ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкоголь продукциясе буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак, анда республиканың сәүдә объектларында сатыла торган биш еллык коньякларга дегустация ясалачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, Чистай шәһәрендә яшәүчеләргә өйдә эшләнгән спирткатнашмалы сыекчаны законсыз сатуның ике фактын ачыклады. Әлеге фактларны тикшерү өчен уздырылган сатып алулар барышында ачыклау мөмкин булды. Эш материалларыннан күренгәнчә, көмешкә хокук бозучылар тарафыннан 0,5 литры өчен 100 сумнан сатылган. Уздырылган тикшерүләр барышында гомумән алганда гражданнардан 35 литрдан артык көмешкә алынды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Нурлат ЭЭБ хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" ДМС системасына гражданинның мөрәҗәгате буенча, административ тикшерү кысаларында, Нурлат шәһәренең Дружба урамында урнашкан "Минимаркет" кибетенә бардылар. Контрольлек чаралары барышында яраклылык срогы узган 20 литр күләмендә сыра продукциясе ачыкланды. Гамәлдәге законнар нигезендә гомуми 1560 сумлык әлеге продукция сатудан алынды. Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү эше алып барыла.


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан "Докторская" колбасасына кулланучылар дегустациясе уздырылачак. Дегустация барышында Татарстан Республикасыннан да, Россиянең башка төбәкләреннән дә (Мәскәү, Саратов, Псков, Самара, Владимир өлкәләре, Мордовия, Мари Иле Республикалары, Пермь крае) төрле җитештерүче-предприятиеләрнең колбасаларының сыйфаты бәяләнәчәк. Колбасаның бәясе бер килосы өчен 279 сумнан 671 сумга кадәр тәшкил итте. Пешерелгән "Докторская" колбасасының дегустациягә куелган барлык үрнәкләре дә Татарстан Республикасы сәүдә объектларыннан сатып алынды. Дегустацияне уздыру максаты – кулланучыларның белемле булу дәрәҗәсен арттыру максатларында, теге яки бу җитештерүчеләрнең пешерелгән "Докторская" колбасасының кулланучы үзлекләре турында халыкка мәгълүмат бирү; шулай ук җитештерүчеләрнең дә, сатучыларның да әлеге өлкәдәге вәзгыятьне үзгәртүгә бәйле уртак тырышлыгын берләштереп, халыкны сыйфатлы һәм куркынычсыз колбаса продукциясе белән тәэмин итүдәге проблемаларны билгеләү. Колбасаларның барлык үрнәкләре дә башта критерияләрнең тулы бер исемлеге: микробиологик, физик-химик, органолептик, гистологик күрсәткечләр буенча лаборатор тикшеренүләр узды. Базарда сатыла торган колбасалар куркынычсызмы? Ярлыкта күрсәтелгән состав чынбарлыкка туры киләме? Кайсы җитештерүче иң яхшы "Докторская" колбасасын чыгара? Моны, чыннан да, "доктор язганмы"? Кулланучылар дегустациясендә шушы һәм башка сорауларга җавап биреләчәк. Үрнәкләрне ит продукциясе экспертларыннан, азык-төлек лабораторияләре, контроль-күзәтчелек органнары, сәүдә челтәрләре вәкилләреннән, ит предприятиеләре технологларыннан, ММЧ вәкилләреннән торучы компетентлы комиссия бәяләячәк.

Бу көннәрдә, Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, волейбол буенча ярышлар узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең волейболчылар командасын җитәкче урынбасары Рөстәм Арсланов җитәкләде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе командасы 2:0 исәбе белән ТР Сәламәтлек саклау командасын отты. Ә ТР Югары суды командасына җиңелде. Плей оффта барган көчле ярышта 1:2 исәбе белән ТР Дәүләт Советы командасына юл бирделәр.

Юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чараларын уздыру барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Әлки районының Чуаш Борнае авылындагы сәүдә объектында алкогольле продукцияне ваклап сату вакыты буенча чикләүнең үтәлмәвен ачыклады. Кибетче сыраны 8 сәгать 40 минутта сатты. Соңрак ачыкланганча, әлеге сыраның яраклылык вакыты да узган. Яраклылык вакыты узган сыра игътибарсызлык аркасында сатуга эләккән, чөнки сатучы авырып дәваланганнан соң әле яңа эшкә чыккан булган. Сыраны чикләнгән вакытта сату буенча аңлатмалар бирелмәде. Контроль чаралары барышында яраклылык срогы чыккан 2,41 литр сыра алынды. Хәзерге вакытта тикшерү материалы административ хокук бозу турында эш кузгату стадиясендә.

2019 елның 19 апрелендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү бүлеге башлыгы Марсель Шәһидуллин Балык Бистәсе  районы Котлы Бөкәш урта гомумбелем мәктәбендә 8-11 сыйныфларда укучылар өчен чара уздырды. Укучылар игътибарына кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнар, аларда үз хокукларын һәм якын кешеләренең хокукларын яклауга мәнфәгать белдерү максатларында, укучылар игътибарына гамәли ягыннан күрсәтелде. Тормыштан мисаллар китерелде, балалар теге яки бу очракта кулланучының кем булуы, әлеге очракның кулланучыларның хокукларын яклауны регламентлаучы законнарга кагыламы-юкмы һәм барлыкка килгән хәлдән чыгу юлы бармы-юкмы – шулар хакында фикер йөртте. Тәкъдим ителгән темага карата укучылар зур кызыксыну белдерде һәм аның тормышта очрый торган яклары турында сөйләште. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы һәркем өчен кирәккән саен кулланырга мөмкин булган өстәл китабына әйләнергә тиеш.   Укучылар шулай ук "кулланучы", "сатучы", "башкаручы", "яраклылык срогы", "товарның сыйфаты" кебек төшенчәләр белән дә танышты. Законда кулланучыларның кайсы хокукларының регламентланган булуы турында аңлатмалар бирелде. Очрашу азагында укучылар басма матбугат белән танышып чыкты һәм ел саен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан уздырыла торган Кулланучыларның хокукларын яклау буенча олимпиадага чакыру алды.

Әлмәт шәһәре музее 1994 елдан бирле эшли. Музей коллекциясендә өч меңнән артык экспонат бар, коллекциядәге ике мең предмет экспозициягә куелган һәм музейның төп фондларына карый.  Музей халык хәтеренең чагылышы кебек, әллә ни күзгә ташланып тормаган гади бер авылның заманча гүзәл шәһәргә – Татарстанда нефть төбәге башкаласына әверелгәнлеге турында сөйләүче экспонатларны саклый. Төбәк тарихы борынгы вакытлардан ук бәян ителә. Көнчыгыш Чулман аръягының неолит дәвереннән соңгы урта гасырны колачлаган археологик табылдыклары шул чор кешеләренең шөгыльләре һәм яшәү рәвеше турында сөйли. Бакыр чорында төбәк халкы турында сөйләүче материаллар аеруча тулы бирелгән. Тайсуган хәзинәсе предметлары арасында – XV-XVI гасырлар, ягъни Казан ханлыгы чоры белән даталанган эш кораллары, кораллар, ат дирбиясе детальләре һәм котел бар. Җир астыннан табылган хайван, ташка әверелгән агач калдыклары күп. Һәр халык үзенең гореф-гадәтләре һәм йолалары белән бай. XIX гасыр азагындагы татар өе интерьеры һәм ишегалды экстерьеры килгән кунакларны XIX гасыр азагында – ХХ гасыр башында яшәгән кешеләрнең көнкүреш предметлары, аларның матди тормышын чагылдыра торган традицион киемнәре, зәркән бизәнгечләре белән таныштыра. Бөек Ватан сугышы турындагы экспозиция бүлегендә якташлар – Советлар Союзы Геройлары турында материаллар, "катюши" дивизионының легендарь командиры Б.А.Йосыповның шәхси делосы, совет һәм алман солдатларының каскалары һ.б. кызыклы. Сугыш тарихы – ул төбәктә нефть табу тарихының башлангычы, ул документлар, фотолар, макетлар һәм нефть җиһазлары детальләре белән күрсәтелгән. Фотодокументлар һәм беренче төзү эшләрен башкаручыларның, хезмәт геройларының, мактаулы гражданнарның, шәһәрдәге атаклы шәхесләрнең шәхси әйберләре Әлмәткә нигез салынган чор турында сөйли, ә 1950 нче елларның фатир интерьеры шул чордагы шәһәр халкының көнүкрешен һәм шөгыльләрен ачыктан-ачык күрсәтеп тора. Татар шагыйрәсе С.Сөләйманованың (1926-1980) мемориаль комплексы уникаль булып тора. Бу юлы Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләрен, даими кунаклар буларак, искәрмә рәвешендә фонд сакланган урынга керттеләр, биредә безнең хезмәткәрләр өчен 19 нчы гасыр азагы белән даталанган Казан Александров сыра заводы эчемлекләренең пыяла савытлары коллекциясе аеруча кызыксындырды.    

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Гөлназ Шакирова тарафыннан Арча, Биектау, Әтнә һәм Балтач районнарында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге хезмәткәре белән берлектә 2019 елның апрелендә Балтач районы КФҮ ДБУ филиалына мөрәҗәгать итүчеләр өчен "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законын аңлатуга багышланган чираттагы чара уздырылды. Чараның төп максаты халыкның белемле булырга өйрәтүдән гыйбарәт иде. Мөрәҗәгать итүче гражданнарга кыскача гына кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнар бәян ителде, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, Халыкка көнкүреш хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре аңлатылды. Соңрак кулланучыларның сорауларына җавап бирелде. Кулланучының хокукы бозылганда кибеткә дәгъваны ничек итеп дөрес төзергә кирәклеге турында; кулланучылар базарында катнашучыларның хокуклары һәм бурычлары турында аңлатып үтелде. Туклану продуктларының, кием-салымның, көнкүреш техникасының сыйфатына бәяле әңгәмә уздырылды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да мәгълүмати брошюралар алды, аларда кулланучылар базарына кагылышлы күп кенә сорауларга җавап бирелә. Халык белән эшләүнең мондый формасы гражданнарның хокукый белем дәрәҗәсен арттыра, кешеләргә гамәли ярдәм бирә, урыннарда кулланучыларның бозылган хокукларын торгызу буенча низаглы хәлләрне җайларга булыша.


20
апрель, 2019 ел
шимбә

Әле 1919 елда ук кабынып киткән традиция бүген дә зур энтузиазм белән дәвам иттерелә. Апрель азагында барлык шәһәрләр һәм торак пунктлар буйлап урамнарның, паркларның, скверларның һәм торак кварталларының тышкы кыяфәтен ямьләндерүгә юнәлдерелгән өмәләр уза. Хезмәт коллективлары коймаларны буйый, газоннар утырта, клумбаларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын төзекләндерә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы коллективы территориядә дә, офиста да тәртип урнаштырды: административ бинага терәлеп торган территорияне чистартты, тәрәзәләрне юды, чәчәкләр утыртты. Өмә – корпоратив көрлекне күтәрү, коллективтагы рухи климатны яхшырту, дустанә мөнәсәбәтләр кору өчен менә дигән мөмкинлек ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International