ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2019 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре тарафыннан, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге белән берлектә, "Миләшкәй", "Аленка", "Магнит" кибетләрендә район халкы өчен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләренә багышлап чаралар уздырылды. Алар барышында кулланучылар да, сатучылар да консультация алды. Район халкы сыйфатсыз товар сатып алганда кулланучының хокуклары турында кызыксынды; сыйфатлы, ләкин үлчәме буенча туры килмәгән товарны кайтарып бирүнең сроклары; кулланучыларга кирәкле мәгълүматның составы һәм аны җиткерү ысуллары турында белде. Кулланучылар үзләре биргән сорауларның барысына да "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 10, 18, 20, 25 ст. ярашлы нигездә җаваплар алды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органында контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль темаларга багышланган буклетлар таратты.

Түбән Камада өченче ел рәттән "Гражданлык эше буенча суд процессы" темасына өйрәтү-гамәли интерактив уены уздырыла. 2019 елның 15 мартында Мәскәү гуманитар икътисад университетының Түбән Кама филиалы студентлары, Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән берлектә, суд тыңлауларын уздырды. Утырышта тыңлаучылар буларак Түбән Камада яшәүчеләр катнашты, аларга кулланучыда кибеттә сатучыга карата дәгъвалар барлыкка килгән очракта ничек эш итәргә кирәклеге турында күрсәттеләр һәм сөйләделәр. Суд утырышының темасы бергәләп, чынбарлыкта булган хәл материаллары нигезендә сайланды: дәгъва белдерүче бүлмә ишекләрен сатып алган. Ишекләрне китергәннәр, ләкин аларның берсе алсу, икенчесе соры-яшел төсендә булып чыккан. Дустанә рәвештә әлеге аңлашлымаучанлыкны хәл итеп булмаган, шуңа күрә дә туташ Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә. Белгечләр, үз чиратында, дәгъва хатын төзүдә, ә соңыннан судка гариза язуда булышлык күрсәтә. Шулай ук, өченче зат сыйфатында, суд процессында дәүләт органы вәкилләре дә катнаша. Кулланучы эшен җентекләп өйрәнү һәм суд тикшерүе барышында ишекләргә, чыннан да, ике төрле шартнамә буенча заказ бирелүен дәлилләү мөмкин була, ләкин беренчесенең кушымтасында акциядә катнашучы товарның төсе күрсәтелмәгән.  Икенче шартнамә кушымтасында ишекнең төсе, шулай ук аны урнаштыра торган ике кыса комплекты, ике ишеккә дә бер төстәге яңаклар булуы күрсәтелгән. Шуның нигезендә беренче ишекнең дә, икенче ишекнең дә китерелгәндә бер үк төстә булырга тиешлеге хакында күзалларга мөмкин.

Мәсьәлә кулланучы файдасына хәл ителде һәм аның нәтиҗәсе: "30 000 сум күләмендә компенсация түләргә!" – җәмәгать суды фемидасы хезмәткәре кулланучыга шундый карар чыгарды. Әлеге суммага штраф күләменең яртысы һәм әхлакый зыян суммасы кертелгән.

Эшлекле уен гамәлдәге процессуаль хокук нормаларына туры китереп уздырылды.

Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы башлыгы Марина Тихонова Апас муниципаль районында урынга чыгып гражданнарны кабул итте. Район халкы алкоголь базарына кагылышлы сораулар белән дә, кулланучыларның хокукларын яклауга бәйле мәсьәләләр буенча да мөрәҗәгать итте. Кулланучыларның берсе сатып алганнан соң өч көн узгач тавышланып эшли башлаган сыйфатсыз суыткычны кайтарып бирү срокларына кагылышлы сорау белән мурәҗәгать итте. Шәхси эшкуарларны сыра һәм сыра эчемлекләрен сатып алу өлешендә БДАМС системасында эшләү мәсьәләләре кызыксындыра иде. Җиткерелгән барлык сорауларга да кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкоголь базары өлкәсендә гамәлдәге законнарга туры китереп җавап бирелде.

Чарада катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат материаллары: буклетлар һәм "Вестиник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

Әлмәтнең һәм Лениногорскиның күпфункцияле үзәкләрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск һәм Сарман районнарындагы территориаль бүлеге белгечләре А.Н.Зверев һәм Л.В.Мурадымова белән берлектә, бирегә килүчеләр өчен түгәрәк өстәлләр уздырылды.

Кизү тору барышында күпфункцияле үзәк клиентларына "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нормалары, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм РФдә халыкка көнкүреш хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре турында аңлатылды.

 Бирелгән сорауларга аңлатмалар бирелде, беренче ярдәм күрсәтелде, мәгълүмати материаллар таратылды.

Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көнен билгеләп үтү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече А.Хафизова һәм ТР (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлеге белгече Л.Сафина тарафыннан 2019 елның 15 мартында ТР Кама Тамагы муниципаль районында яшәүчеләр өчен шәхси эшкуар Р.Н.Зыятдинованың "Мегафон" кәрәзле элемтә салонында консультацияләү өстәле оештырылды. Очрашу барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының һәм РФ Хөкүмәтенең "Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында" 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карарының таләпләре турында аңлатмалар бирелде, "Бөтендөнья кулланучы көне"нең барлыкка килү тарихы турында сөйләнде. Кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысулларына һәм тәртибенә, төрле низаглы хәлләрне карап тикшергәндә якларның хокукларына һәм бурычларына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр турында сөйләшенде. Чарада катнашучыларны сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кайтарып бирү һәм алмаштыру тәртибе, товарларга карата таләп белдерү сроклары турындагы сораулар кызыксындыра иде, кайтарып бирелергә яки алмаштырылырга тиешле булмаган тиешле сыйфаттагы товарлар исемлеге, кулланучыларга кирәкле мәгълүматның составы һәм аны җиткерү ысуллары тәгаенләнде. Белгечләр барлык сорауларга да тулы җавап бирде. Чарада катнашучыларга буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.

Чаллы территориаль органы белгечләре Актаныш авылының сәләтле балалар өчен гимназия-интернатында Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган лекция уздырды, алар 8-9 сыйныфларда укучы балалар белән очрашты. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләрен гимназиянең зур актлар залында каршы алдылар. "Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне"н уздыру турындагы мәгълүмат тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты.  2019 елда Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненең шигаре: "Trusted Smart Products" – Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" – яшьләр өчен аеруча актуаль тема. Яшьләр үзләренең тормышында смарт-җайланмалардан актив файдалана.

Очрашу барышында укучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белде. "Бөтендөнья кулланучылар көне"н бәйрәм итү 1962 елда Джон Кеннединың АКШ конгрессында чыгыш ясавына бәйле. "Кулланучы" төшенчәсе дә югары дәрәҗәдә бирелә һәм кабул ителә. Ул чакта Джон Кеннеди кулланучының дүрт принципиаль хокукын бүлеп чыгара:

- мәгълүмат алу хокукы;

- куркынычсызлык хокукы;

- сайлау хокукы;

- ишетелү хокукы.

Әлеге хокуклар 1992 елда "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" закон нигезенә ята. Нәкъ менә әлеге хокуклар кулланучыга сыйфатлы һәм куркынычсыз товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда, сыйфатсыз товарларга юлыкканда үзенең хокукларын яклау мөмкинлеген бирә.

Укучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп статьялары, РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең турыдан-туры кулланучыларга кагыла торган бүлекчәләре, РФ Хөкүмәтенең "Техник катлаулы товарлар исемлеген раслау турында" 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары турында аңлатып уздылар.

Укучылар "Сыйфаты тиешле булмаган товар сатылганда кулланучының таләпләрен канәгатьләндерү өчен ничә көн бирелә?", "Судка кадәрге тәртиптә хәлне ничек җайларга?", "Сатып алынган товарның сыйфаты буенча кулланучы кайсы вакыт дәвамында мөрәҗәгать итә ала?", "Гарантия срогы булмаса, экспертизаны кем уздырырга тиеш?" кебек сораулар хакында фикер алышты.

Мәктәп укучылары кулланучыларның хокукларын яклау турында файдалы мәгълүмат урнаштырылган, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан чыгарылган буклетлар алды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре эш урыннарын бер көнгә шәһәр автобусына күчерде. Биредә алар Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган традицион еллык акцияне уздырды. Консультацияләр турыдан-туры җәмәгать транспортында узды. 

Сатып алынган әйбер белән отмасаң яки товар йә күрсәтелгән хезмәт сыйфатсыз булып чыкса нишләргә? Кая мөрәҗәгать итәргә һәм үз акчаңны ничек кайтарырга? Бүген Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре шәһәр автобусларындагы пассажирларга шул хакта сөйләде. 

– Әгәр Сездә касса чегы булмаса, бу хәл Сезнең өчен товарны кайтарып бирүдән баш тарту сәбәбе була алмый. Әгәр кире каксалар, базар хакимиятенә, безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин һәм без, урынга чыгып, әлеге мәсьәләне хәл итәргә булыша алабыз, – дип аңлатты белгеч. 

Хезмәткәрләр пассажирларга һәм урамнан үтеп барган кешеләргә төрле белешмәлекләр һәм мәгълүмати буклетлар таратты. Ә пассажирлар үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, кая мөрәҗәгать итәргә һәм аларга үз хокукларын яклауда кемнең булышлык күрсәтә алуы турында белде. 

– Үз хокукларыгызны яклаудан тартынмагыз, кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә, Әлмәт шәһәренең Шевченко урамындагы 88 нче йортка мөрәҗәгать итәргә, 33-67-02 телефон номерына шалтыратырга мөмкин, – диде эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Җәләтова Лилия.

Шәһәрдә акция инде дүртенче ел уздырылды һәм 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланды. 

Кулланучыларның хокукларын яклау көнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина "Арча" радиосының туры эфирында катнашты.

Радиоэфир барышында тапшыруны алып баручы Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненең барлыкка килүе, территориаль органга килүче мөрәҗәгатьләр, кулланучыларның хокукларын яклау көненең тематикасы, кесә телефонында җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучының эш итү алгоритмы, ниятләнгән һәм уздырылган чаралар һ.б. турында әңгәмә алып барды. Территориаль орган тәҗрибәсеннән алынган очраклар турында әйтелде.

Радиоэфирда тыңлаучылар өчен кулланучыларның хокукларын яклау турында законнарны белү-белмәү мәсьәләләре буенча викторина уздырылды. Бирелгән барлык сорауларга җавап биреп, җиңүче булганнарга "Кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасы логотибы төшерелгән флешкалар, викторинадагы калган катнашучыларга, әлеге өлкәдә белем эстәү максатларында, документ үрнәкләре белән "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы тапшырылды.

Җиңүчеләр һәм чарада катнашучылар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә бирелгән бүләкләр өчен, ә эфир кунагына кызыклы һәм мәгълүматлы әңгәмә өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре гражданинның 2019 елның 15 мартында Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" ДМС мөрәҗәгате буенча, административ тикшерү кысаларында, Яңа Чишмә районының Ленино авылындагы "У моста" кафесына бардылар.

Югарыда атап үтелгән кафеда шәхси эшкуар эшчәнлек башкара. Контрольлек чаралары барышында сатуда яраклылык вакыты узган, 0,5 литр күләмендә 3 шешә "Konig Ludwig dunkel" сырасы булуы ачыкланды. Гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә әлеге сыра сатудан алынды.

Хәзерге вакытта тикшерү материалы административ хокук бозу турында эш кузгату стадиясендә.

Арча муниципаль районының Яңа Сала авылы советы бинасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Кадыйров Булат халык белән очрашу уздырды.

Очрашу барышында тиешсез сыйфаттагы товарларны кайтару һәм алмаштыру, срокларны бозу, товарларга экспертиза уздыру; сыйфатсыз товар өчен акчаны кайтару; дәгъва белдерү тәртибе һәм сроклары турындагы мәсьәләләр каралды.

Чарада катнашучыларга аларның товар һәм сатучы турында нинди мәгълүматны алырга хокуклы булуы турында, төрле низаглы хәлләрдә үзеңне ничек якларга кирәклеге хакында сөйләделәр. Шулай ук "Халык контроле" ДМС системасының эше турында да мәгълүмат җиткерелде.

Халыкның кулланучы буларак белемен арттыру максатларында тиешле мәгълүмат урнаштырылган брошюралар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International