ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү буенча Чаллы бүлегенә коммуналь түләүләрне банк бүлеге аша түләгән клиент мөрәҗәгать итте. Берникадәр вакыт узгач ул квитанция алган, анда узган ай өчен түләнергә тиешле әҗәт өстәп язылган булган. Клиентның квитанцияне югалткан булуына бәйле рәвештә алдан түләгәнлекне раслауда кыенлыклар килеп туган.
Мобиль телефоны счетына акчаны банкомат аша салучылар да шундый ук хәлдә калырга мөмкин.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре хәбәр итә:
Әгәр дә сез элеккегечә квитанцияләрегезне интернеттан түгел, ә почта бүлегендә яки банк аша түлисез икән, әлеге түләү кәгазьләрен, түләгәнлекне раслауга бәйле күңелсезлекләрне булдырмас өчен, берникадәр вакыт дәвамында сакларга кирәк булачак. Сакланган түләүләр кайсы очракларда кирәк булырга мөмкин? Әгәр сезнең түләү узмаса яки хаталар – төгәл булмаган белешмәләр белән узса. Мондый очракларда квитанцияләр сезгә алга таба башкарылган түләүләрдә ялгышмаска һәм коммуналь хезмәтләргә бернинди дә түләячәк әҗәтләрнең булмавын расларга яисә Сездән акчаның китүе, ләкин төгәл булмаган белешмәләр белән икәнлеген дәлилләргә булышачак. Квитанцияләрне күпме сакларга кирәк? Квитанцияләрне саклауга бәйле конкрет чор закон дәрәҗәсендә билгеләнмәгән. Ләкин РФ Гражданлык кодексында (196 статья) дәгъва белдерү срогы – судка мөрәҗәгать итәргә һәм сезнең тарафтан түләүнең гамәлгә ашырылганлыгы турында дәлилләргә мөмкин булган срок дигән төшенчә бар. Ул 3 ел тәшкил итә. Ягъни түләү кәгазьләрен сакларга кирәкле минималь вакыт 3 ел тәшкил итә, судлар еш кына аннан күбрәк вакыт узгач та дәгъваларны кабул итә һәм суд карары өчен сезнең шартлар җитәрлек булырга мөмкин.
Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре кулланучылар базарында катнашучылар арасында чаралар уздыра.
2019 елның 19 мартында Әтнә районының Зур Әтнә авылындагы сәүдә комплексында шәхси эшкуар В.А.Ленингның "Билайн" кәрәзле элемтә салонында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең ТБ белән берлектә кулланучылар һәм сатучылар өчен чара уздырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Кулланучыларның хокукларын яклау көне барлыкка килүнең тарихы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең вазыйфалары һәм бурычлары турында сөйләде. Очрашу вакытында бирегә килүчеләргә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде. Россия Федерациясе Гражданлык кодексының, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды. Семинарда сатып алучы сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны алмаштыру яки кайтару турында таләп иткәндә конкрет хәлләр һәм сатучыларның гамәлләре каралды, хуҗалык итүче субъектларга планлы һәм планнан тыш тикшерүләр уздырылганда якларның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирелде.
Кулланучыларга үзләренең кулланучы хокукларын ничек итеп дөрес һәм цивилизацияле тормышка ашырырга кирәклеге турында аңлатылды. Дәгъваны һәм (яки) судка шикаятьне ничек итеп дөрес һәм грамоталы әзерләргә кирәклеге турында аңлатылды. Кулланучылар, үз чиратында, кесә телефонын, планшетны, телефон гарнитурын товарда җитешсезлекләр ачыклану сәбәпле кайтарып бирү, ремонтлау сроклары, начар кәрәзле элемтә турында сораулар яудырды.
Чара барышында мәгълүмат материаллары таратылды.
Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең ТБ, "Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБССУ хезмәткәрләре белән берлектә, Алабуга муниципаль районы авыл торак пунктларында (Морт, Танай, Олы Шүрнәк авыл җирлекләре) урнашкан урта белем бирү мәктәпләрендә 8-11 сыйныфларда укучылар арасында сыйныфтан тыш дәресләр уздырылды, аларда "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре белән узган Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне турында сөйләделәр.
Өлкән сыйныфларда укучы балаларны "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп нигезләмәләре белән таныштырдылар, балалар кулланучыларның хокуклары турында һәм үз хокукларыңны яклау өчен кайсы оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында белде.
Очрашу азагында "Кулланучы, үз хокукларыңны якла!" исемендә эшлекле уен уздырылды. Катнашучыларның барысына да кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдә булган законнар аңлатылган брошюралар һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмат белешмәлекләре таратылды.
2019 елның 18 мартында Кукмара районының Күкшел авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдертдинов катнашында урынга чыгып гражданнар кабул ителде. Гражданнар кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсенә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте. Шул ук көнне авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар-уку да уздырылды.
Әлеге чарада сәүдә өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара барышында мәгълүмат буклетлары һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.
2019 елның 18 мартында, Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне кысаларында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ТР Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре белән берлектә Чаллы шәһәренең "Арзан" сәүдә үзәгендәге эшкуарлар һәм кулланучылар янына бардылар. Очрашу барышында профилактика чарасы – консультацияләү өстәле оештырылды, анда кулланучы базарына кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшү булды.
Бүген цифрлы технологияләр күп кенә хезмәтләрнең һәм товарларның холкын үзгәртте. Кулланучы базары үсешендә җәмгыятьне цифрлаштыру, хезмәт күрсәтүләргә һәм товарларга онлайн түләү культурасының барлыкка килүе, ТКХ, мобиль элемтә һәм интернет хезмәтләре өчен автомат рәвештә түләүләрне көйләү төп тренд булып тора. Очрашу барышында яшь кулланучылар белән нәкъ әлеге тема хакында фикер алышынды. Шулай ук товарларны кайтару һәм алмаштыру мәсьәләләре турында да сүз булды.
Букча замогындагы тоткычның сынуы завод брагы булып санала аламы, сыйфаты тиешле булган оек-оекбаш товарлары алмаштырылырга яки кайтарып бирелергә тиешлеме, кисеп сатылган яки завод төргәгендә сатылган өстәл җәймәләре кайтарыла аламы, эшкуарларга һәм кулланучыларга бүлек белгечләре әнә шундый четрекле һәм борчыган сорауларга җавап бирергә тырышты.
Кулланучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының статьялары, РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең төп пунктлары, асылда сыйфатлы мебель комплектын кайтарып бирү мөмкинлегенең булмавы турында аңлатылды.
Очрашу уздыру кысаларында "Управдом" һәм "ДНС" кибетләрендә кулланучыларның үзара мөнәсәбәтләренә кагыла торган актуаль темаларга мәгълүмат белешмәлекләре таратылды: "Сыйфатлы товарларны алмаштыруга һәм кайтарып бирүгә кулланучының хокукы", "Үрнәкләр буенча товарлар сату", "Интернет-сатып алулар" һәм башкалар. Халык белән очрашулар барышында буклетлар тарату үзенә күрә нәтиҗәле мәгъүмати-аңлату эше булып тора. Белешмәлекләрдәге мәгълүматларның юнәлеше кыска, бу исә кулланучыга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә үзен борчыган сорауга тиз арада җавап табарга һәм аны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Сәүдә үзәге хакимияте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләренә шәһәрдә яшәүчеләрнең кулланучы буларак белем дәрәҗәсен арттырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты "Минем шәҗәрә" конкурсларын: "Минем шәҗәрә" республика балалар-яшүсмерләр генеалогик тикшеренүләре конкурсын һәм "Минем шәҗәрә" республика генеалогик тикшеренүләр конкурсын уздыра.
Конкурсларның максаты – гаилә кыйммәтләренә булышлык күрсәтү һәм теләктәшлек белдерү, балаларда һәм яшьләрдә үз гаиләсенең тарихын белүгә кызыксыну уяту, гаилә шәҗәрәләренә бәйле традицияләрне торгызу.
Конкурсларның бурычлары – гаилә тарихының ил һәм туган төбәк тарихына мөнәсәбәтен өйрәнү нигезендә балаларны һәм яшьләрне патриот итеп тәрбияләүгә булышу; гаилә традицияләрен һәм буыннар арасындагы багланышларны ныгытуга булышу; тарихи-шәҗәрә тикшеренүләренә бәйле гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү; архив материаллары белән эшләү, тарих, туган төбәк турында һәм сәнгать әсәрләрен укуга җәлеп итү.
Конкурсларны уздыру турында нигезләмәләр Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында "Эшчәнлек" бүлегенең "Грантлар, архив конкурслары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан 8 нче сыйныфта укучы балалар өчен кулланучы дәресе уздырылды.
Белгечләр "Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне" барлыкка килү тарихы турында, кулланучының төп сигез хокукы турында сөйләде. Мәктәп укучыларына "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп нигезәләрен аңлаттылар, сыйфатсыз товарлар сатып алганда барлыкка килә торган низаглы хәлләрне хәл итү тәртибе турында, көнкүреш билгеләнешендәге техник катлаулы товарларны сату, башкарылган эшләрнең җитешсезлекләрен ачыклау үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Товарлар сатуның дистанцион ысулы хәзерге вакытта бөтен дөнья буйлап бизнеста иң алгарышлы үсеш алучы һәм перспективалы юнәлешләрнең берсе булып тора. Белгечләр "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 26.1 статьясы, РФ Хөкүмәтенең 2007 елның 27 сентябрендәге 612 номерлы карары белән расланган Товарларны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләре белән таныштырдылар. Әңгәмә җанлы рухта узды. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы турында фикер алышканда ачыкланганча, укучылар үзләре дә кием-салымны, аяк киемнәрен, товарларны интернет-кибетләрдән сатып ала икән. Шуңа күрә дә: "Товардан баш тарту чоры кайсы көннән исәпләнә башлый?" – дигән сорау актуаль булды. Балаларга "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасы буенча уздырыла торган республика олимпиадасы турында мәгълүмат җиткерелде. Очрашу азагында территориаль орган белгечләре актуаль темалар буенча кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар таратты.
Ютазы районының шәһәр тибындагы Урыссу поселогының "Радуга" кибет-пекарнясында шәхси эшкуар И.Р.Гыймаевның хуҗалык итүче субъекты хезмәткәрләре өчен семинар узды. Чара ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева тарафыннан Башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге башлыгы Г.Г.Габдрахманова белән берлектә уздырылды.
Эшкуарның төп эшчәнлеге икмәк-кабартма һәм макарон эшләнмәләре җитештерүдән гыйбарәт. Күп еллар дәвамында җирле җитештерүче буларак, ул күп кенә мәктәпләрне, районның мәктәпкәчә һәм медицина учреждениеләрен икмәк-кабартма продукциясе белән тәэмин итә. "Гыймаев икмәге" районда гына түгел, ә күрше Октябрьскида да атаклы һәм зур сорау белән файдалана.
"Ипи пешерү җиңел эш түгел, – дип сөйли Г.М.Гыймаев, – ул гаугалануны кичерми. Ипи пешерү эшенә тынычлап, ачык күңел белән керешергә кирәк. Ул чакта нәтиҗәсе дә яхшы булачак, эше дә алга китәчәк. Безнең эштә төгәллек бик мөһим: рецептураны, температура режимын, технологик процессны сакларга кирәк, югыйсә кирәк булганча килеп чыкмаячак. Әгәр продукцияне мичтә күбрәк яки азрак тотсаң, батоннар шундый тәмле һәм күпереп тора торган булмаячак", – ди эшкуар.
Яшел Үзән шәһәренең "7 дней" кибетләре челтәрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре катнашында "Яшел Үзән икмәк комбинаты" ЯАҖ, "Кондитерское ателье" ҖЧҖ җитештерелгән яңа икмәк-кабартма ризыкларына дегустация уздырылды. Дегустация "Ирма" ҖЧҖ №3, "Март" ҖЧҖ №1 кибетләрендә узды. "7 дней" кибетләре челтәрендә мондый чараларны үткәрү инде традициягә әверелде. Кулланучылар хөкеменә җиде атамалы ризык тәкъдим ителде: "Маисовый" икмәге, кетердәп торучы "Шотландские" ипие, "Чизкейк" торты, "Лимонлы-эремчекле пай" пирожные, чүпрәсез "Трапезный" икмәге, "Актипан" ипие. Кулланучылар чүпрәсез "Трапезный" икмәге белән кызыксынды, аның составына борчак сүсе, салат куасы белән бодай оны, фермент препаратлары керә, шуның нәтиҗәсендә камыр әчетелә. Яңа продукция – 600 гр авырлыгындагы "Чизкейк" торты күрсәтелде – татлы комсыл камыр эченә йомшак эремчелек-сырлы эчлек кыстырылган. Дегустация барышында әлеге продукция шәһәр халкында зур кызыксыну уятты. "Яшел Үзән икмәк комбинаты" ЯАҖ маркетинг һәм реклама буенча менеджеры Екатерина Скрябина шәһәр халкына һәм районда яшәүчеләргә күрсәтелгән продукция һәм аның дәвалау үзлекләре турында сөйләде. Чарада катнашучылар дегустация турында үзләренең фикерләрен белдерә алдылар. Тәкъдим ителгән ризыкны тәме буенча татып карап, кулланучылар аны сатып та ала алды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре тарафыннан чара барышында катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат материаллары таратылды: буклетлар һәм "Вестиник потребителя Татарстана" газетасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә пенсионерлар һәм инвалидлар белән әңгәмә уздырды.
Сөйләшү барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында сөйләнде. Сыйфатсыз товарны кайтару, алмаштыру тәртибе турында, товарга гарантияле ремонт ясау һәм аның сыйфатын тикшерү сроклары, формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки тупланышы буенча туры килмәгән товарны алмаштыру ихтималы турында аңлатып узылды.
Һәр кулланучы грамоталы булырга, үзенең хокукларын яклый белергә тиеш, ә зарурилык очрагында, ул һәрчакта да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре ярдәменә өмет итә ала.
Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җавап алды һәм, мондый чаралар ешрак уздырылсын иде, дигән теләк белдерде.