Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, "Алкоголь" операциясен уздыру барышында Әлмәт шәһәрендәге сыра кибетләренең берсендә тиешле товар-теркәү документларыннан башка сыра һәм сыра эчемлекләрен сату факты билгеләнде. Карау барышында төрле атамадагы 409 литр сыра һәм сыра эчемлеге легаль булмаган әйләнештән алынды. Намуссыз сатучыга карата гамәлдәге законнар нигезендә чаралар күреләчәк.
ТР Әтнә муниципаль районының Күнгәр авыл җирлегендә гражданнар кабул ителде, әлеге чарада авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина катнашты.
Чараның максаты халыкны агартудан һәм, сатучы тарафыннан хокуклары бозылган очракта үзләренең кулланучы буларак законлы хокукларыннан файдалана алсыннар һәм үз мәнфәгатьләрен яклый алсыннар өчен, аларның кулланучы буларак белем дәрәҗәсен арттырудан гыйбарәт иде.
Очрашу барышында гражданнарга кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарның нормалары турында җиткерелде, товарның сыйфатына, куркынычсызлыгына карата, мәгълүмат алу, зыянны каплау буенча кулланучының төп хокуклары турында бәян ителде. Сатучы бәхәсне дәгъва белдерү тәртибендә, судка кадәрге тәртиптә хәл итүдән баш тартканда каралган мөрәҗәгатьләрдән һәм суд тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Интернеттагы "Кулланучыларның хокукларын яклау" сайтының эше турында да искәртелде, анда дәгъва үрнәкләрен һәм күп кенә файдалы һәм кирәкле мәгълүматларны табарга була. Белгечләр Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итә алу мөмкинлеге турында да искәртеп узды.
Бүген Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны кабул итә. Гражданнарны кабул итү барышында алкогольле продукцияне ваклап сатуны лицензияләү; кулланучыларның хокукларын яклау буенча дәгъва эшчәнлеген гамәлгә ашыру; башка контроль хезмәтләре һәм хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сүз барды.
Арча муниципаль районында 2019 елның ике айлык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләренә күзәтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларның типик хокук бозуларына күзәтү ясау мәсьәләсе буенча эшче штабның киңәйтелгән утырышы узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең сыра кибетендә гомуми литражы 400 литр күләмендә 12 исемдә сыра һәм сыра эчемлеген законсыз сату фактын ачыклады. Алынган продукция буенча товар-теркәү документлары юк иде, сыраның бер өлешенең яраклылык вакыты узган булып чыкты. Сыраны һәм сыра эчемлекләрен алкоголь продукциясен ваклап сату өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозып саткан шәхси эшкуарга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны консультацияләде. Кизү тору Баулы шәһәре, Пушкин урамы, 25 нче йорт адресы буенча "Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк" муниципаль бюджет учреждениесе филиалы бинасында узды.
Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең күбесе үзләрендә еш кына барлыкка килә торган кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән Баулы шәһәрендә Грюнов урамы буенча 14 нче йортта урнашкан (тел.: (85569) 5-33-16) Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре урнашкан урын буенча гына түгел, ә дүшәмбе көннәрендә безнең хезмәткәр ай саен кизү торган КФҮ ДБУ филиалы бинасына да мөрәҗәгать итә алу мөмкинлегенә ияләшкән.
Кизү тору барышында көнкүреш билгеләнешендәге техник катлаулы товарларда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучыларның хокукларын яклау турында, сыйфатлы товарларны, шулай ук җитешсезлекләре булган товарларны (тегелгән һәм тукылган эшләнмәләр, кул сәгатьләре) алмаштыруга һәм кайтаруга бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде. Мөрәҗәгать иткән гражданнарга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарның аерым нигезләмәләре турында аңлатып үтелде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече Александр Кранатов 13 нче китапханәдә Казан пенсионерлары өчен чара уздырды. Чарада катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре турында җиткерелде. Очрашу вакытында белгеч түбәндәге темаларны аңлатып узды:
- "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы таләпләре һәм аны куллану тәҗрибәсе;
- Кулланучыга ул сатып ала торган товарлар/эшләр/хезмәтләр турында мәгълүмат бирү;
- Кулланучы товарын сату;
- Кулланучыларга эшләр башкару/хезмәтләр күрсәтү;
- Товарлар сатуның дистанцион ысулы/товарларны үрнәкләр буенча сату;
- РФ Хөкүмәте карарлары;
- Ремонт чорына башкасын биреп тору яки аналогик товарга алмаштыру турында таләп кагылмый торган, озак файдаланудагы товарлар исемлеге;
- Товарларда җитди җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучыларның аларны алмаштыру таләбе канәгатьләндерелергә тиешле техник катлаулы товарлар исемлеге;
- Кайтарып бирелергә яки алмаштырылырга тиешле булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге.
2019 елның 29 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкоголь продукциясе буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак, анда республиканың сәүдә объектларында сатыла торган премиум классына караган аракыларга дегустация уздырылачак.
2019 елга ТАССР оешуның 100 еллыгын билгеләп үтүгә багышланган чараларны уздыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре өчен Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасының "Радиоприбор" сәнәгать предприятиесе музеена экскурсия оештырылды.
1960 нчы елларның икенче яртысы безнең дәүләт тарихында махсус урын алып тора, чөнки ил икътисады өчен ул "Алтын биш еллык" дип аталучы чор була. Казанның "Радиоприбор" заводының илдә навигация аппаратурасын, хәрби авиация өчен дәүләти танып белү чараларын чыгаручы бердәнбер предприятие булуын исәпкә алганда, республиканың нефть районнарында аның филиалларын оештыру тәкъдиме җиткерелә.
Шулай итеп, 1967 нче елда Әлмәт шәһәрендә "Радиоприбор" филиалы ачыла. Җитештерелә торган продукция сыйфатына таләпләр һәрчакта да гадәттән тыш югары була һәм шундый булып кала бирә. 1979 нчы елда завод лабораториясендә эшләнмәләрнең барлык күп санлы номенклатурасы сынау уза, МИГ-31 истребителе өчен иң яңа эшләнмәләр җитештерүгә һәм аны сынап карауга әзерлек башлана, 40 елдан соң да үзенең техник мөмкинлекләре буенча дөньяда тиңдәшсез булып кала бирә.
Үзенең үсеш алган чорында Әлмәт шәһәренең абруйлы, илдәге фәнсыешлы "Радиоприбор" хәрби-сәнәгать комплексы заводы СССРның 17 авиатөзелеш заводына махсус продукция китереп тора. Заводта һөнәри сыйфатлары буенча да, кешелеклелек мөнәсәбәтләре буенча да, уникаль коллектив формалаша.
1985 нче елда башланган үзгәртеп корулар барышында демократия, сүз иреге, кеше хокукы дигән төшенчәләр килә. Массакүләм мәгълүмат чаралары "салкын сугыш"ның тәмамлануы турында сөйли башлый, әйләнешкә "конверсия" сүзе килеп керә. Хәрби-сәнәгый комплексының хронологик конверсиясе илдәге халык хуҗалыгының базар икътисадына күчү процессы белән генә түгел, ә СССР таркалган чорга да тәңгәл килә. 1992-1993 нче елларда төп эшләнмәләрне җитештерү күләмен кыскарту "Радиоприбор" берләшмәсенең таркалуына китерә, Әлмәт Радиоприбор заводы мөстәкыйль эшли башлый. Завод директоры Р.Ф.Вәлиев истәлекләреннән: "1990 нчы еллар башында завод биналарына ау башланды. Ниндидер кешеләр килде һәм корпусларның берсендә төнге клуб ачарга тәкъдим иттеләр. Минем бик каты ачуым чыкты: хәрби-сәнәгый корпус өчен иң әһәмияле эшләнмәләр – ерак ара приемниклары чыгарылган цехны төнге клубка әверелдерергә! Мин Н.С.Хәйдәровны чакырттым һәм бинаны ничек итеп коткарып булуы турында хәл итә башладык. Аны "мобилизация куәтләре" категориясенә күчерү мөмкин булды. Шулай итеп, бинаны коткарып калдык, ә соңрак КАИ өчен укыту мәйданчыгы итеп тапшырдык".
2009 нчы елда, РФ Хөкүмәте боерыгы нигезендә, антенна-фидер системалары һәм якын навигация чараларын җитештерүче предприятие буларак, завод янә Россия Федерациясенең стратегик предприятиеләре исемлегенә кертелә.
2017 нче елда завод үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп узды. Үткән юл җиңелләрдән булмады. Хезмәт коллективы аны, җиңүләрне һәм җиңелүләрне уртаклашып, кризислы вакытларны узып һәм яңа үрләр казанып, ил белән бергә узды.
"Әлмәт "Радиоприбор" заводы" АҖ өчен, элеккегечә, дәүләт оборона заказын үтәү әһәмиятле булып тора. Биредә бөтен гомерен эшләп уздырган ветераннар предприятиедәге махсус атмосфераны бертавыштан ассызыклый, биредә үзара ярдәмләшү, коллективизм рухы көчле. Аны саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру – шулай ук, производство тәҗрибәсен тапшырган кебек үк, әһәмиятле бурычларның берсе.
Территориаль орган хезмәткәрләре өчен "Радиоприбор" заводының тәрҗемәи хәле бик якын, чөнки биредә аларның якыннары, ата-аналары бик күп еллар дәвамында эшләгән.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан бизнес бергәлегенең хокукый белем дәрәҗәсен арттыру буенча, шул исәптән эш башлап җибәрүче эшкуарлар өчен, чаралар комплексы уздырыла.
Әлеге чараларның максаты үсеш алган көндәшлек тирәлеген формалаштырудан, гамәлдәге законнарның хокук нормаларын исәпкә алып, инновацион активлыкны стимуллаштырудан гыйбарәт. Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан мәгълүмати һәм норматив ярдәм итүне үз эченә алган тулы бер чаралар комплексы тормышка ашырыла. Чараларның күпчелеге "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" озак сроклы максатчан программасын бергәләп үтәү кысаларында гамәлгә ашырыла.
Территориаль орган хезмәткәрләре кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлаталар, семинарларда, лекцияләрдә эшкуарларга һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында түләүсез консультация ярдәмен күрсәтәләр. Әйтик, эшкуарлар гозере буенча, территориаль орган хезмәткәрләре Азнакай шәһәрендәге шәхси эшкуар Ф.Г.Харисовның "На Островского" кафесында, шулай ук Баулы шәһәренең "Первый сотовый" кәрәзле элемтә салонында өйрәтү лекцияләрен уздырды.