Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көнен уздыру кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре "Татспиртпром" АҖ продукциясенә дегустация уздыруда катнашты. Чаралар "Челны Хлеб" сәүдә йорты" ҖЧҖ, "Оптовик" ҖЧҖ кибетләре челтәрендә, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләренең "Эссен" кибетләрендә узды.
Киштәләрдә сыйфатлы товарларның күп төрле булуы – теләсә кайсы кибет уңышының нигезе булып тора, бу хәл клиентларны җәлеп итә. "Челны хлеб" кибетләре челтәре җирле җитештерүдәге товарларга дегустация уздыра, аларда кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре дә катнаша, бу вакытта кулланучылар белән турыдан-туры аралашу үткәрелә. Килүчеләрнең барысы да "Татспиртпром" АҖ җитештерелгән, тәкъдим ителгән шәраб эчемлекләрен бик теләп татып карады. Җиңелчә уйнаклап торучы эчемлек тәме дегустациядә катнашкан һәркемнең күңеленә хуш килде. Татып каралган эчемлекләрнең тәм сыйфатлары сатып алучылар тарафыннан югары бәя алды һәм, һәр сатучы әрҗәсендә пәйда булып, үзләре өчен үзләре "сөйли" иде.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре сатып алучылар белән аралашты, кулланучылар базарында хокук бозулар өлкәсендәге сорауларга җавап бирде. Катнашучыларның барысына да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар таратылды, шулай ук "Кайнар линия" телефонының эше турында да мәгълүмат җиткерелде.
Татар АССР оешуның 100 еллыгына һәм Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларны уздыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Яшел Үзән районының Нурлат урта гомуми белем бирү мәктәбендәге "Туган төбәкләр" музеенда булды. Мәктәп музее өстәмә белем бирүнең тәрбияләү һәм танып белү кыйммәте булган материалларны җыю, тикшерү, эшкәртү, рәсмиләштерү һәм пропагандалау барышында укучыларның иҗат итү сәләтен, активлык, мөстәкыйльлек дәрәҗәсен үстерә торган бер формасы булып тора.
Бөгелмә шәһәренең 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан унынчы сыйныфта укучылар белән чираттагы очрашу уздырылды.
Укучыларга кулланучы хокуклары турында, кайда һәм ничек итеп аларны яклап булуы турында сөйләделәр, тормыштан алынган хәлләрне карадылар.
Интерактив тактада проектор ярдәмендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Кулланучыларның хокукларын яклау порталының эше күрсәтелде.
Шулай ук узып киткән Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне турында да сөйләделәр.
Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре кулланучыларның хокукларын яклау буенча республика олимпиадасы турында да искәртеп уздылар.
Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көнен уздыру кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан Лениногорск районы буенча бизнес бергәлекләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге билгеле бер күнекмәләргә һәм белемнәргә өйрәтә торган семинарлар уздырылды. Семинар темасын хуҗалык итүче субъектлар үзләре сайлады. Укулар барышында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдә булган законнарның нормалары аңлатыла. Сыйфатлы азык-төлек товарларын сатуга махсус игътибар бирелә.
Әйтик, территориаль орган хезмәткәре Алла Нуртдинова "Торты" һәм "Торос-молоко" кибетләрендә сатучылар өчен өйрәтү семинарын уздырды.
Апас үзәк район китапханәсендә күп еллардан бирле "Сүнмәс дәрт" дигән клуб эшләп килә. Клубта катнашучылар өчен файдалы очрашулар һәм чаралар оештырыла. Шундый чараларның берсе Кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланды. Очрашуда пенсия фонды, социаль яклау, мәгариф бүлеге каршындагы психологик ярдәм бүлеге һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре катнашты. Очрашу барышында пенсия реформасы, пенсияне яңадан исәпләтү, компенсация түләүләренең күләмнәре кебек актуаль темалар турында сөйләшү булды. Көндәлек ыгы-зыгылы тормышта мөһимлеге буенча актуальлеген җуймаган кулланучыларның хокукларын яклау темасы буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы әйдәп баручы белгече – эксперт Г.Н.Абдрахманова чыгыш ясады. Өлкән буын кулланучылар сыйфатсыз азык-төлек товарларын кайтарып бирү шартлары, сыйфатсыз техник катлаулы товарларны кайтарганда нәрсәләрне белеп тору кирәклеге, бүләк сертификатын акчага әйләндерү шартлары турында кызыксынды. Очрашу дустанә шартларда узды, ә тыңлаучылар темалар турында фикер алышуда актив катнашты.
Чараны уздыру барышында катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат материаллары таратылды: буклетлар һәм "Вестиник потребителя Татарстана" газетасы.
Җирле үзидарә органнарын кулланучыларның хокукларын яклау эшенә җәлеп итүне активлаштыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева, Баулы муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге әйдәп баручы белгече Индира Низамова белән берлектә, Баулы шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә балалар өчен таныштыру дәресен уздырды. Дәрес барышында белгечләр балалар да, өлкәннәр дә белеп торырга тиешле кулланучыларның хокуклары турында сөйләде. Аларның барысына да Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан төрле темаларга эшләнгән белешмәлек-буклетлар таратылды.
Әлеге мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме дәресләреннән укытучылар өчен дә очрашу узды, анда өлкән сыйныф укучыларының 2019 елда кулланучыларның хокукларын яклау буенча Республика олимпиадасында катнашуына кагылышлы мәсьәләләр турында сүз барды.
"Әйе, мин кулланучы!" – Чаллы шәһәренең 10 нчы урта мәктәбендә 2А сыйныфында укучы бала сорауга шулай дип җавап бирде. Чаллы территориаль органы белгечләре иң нәни, ләкин бик актив кулланучылар белән очрашу уздырды. Икенче сыйныфта укучы балалар белән очрашу "Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне"нә багышланды.
Очрашу "Кем ул кулланучы?", "Сез кулланучымы?" билгеләмәләреннән башланып китте. Ир баланың җавабы: "Әйе, мин кулланучы! Мин әнигә сөт алырга булышам", – дип яңгырады горур рәвештә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре укучыларга "Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне"н уздыру турында сөйләде. 2019 елда Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненең шигаре: "Trusted Smart Products" – Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" – сыйныфтагыларны аеруча җанландырып җибәрде. Балалар смарт-җайланмалардан бик актив файдалана, болар – сәгать, телефон, планшет, телевизор.
Укучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп статьяларын, РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды. Алар өчен: "Телефон артык кызса, нишләргә?", "Сыйфатсыз товар алсаң, акчаны ничек кайтарырга?" кебек сорауларның җавабы кызыклы иде.
Укучыларның барысы да кулланучыларның хокукларын яклау турында файдалы мәгълүмат урнаштырылган буклетлар алды.
Азнакай шәһәрендә кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халык кабул ителде. Территориаль бүлек башлыгы урынбасары И.Г.Дружков, бүлекнең баш белгеч-эксперты Р.Ф.Хәсәншина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Л.Р.Мурзина гражданнарны кабул итте һәм консультацияләде. Кулланучыларга РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы нигезендә аңлатмалар бирелде. Асылда, сатучыларга дәгъва белән мөрәҗәгать итү, шулай ук, судка кадәрге мөрәҗәгатьләр канәгатьләндерелмәгәндә, судка шикаять белән мөрәҗәгать итү тәртибе каралды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәре Р.Д.Яппарова ТР Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәгенә килүчеләр белән традицион очрашу уздырды. Очрашу вакытында кулланучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде, кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматның булуы, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, кайтавазлар һәм тәкъдимнәр кенәгәсен бирү турында таләпләр аңлатылды. Бирелгән сорауларга аңлатмалар бирелде, беренче ярдәм күрсәтелде, мәгълүмати материаллар таратылды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан шәһәрнең мәдәният һәм ял паркында кулланучыларның хокукларын яклау буенча консультацияләү пункты оештырылды һәм үткәрелде.
Чара кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрне популярлаштыру һәм сеңдерү максатында, кулланучылар базарында низаглы хәлләр барлыкка килүдән саклау, ә алар барлыкка килгәндә мәсьәләне законнарга ярашлы итеп хәл итү йөзеннән оештырылды.
Чара барышында халыктан сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыру, срокларның бозылуы турында; яраклылык вакыты узган товарларны сатып алганда нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында; товарның сыйфатына тикшерүнең нинди срок дәвамында уздырылуы турында һ.б. сораулар бирелде. Шулай ук ТР "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итә алу мөмкинлегенә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.
Катнашучыларның барысына да "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, кулланучылар өчен файдалы киңәшләр белән брошюралар һәм буклетлар тапшырылды.