РФ Хөкүмәтенең "Техник катлаулы товарлар исемлегенә үзгәреш кертү турында" 2019 елның 27 мартындагы 327 номерлы карары нигезендә 6 апрельдән башлап техник катлаулы товарлар исемлеге (РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары белән расланган) үзгәрә.
Кайтару һәм алмаштыру буенча махсус тәртип, кухня комбайннары, робот-тузан суырткыч, пешерү панельләрен дә кертеп, товарларның яңа җиде төренә кагылачак. Исемлектәге тагын дүрт позиция тәгаенләштерелә. Әйтик, электр белән су җылыту җайланмаларының барлык төрләре дә техник катлаулы товарлар булып санала.
Үзгәрешләр Техник катлаулы товар исемлегенең 12 нче пунктына кагыла, 6 апрельдән башлап ул яңа редакциядә гамәлдә булачак.
Товарларның яңа төрләре:
1. Автомат кер юу-киптерү машиналары
2. Автомат киптерү машиналары
3. Кертеп урнаштырыла торган микродулкынлы мичләр
4. Катнаш суыткыч-катыру җайланмасы
5. Кухня комбайннары
6. Робот-тузан суырткычлар
7. Электр һәм катнаш газ-электр пешерү панельләре
Товарларның үзгәртелгән төрләре:
1. Автомат кер юу машиналары – Кер юу машиналары.
2. Электр һәм катнаш газ-электр плитәләре – Электр һәм катнаш плитәләр.
3. Электр һәм катнаш газ-электр духовка шкафлары – Электр һәм катнаш духовка шкафлары.
4. Электрдан су җылыту җайланмалары – Электр двигательле һәм (яки) микропроцессорлы автоматикалы электрдан су җылыту җайланмалары.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә гражданка А. сыйфатлы электрон кул сәгатен алмаштырмауларына шикаять белдереп мөрәҗәгать итте. Кулланучыга законнарга ярашлы нигездә белгеч тарафыннан консультация бирелде.
2016 елда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Техник катлаулы товарларны кайтару һәм алмаштыру мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында" 2016 елның 27 маендагы 471 номерлы карары үз көченә керде, әлеге документ белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук бүтән товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлегенә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары белән расланган Техник катлаулы товарлар исемлегенә өстәмәләр кертелде.
Аталган исемлекләргә кул сәгате һәм кесәдә йөри торган механик, электрон-механик һәм ике яки аннан күбрәк функцияле электрон сәгатьләр кертелгән.
Кертелгән үзгәрешләр нигезендә кулланучылар сыйфатлы сәгатьләрнең аталган категорияләрен, әгәр ул формасы, габариты, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча туры килмәсә, әлеге товарны сатучыдан аналогик товарга алмаштыра алмыйлар.
Сәгатьләрнең аталган категориясе техник катлаулы товарларга кертелүгә бәйле рәвештә, әлеге товар тапшырылган көннән башлап унбиш көнлек срок узганнан соң товарны аналогик товарга алмаштыру яки сыйфатсыз сәгатькә карата түләнгән сумманы кайтарып алу таләбен түбәндәге очракларда гына белдерергә мөмкин: җитди җитешсезлеге ачыкланганда, җитешсезлекне бетерү буенча законда билгеләнгән срок бозылганда, товарны төрле җитешсезлекләрен берничә тапкыр бетерү нәтиҗәсендә гарантия ремонтының һәр елы дәвамында җыеп исәпләгәндә утыз көннән артык вакыт эчендә куллану мөмкинлеге булмаганда.
Товарны тапшырган көннән соң 15 көн эчендә кулланучы, кул һәм кесә сәгатьләренең күрсәтелгән категориясендә теләсә нинди җитешсезлек ачыкланган очракта, товарны алмаштыру яки түләнгән суммаларны кайтарып бирү таләбе белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Шулай ук кулланучының "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге Россия Федерациясе Законында каралган бүтән таләпләрне белдерү хокукы да саклана, сатып алу датасына бәйсез рәвештә: җитешсезлекне кичекмәстән түләүсез нигездә бетерү яки кулланучыга йә өченче затка аларны төзәтү чыгымнарын сатып алу бәясенә карап кайтару.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә барды. Даими очрашулар әлеге кешеләр һәм үзәк тормышында һәрчакта да онытылмаслык вакыйга. Мондый очрашулар физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә кайгырту һәм ныклы иң тоярга булыша.
Үзәкнең "Изгелек" дигән исеме кайгырту, хәерле эш дигәнне аңлата. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре дә даими рәвештә хәерле эш башкарырга омтыла: әлеге үзәктә ял итүчеләргә консультация ярдәмен күрсәтә. Чираттагы очрашу "түгәрәк өстәл" форматында узды: дус гаиләдәге кебек, кулланучыларның хокукларын яклау темасына аралаштылар. Чарада катнашучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы турында мәгълүмат җиткерелде, дәгъва хатларын төзү тәртибе турында аңлатылды.
Барлык сорауларга да катнашучылар белгечләрдән компетентлы җавап алды. Үзәктә ял итүчеләргә Чаллы территориаль органының "кайнар линия" (71-43-03) телефон номеры белән мәгълүмат буклетлары тапшырылды.
Башкарма комитетның утырышлар залында, шәһәр һәм район хезмәтләре, оешмалары җитәкчеләре катнашында, Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин чираттагы мәртәбә кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль идарәсе башлыгы Миләүшә Михеева катнашты. Район башлыгының эшкуарлар белән мондый очрашулары гадәткә керде. Әлеге очрашулар барышында хакимият органнары вәкилләре һәм бизнесменнар арасында ачык диалог уза. Мондый чараларны ике як өчен дә максималь файдалы булырлык итеп оештырырга тырышалар. Биредә эшкуарларны борчыган проблемалар турында гына сөйләшенеп калмыйча, аларны хәл итү юллары да табыла.
Эшкуарларның салым хезмәте вәкилләренә дә күп кенә сораулары җыелган иде, бигрәк тә хисаплылык тапшыру, исәп-хисап счетларын блоктан арындыру буенча. Авылда алкоголь белән сәүдә итүче эшкуарлар авыл җирлегендә интернет тизлегенең түбән дәрәҗәдә булуына бәйле проблеманы күтәрделәр, шуның аркасында алкоголь сатуны БДАМС системасында теркәүгә бәйле проблемалар барлыкка килә икән.
Киңәшмәдә игълан ителгәнчә, Баулы районында Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкиле эшли башлаячак. Эшкуарларны кабул итү КФҮ гамәлгә ашырылачак.
Чарада катнашучыларның барысына да буклетлар, газеталар, бюллетеньнәр рәвешендә Дәүләт алкоголь инспекциясенең басма мәгълүматлары таратылды, кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсенә кагылышлы җиткерелгән сорауларга җаваплар бирелде.
1 апрельдә Казанда, гадәткә кергәнчә, язгы санитар чистарту икеайлыгы башланып китте, әлеге чара барышында шәһәр урамнарын, ишегалларын, иҗтимагый киңлекләрне тәртипкә китерергә, йортларның фасадларын яңартырга һәм башка төрле эшләрне уздырырга планлаштырыла. Гомумкала өмәсе Казанда 27 апрель көнне узачак. Бу хакта Казан репортеры хәбәр итә. Башкарма комитет башлыгы урынбасары Игорь Куляжев фикеренчә, җыештыру эшендә 200 якын шәһәр халкы катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкоголь продукциясе буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш кысаларында республикада, Россиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән, ресубликаның сәүдә объектларында сатыла торган премиум-класслы аракыга дегустация ясалды.
Дегустацияләүгә 10 аракы үрнәге куелды, алардан 3 үрнәк – җирле җитештерүнеке, 6 үрнәк Россиядә җитештерелгән һәм берсе чит ил үрнәге булып тора.
Дегустациягә куелган продукциянең ваклап сату бәясе 0,5 литры өчен 400-800 сум тәшкил итә.
Дегустация үрнәкләре шәһәрдәге сәүдә челтәреннән сатып алынган.
Дегустация комиссиясе әгъзаларыннан тыш, дегустацияләүдә "Татспиртпром" АҖ, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, "Татэкспертцентр" ДБУ вәкилләре дә катнашты.
Дегустация комиссиясе әгъзалары республиканың ваклап сату челтәрендә сатыла торган аракыларның органолептик сыйфатламаларын югары бәяләде.
Кыйммәтле категориягә караучы продукциянең кызыклы ясалышы, төргәге һәм дизайнер бизәлеше билгеләп үтелде.
Дегустация комиссия әгъзаларыннан түбәндәге үрнәкләр иң зур баллы бәяләрне алды:
"Татспиртпром" АҖ филиалы "Казан ликер-аракы заводы"ның "Sterva" аракысы – 9,68;
Мәскәү өлкәсенең Пушкино ш. "Топаз" ЛАЗ" АҖнең "Маруся" аракысы – 9,68;
Финляндиянең "Altia Plc" ("Алтиа АҖ") "Финляндия" аракысы – 9,66;
"Татспиртпром" АҖ филиалы "Казан ликер-аракы заводы"ның "Ханская Limited Edition" ("Марракеш") аракысы – 9,65.
Аракыны җитештерү һәм сату күләмнәре турында мәгълүмат
Татарстан Республикасында 2018 елда республиканың алкогольле продукцияне ваклап сату структурасында аракы 50%ын алып тора. 2018 елда Татарстан Республикасының ваклап сату челтәрендә барлыгы 2902,6 мең дал аракы сатылган.
Кибетләрдә Татарстан кулланучысына 1 литры өчен бәясе 800 сумнан башланып китә торган хакка Россиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән 100дән артык исемдәге аракы сатуга куелган.
Республикада җитештерелә торган премиаль аракы атамаларының саны арта бара. Әгәр 2012 елда алар 4 чыгарылган булса, 2019 елда – 7. Болар: "Ханская", "Ханская Limited Edition", "Ханская Sneg Edition", "Ханская Republic Edition", "Старая Казань Премиум", "Акдов", "STERVA".
Татарстан Республикасында хәзерге вакытта аракы "Татспиртпром" АҖ ике филиалында (Казан ликер-аракы заводында һәм Усад ликер-аракы заводында) җитештерелә. 2019 елның март аеннан башлап "Татспиртпром" АҖнең "Vigrosso" АҖ филиалында да аракы җитештерелә башлады.
2018 елда "Татспиртпром" АҖ филиалларында барлыгы 8840,8 мең дал аракы җитештерелгән, ягъни 2017 ел дәрәҗәсенә карата – 103% (8581,4 мең дал). 2018 елда премиаль бәя сегментына караган аракы 125,2 мең дал күләмендә җитештерелгән.
Премиум классына караган аракыларның республикада җитештерелә торган аракыларның гомуми күләмендәге чагыштырма авырлыгы 1,5% диярлек тәшкил итә.
2018 елда Татарстан Республикасында алкоголь продукциясен җитештерүнең гомуми күләмендә аракының чагыштырма авырлыгы 91% тәшкил иткән.
Быел алкоголь продукциясен җитештерү күләмнәрен үстерү тенденциясе дәвам итә: 2019 елның гыйнвар-февраль айларында 1165,3 мең дал җитештерелгән яки 2018 елның гыйнвар-февраленә карата – 102% (1146,4 мең дал).
Россиядә 2018 елда 78,6 млн дал яки 2017 елга карата 99% аракы җитештерелгән.
Дегустациягә куелган аракылар арасыннан 2018 елның 4 кварталында иң күп сатылганнары: "Русский стандарт водка" ҖЧҖ җитештергән "Русский стандарт" (6,0 мең дал), "Татспиртпром" АҖ филиалы "Казан ликер-аракы заводы" җитештергән "Ханская Limited Edition" (2,2 мең дал), Хельсинкиның "Altia Plc" ("Алтиа АҖ") җитештергән "Финляндия" (1,3 мең дал).
Менделеевск муниципаль районының Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәгендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүне оештырды. Чарага килүчеләргә кулланучыларның төп хокуклары турында мәгълүмат буклетлары рәвешендә мәгълүмат бирелде. Мөрәҗәгать итүче гражданнардан җиткерелгән сорауларга кагылышлы аңлатмалар бирелде һәм барлыкка килгән хәлләрне җайга салуда хокукый ярдәм күрсәтелде.
Халыкның хокукый белем дәрәҗәсен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, гражданнарны консультацияләп, чара уздырылды. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге вәкилләре катнашты. Килгән халыкның күпчелеген туклану продуктларына бәяләрнең югары булуына бәйле; сыйфаты тиешле булмаган товарларны кайтару һәм алмаштыру, срокларның бозылуы турында; яраклылык вакыты узган товарларны сатып алганда нәрсә эшләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге һ.б. турындагы мәсьәләләр кызыксындыра иде. Кулланучылар өчен кулай урында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы төрле тематиканы колачлаган буклетлар, "Вестник потребителя Татарстана" газеталары урнаштырылды һәм территориаль органның визиткалары таратылды.
Чаллы шәһәре төзелеше турында да, шәһәр барлыкка китерүче предприятие "КАМАЗ" заводы төзелеше турында да В.В.Маяковский шигыренең шушы юллары белән әйтергә мөмкин.Чаллы шәһәре мэриясе бинасында "КАМАЗ"ның 50 еллыгына багышланган фотокүргәзмә оештырылды. Тарихи архив фотоматериаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләрен дә битараф калдырмады. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре фотокүргәзмәдә булды, шәһәрне һәм заводны төзү тарихы белән танышты. Дәүләт архивларында сакланып калган документларга караганда, рус елъязмаларында Чаллы тәүге мәртәбә 1626 елда искә алына. 1626 елда шәхсән патшага буйсынган Алабуга авылында "яңа алабугалы крестьяннар җәмгыяте" оешкан, шул ук елны җирлекнең бер өлеше Чулман елгасын кичеп, икенче бер авылга нигез салган, әүвәл ул Чалнинский починок атамасын йөрткән. Соңрак Береговые, Бережные һәм, ниһаять, Яр Чаллы булган. Яр Чаллы – бай тарихи үткәне булган кала. Бүген Чаллы шәһәрендә 80 артык милләт вәкиле яши, 22 милли-мәдәни җәмгыять оештырылып, эш алып бара. Чаллы яшь шәһәр – биредә 100 меңнән артык бала, шул исәптән 20 меңгә якыны – студент. Чаллы – заманча матур кала, Татарстанның әһәмиятле сәнәгый үзәге, республика башкаласы Казаннан соң халык саны буенча – икенче. Соңгы ярты гасырда шәһәр алгарышлы рәвештә илебез автосәнәгатенең бер үзәгенә әверелде һәм биредә җитештерелә торган КАМАЗ зур йөк машиналары ярдәмендә бөтен дөньяга мәгълүм булды. "КАМАЗ" 1969 елда зур йөк машиналары җитештерү буенча Кама заводлар комплексы буларак оештырылган.
ПРЕДПРИЯТИЕНЕҢ КЫСКАЧА ТАРИХЫ
1969 елда КПСС Үзәк комитеты һәм СССР Министрлар Советының зур йөк автомобильләре чыгару буенча заводлар комплексын төзү турында карары кабул ителә. Аны урнаштыруның 70 варианты карала. Ул дәвердә әле кечкенә шәһәрчек Яр Чаллыны сайлап алалар. Аның өстенлекләре күзгә бәрелеп тора. Үзенең географик урыны буенча Чаллы элеккеге Союзның нәкъ “йөрәге”ндә урнашкан. Суднолар йөрешле Чулман һәм Идел елгалары, шулай ук тимер юлның якынлыгы төзелеш материаллары, чимал, җиһазлар, комплект өлешләр белән тәэмин итү, ә киләчәктә йөк машиналарын кулланучыларга җибәрү белән бәйле барлык мәсьәләләрне хәл итә. Эшчеләр һәм белгечләр, 70тән артык милләт вәкиле Яр Чаллыга төзелешкә агыла. Төзелеш мәйданчыгының үзендә 100 меңнән артык кеше эшли. Булачак автозавод ул чор өчен үтә заманча җиһазлар белән тәэмин ителә. Аны җиһазландыруда 700дән артык чит ил фирмасы, шул исәптән бөтен дөньяга танылган – Американың "Свинделл-Дреслер", "Холкрофт", "Сикаст", "Ингерсолл Рэнд", Германиянең "Бош", "Хюлле", "Либхер" , Италиянең "Морандо", "Эксцелла", "Фата", Франциянең "Рено", Швециянең "Сандвик", Япониянең "Камацу" һәм "Хитачи" корпорацияләре катнаша. 1969 елның 13 декабрендә Кама автозаводы төзелешендә тәүге чүмеч җир казып алына, предприятие елына 150 мең йөк автомобиле һәм 250 мең двигатель җитештерүгә исәпләнә. Чулман ярындагы заводлар комплексы 57 квадрат чакрымлы гаять киң территориядә җәелдерелә. Автозавод төзелеше белән беррәттән, ифрат зур коммуналь проблемалар хәл ителә. Йөзләрчә мең кешене "КАМАЗ" уңайлы торак, заманча уку йортлары, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре, күп санлы мәдәният, спорт, ял һәм күңел ачу объектлары белән тәэмин итә. Чаллы шәһәре халкының тормышы "КАМАЗ" заводы белән тыгыз бәйләнгән, чөнки бөтен Россиядән әле яп-яшь килеш безнең әти-әниләр шушы гигант төзлешенә килә һәм аларның горурланырлыгы да бар. Аларның хезмәте белән без – яшь буын да горурланабыз. 50 еллык юбилее хөрмәтенә Чаллы территориаль органы җитәкчелеге барлык КАМАЗ заводы эшчеләрен әлеге юбилей датасы белән котлый. Ныклы сәламәтлек һәм безнең "КАМАЗ"ның чәчәк атуын телибез.
Баулы районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре Мәскәү-Чиләбе федераль трассасының 1261 нче км хезмәт алып барганда шәхси ДЭУ Нексиа автомобилендә алкоголь продукциясен алып бару фактын билгеләгән, ә атап әйткәндә: 5, 35 һәм 40 литр сыешлы төрле пластик канистралар белән гомуми 90 литр күләмендә шәраб алып барылган.
Алкоголь продукциясен документларсыз гына алып барган Пермь кешесенең аңлатмаларына караганда, ул Минеральные Воды шәһәреннән 100 литрга якын шәрабне Уралга күчтәнәч сыйфатында алып барган. Хәер, хокук бозучылар өчен мондый аңлатулар гадәти хәл булып тора.
Законсыз әйләнештә булган алкоголь продукциясе тартып алынды, материал алга таба административ тикшерү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды.