2019 елның 28 мартында, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә халык белән үзара хезмәттәшлек итүне оештыру һәм бу өлкәдә кешеләрнең хокукый белем дәрәҗәсен арттыру максатында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Айрат Шәйхетдинов Казан шәһәренең Авангардная урамы буенча 74 йорт адресында урнашкан Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәктә чираттагы очрашуны уздырды.
Очрашу вакытында кулланучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1997 елның 15 августындагы 1025 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре турында аңлатылды.
Халык белән очрашу вакытында кулланучыга шәхси эшкуар һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында кирәкле мәгълүматны бирү турында; шартнамә (квитанция) рәсмиләштерү турында; товар өчен түләү тәртибе; товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучының хокуклары турында; сатып алучыдан шикаятьләрне кабул итү һәм дәгъваларны карау сроклары турында сөйләштеләр.
Чарада катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, товарларны сатучы һәм хезмәт күрсәтүчеләр турында кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматның булуына карата таләпләр, хакы түләнгән товарга яки күрсәтелгән хезмәткә товар чекларын бирү, кайтавазлар һәм тәкъдимнәр кенәгәсен бирү турында аңлатып узылды.
2019 елның 27 мартында Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Альберт Саттаров җитәкчелегендә Алкоголь базарындагы хәлне җайга салу буенча координацияләү советы утырышы булды. Киңәшмәдә район территориясендә алкоголь базарындагы вәзгыятькә кагылышлы мәсьәләләр: 2019 елның 2 аенда алкогольле продукцияне сату турында, мобиль төркем эше турында, контрольлек эшчәнлегенең нәтиҗәләре, "Халык контроле"нә килгән заявкаларны карау, алкоголь продукциясен китертү һ.б. турында фикер алыштылар. Барлык мәсьәләләр дә комиссия рәисенең контроленә алынды. Координацияләү советының киләсе утырышы 2019 елның 24 апреленә билгеләнде.
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган чараларга әзерләнү һәм аларны уздыруның 2019 ел планын үтәү максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Җиңү паркына бардылар.
Кайчандыр сазлыклы җирдән гыйбарәт булган парк территориясе әле узган гасырның 70 нче елларында ук үзләштерелә башлый. Анда агачлар һәм куаклар утыртыла, аларның саны Бөек Ватан сугышы чорында узган көннәр һәм төннәр исәбенә тигез була – 1418. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50 еллык юбилее мемориаль комплекс төзелеше тәмамланган чорга туры килә, Казандагы Җиңү паркы исә тулысынча 2005 елда, бөек бәйрәмнең 60 еллык юбилее уңаеннан ачылды.
Казанның Җиңү паркы 27 ел төзекләндерелә. Шушы вакыт эчендә Бөек Ватан сугышы чорында файдаланылган күп санлы объектлар туплана.
Мәңгелек ут мәрмәрдән ясалган табличкалы пантеон белән әйләндереп алынган. Аларда сугышта катнашкан, Советлар Союзы Герое мактаулы исеме бирелгән ике йөз кешенең исеме, шулай ук Дан орденына лаек булган егерме тугыз кавалер исеме чокылган. Янәшәсендә Татарстан Республикасында формалаштырылган җиде ату дивизиясенең макетлары урнаштырылган. Һәр ел саен 9 май көнне паркта шәһәр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең чираттагы бәйрәм елын билгеләп үтә. Бу көнне биредә күпсанлы тантаналы чаралар уза: концертлар һәм ачык һава астында төрле тамашалар, уен һәм спорт ярышлары, Мәңгелек утка чәчәк салу йоласы гамәлгә ашырыла.
Паркның эчке бер өлешендә бирегә килгән кунаклар өчен биеклеге 42 метрлы Җиңү һәйкәле урын алган. Аның нигез өлешендә олпат хәрбинең һәм кулларында сабый бала тоткан кайгыртучы ананың сыннары бар.
Күп шәһәрләрдәге мондый парклар үз территориясендә хәрби техника музейларын да урнаштыра. Казанның Җиңү паркында хәрби техника мәйданчыгы бик зур. Биредә мөмкин булган барлык төр танклар, артиллерия кораллары, вертолетлар, самолетлар урнашкан; барча техниканың торышы да яхшы хәлдә.
Паркта баш ию урыны бар, ә аллеяның һәрберсе билгеле бер гаскәр төренә багышлана. Аналар һәм толлар аллеясы да бар.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Инспекция җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структура бүлекчәләре җитәкчеләре белән ай саен уздырыла торган хисап киңәшмәсе узды. 2019 елның февраль аенда алкоголь базарындагы торышны контрольдә тоту буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эш йомгаклары турында доклад белән җитәкче урынбасары Рөстәм Арсланов чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең төп бурычы – республикада кулланучыларның якланганлык дәрәҗәсенең иң югары ноктасына ирешү турында җитәкче урынбасары Фәннур Хәммәтов чыгыш ясады. Киңәшмә барышында максатчан тикшерүләрнең нәтиҗәләре турында җиткерелде, территориаль органнарның гамәли эшчәнлегендә коррупциячел хәлләр исемлеген куллану формалары һәм нәтиҗәләре турында, персональ белешмәләрне яклау торышы турында сөйләштеләр.
Артык чыгымнар тотмыйча гына сатып булганда, нигә әле алкоголь продукциясен ваклап сатуга лиценция булдыру, җайланмалар урнаштыру һәм аны БДАМС системасына тоташтырган өчен акча сарыф итәргә, ди. Казан шәһәренең Париж Коммунасы урамында урнашкан "Каретный двор" кафесында, күрәсең, шулай фикер йөрткәннәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, гражданнарның аң булуы аркасында, югарыда күрсәтелгән адрес буенча тиешле рөхсәттән (лицензиядән) башка гына алкоголь продукциясен сату фактын инде беренче генә ачыкламый. Алдагы шундый ук хокук бозу очрагыннан соң бина хуҗаларына лицензия алу өчен кирәкле барлык документларны да җыярга тәкъдим ителсә дә, эшкуарлар болай да ярап тора, дип карар иткән, күрәсең. Ләкин 2017 елдан башлап алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендәге хокук бозулар өчен җаваплылыкның катгыйлануын, штраф суммаларының шактый артуын исәпкә алмаганнар.
Ә иң мөһиме – мондый биналарга килүчеләр билгесез урында җитештерелгән алкогольне эчеп, үзләренең сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин.
Эшкуарлар белән уздырыла торган профилактика эшенә, алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә гамәлдә булган законнарның барлык үзгәрешләрен аңлатып торуга карамастан, кайбер бизнес вәкилләренә "диңгез тубыктан". "Халык контроле" ДМС системасына килгән мәгълүматны тикшерү буенча уздырылган чираттагы рейдларның нәтиҗәләре билгеле. Мисал өчен, Казан шәһәренең Голубятников урамында урнашкан стационар булмаган объектка бәйле рәвештә сыра һәм сыра эчемлекләре берничә тапкыр тартып алынган эшкуарларның берсен, закон бозуын дәвам иткәне аркасында, янә административ җаваплылыкка тарттылар. 2018 елның сентябрендә әлеге адрес буенча шундый ук объект инде сүтелгән иде. Хәзер шул ук урында диярлек яңасы пәйда булган. Әлеге мәгълүмат объектны сүтү буенча чаралар күрү өчен вәкаләтле органга юлланган.
Шулай ук төнге чорда алкоголь сату эше дә дәвам итә. Мондый фактлар Казан шәһәренең Солидарность һәм Лукин урамнарындагы сәүдә объектларында ачыкланган.
Казанда "Казан дусларын каршы ала" II Россиякүләм фестиваль-конкурсы ачылды. Конкурска гомуми белем бирү мәктәпләреннән иҗат коллективлары һәм солистлар, һәвәскәрләр дә, профессиональ колективлар да, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләреннән төрле жанр һәм юнәлеш буенча өлкән коллективлар килде.
Фестивальнең максаты һәм бурычлары Россия Федерациясе территориясендә яшәүче барлык халыкларның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау нигезендә үсеп килүче яшь буынны гражданин-патриот итеп тәрбияләүдән гыйбарәт. Балаларны һәм яшүсмерләрне Россия тарихын өйрәнү, шәһәрдәге тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне карау нигезендә төрле яклап үстерү. Буыннан-буынга күчеп килүче гореф-гадәтләр нигезендә яшүсмердә әхлакый тотрыклылык формалаштыруга булышлык итү. Талантлы башкаручыларны, иҗат коллективларын һәм декоратив-кулланма сәнгать осталарын ачыклау. Халык иҗатының үзенчәлеклелеген саклауны стимуллаштыру һәм моңа ярдәм итү. Балаларны һәм яшүсмерләрне берләштерү.
"Крутушка" шифаханәсе залы сәхнәсендә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән иҗат коллективлары вокал (эстрада, халык, хор белән җырлау, казакъ җырлары, автор җырлары); хореография (дөнья халыклары биюе, эстрада биюе, заманча бию, халык биюе); музыка коралында уйнаучылар (эстрада, халык, оркестрлар); нәфис сүз; фольклор; рәссам-дизайнерлар, модельерлар, театрлар һәм мода студияләре номинацияләрендә чыгыш ясады.
Фестивальне төп оештыручылар: Россия хәрби-тарихи җәмгыяте; Россиянең һәм Чит илләрнең Казакъ-хәрбиләр берлеге; Россия ДОСААФ; "Зарница" патриотик тәрбия һәм туристлык үзәге" автоном коммерциясез оешмасы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре дә читтә кала алмады – әлеге кызыклы чарада катнаштылар.
Белгечләрнең моңа охшаш чараларда катнашуы традициягә әйләнде һәм без, әлеге юнәлеш алгарышлы рәвештә үсеш алыр, дип өметләнәбез.
2019 елның 27 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Гөлүсә Әхмәтҗанова Питрәч муниципаль районында Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәккә килүчеләр белән очрашу уздырды. Очрашу вакытында кулланучыларга хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде, кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматның булуы, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, кайтавазлар һәм тәкъдимнәр кенәгәсен бирү турында таләпләр аңлатылды.
Бирелгән сорауларга аңлатмалар бирелде, беренче ярдәм күрсәтелде, мәгълүмати материаллар таратылды.
2019 елның мартында Алабуга муниципаль районының "2 нче балалар сәнгать мәктәбе" балаларга өстәмә белем бирүче муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" темасына балалар өчен рәсем конкурсы уздырылды. Конкурста 11-12 яшьлек яшь рәссамнар катнашты. Конкурсны уздыру Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган иде. "Персональ белешмәләрне, социаль челтәрләрнең куркынычсызлыгын саклагыз" – балаларның рәсемнәре шул теманы яктырткан. Конкурста катнашучыларның һәркайсы пумала һәм буяулар ярдәмендә конкурс темасын ничек күзаллавы хакында чагылдырган. Конкурста җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга бүләкләр биреләчәк.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет күчмә киңәшмә уздырды. Чара Россия сыра кайнату флагманы – "Татсприртпром" АҖ "Белый Кремль" сыра кайнату заводының конференцияләр залында үтте. Утырыш кысаларында Иҗтимагый совет әгъзалары заводның сыра кайнату производствосы белән танышты. Киңәшмә барышында республика җитештерүчеләренең сыра продукциясен җитештерү һәм әйләнештә йөртүен тикшерүдә тоту торышы турындагы мәсьәләләр хакында сөйләштеләр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция эшчәнлеге тәҗрибәсендә эшкуарларның хокукларын яклауны тәэмин итү турында сүз барды.