каралган административ хокук бозу турында эш кузгатылды, административ тикшерү билгеләнде.

Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча районының Югары Аты башлангыч мәктәбендә халыкның кулланучы белеме дәрәҗәсен арттыруга багышланган чара уздырды.  Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәпнең башлангыч сыйныфларында укучылар һәм аларның ата-аналары, балалар бакчасы һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашты. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече ведомствоның бурычлары һәм функцияләре турында, кайсы очракларда товарны кибеткә кайтарып бирүнең мөмкин булуы, дәгъва хатын ничек итеп дөрес төзергә кирәклеге, товар хакы бәялектә күрсәтелгәннәргә туры килмәгәндә, почта аша брак товар килгәндә, чәчтарашта сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгәндә нишләргә кирәклеге һ.б. турында сөйләде. Территориаль орган тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде. Ул шулай ук чарада катнашучыларның ваклап сатуга, җәмәгать туклануына кагылышлы күп санлы сорауларына да җавап бирде. Шулай ук, әкиятләрдән файдаланып, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныфларда укучылар белән аерым әңгәмә дә уздырылды. Чарада катнашучыларның барысы да чара барышында алынган белемнәр багажы өчен территориаль орган хезмәткәренә рәхмәт белдерде һәм үзе белән белемнәрне генә түгел, ә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы төрле тематиканы чагылдырган буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасын да алып китте.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре тарафыннан уздырылган контрольлек чаралары кысаларында Түбән Кама шәһәренең Тынычлык проспектында урнашкан "Пенная коллекция" кибетендә алкоголь продукциясен (сыраны) аларны җитештерүнең һәм стауның легальлеген раслаучы товар документларыннан башка, шулай ук БДАМС системасында теркәмичә сату факты ачыкланды. Сатудан 49,5 литр сыра алынды. Законсыз сыра сату турындагы мәгълүмат "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килде. Расланган мөрәҗәгать өчен аны җибәрүчегә акчалата бүләкләү биреләчәк. Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү эше алып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International