ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

Теләче районының Иске Җөри авыл җирлегендә гражданнар кабул ителде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне уңаеннан халык белән очрашты.

2019 елда Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне көнкүрештә "акыллы" технологияләрне куллануга багышланды. Быел ул "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында узды. Шуңа күрә дә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының техник катлаулы товарлар сатуны җайга салучы статьяларын карауга төп игътибар бирелде, смарт-җайланмалар шундый товарларга карый.

Кабул итүгә килүчеләрнең барысына да товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлар чагылдырылган, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарындагы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында белешмәләр тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

"Бердәм Россия" партиясенең Теләче җирлеге бүлегендәге иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы хезмәткәре Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне кысаларында гражданнарны кабул итте.

Кабул итү барышында гражданнарга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды.

Гражданнарны сыйфатсыз товар өчен акчаны кайтару, сыйфатсыз товарны алмаштыру, сыйфатсыз товарларга таләп белдерү сроклары, техник катлаулы товар төшенчәләре турындагы мәсьәләләр кызыксындыра иде.

Кабул итүгә килүчеләрнең барысына да товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлар чагылдырылган, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарындагы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында белешмәләр тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

2018 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре тарафыннан Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне кысаларында Теләче районы КФҮ ДБУ филиалының консультация пунктында гражданнар кабул ителде.

Чараның максаты – кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучы буларак белем дәрәҗәсен арттыру, гражданнарга кулланучыларның хокукларын дәүләти һәм иҗтимагый яклауның әһәмиятле механизмнары турында мәгълүмат җиткерү. Кабул итү барышында җитешсезлекләре булган товар сатып алган очракта кулланучыларның хокуклары, сыйфатлы товарны алмаштыру, эшләрне башкару (хезмәтләрне күрсәтү) сроклары бозылган очракта эш кылу тәртибе һ.б. кагылышлы мәсьәләләр турында сүз барды.

Шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау буенча актуаль мәсьәләләр буенча икенче ягында территориаль органның реквизитлары урнаштырылган белешмәлекләр таратылды.


15
март, 2019 ел
җомга

Алар туклыклы, җиңел генә әзерләнә, чагыштырмача кыйммәт тә түгел, шуңа күрә дә сатып алучылар арасында популяр булып тора. Сүз пилмән турында бара.

Кулланучыларның хокукларын яклау көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре республика базарында сатылучы пилмәннәрнең сыйфаты, куркынычсызлыгы буенча бәяләү уздырды. Иң әүвәл әлеге базарга мониторинг уздырылды. Продукция ассортиментына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан уздырылган мониторинг нәтиҗәләре буенча билгеләнгәнчә, республика базарында 150 артык җитештерүчедән 600 якын атама белән пилмән сатуга куелган, шуларның Татарстан Республикасында җитештерелгәне – 20 артык җитештерүчедән 60 якын атамалы пилмән.   Халык арасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан уздырылган анкета нәтиҗәләре буенча (1000 артык респондент сораштырылды), туңдырып катырылган итле ярымфабрикатлар куллану структурасында пилмәнгә 44% өлеше туры килә. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә,  республикада яшәүчеләрнең 82%ы зур пилмән ала, 17%ы аны үзләре әзерләү яклы, сораштырылганнарның 1%ы пилмәнне бөтенләй дә ашамый.

Дегустация уздыру өчен сәүдә предприятиеләреннән фәкать ГОСТ буенча эшләнгән пилмәннәр генә сайлап алынды – алар күп түгел иде, сатуга куелган пилмәннәрнең күбесе продуктның рецептурасын җитештерүченең үзенә уйлап табарга мөмкинлек бирә торган һәм табышлырак булган ТУ яки СТО буенча ясалган. Этикеткасында "элитлы", "сайлап алынган", "премиум", "100% иттән", "бозау итеннән" кебек кычкырып торучы атамалары булса да, продуктның состав өлешендә белгечләр вак хәрефләр белән язылган "үсемлек аксымы", "хуш исләндергеч", "манный ярмасы", "соя" һ.б. кебек ингредиентлар булуын да күреп алдылар.

Кулланучыларның күпчелек өлеше ярымфабрикатлар сатып алганда продуктның тәменә махсус игътибар бирә икән – респондентларның 39%ы нәкъ шушы факторны атаган. Респондентларның 24%ы өчен ингредиентларның "натураль" булуы мөһим, ә 17%ы өчен товарның бәясе игътибарны җәлеп итә. Шул рәвешле, әзер пилмәннең сыйфатына һәм куркынычсызлыгына кагылышлы мәсьәләләр сатып алучыларыбыз өчен барыннан да актуаль икәнлеге аңлашыла. Шуңа күрә дә Кулланучыларның хокукларын яклау көнендә пилмәнгә дегустация уздыру актуаль чара булып тора.

Кулланучылар арасында чагыштырма сынаулар уздыру өчен, Казан шәһәренең берничә сәүдә предприятиесендә ГОСТ буенча ясалган, "В" категориясендәге, ягъни 40-60%ы мускул җепселләреннән торучы, классик рәвештә "Русские", "Домашние", "Сибирские" дип исемләнгән 30 атамалы пилмән сайлап алынды һәм сынау уздыру өчен "ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБССУ аккредитацияле лабораториясенә җибәрелде. Нәтиҗәләре юанычлы түгел: пилмәннәрнең күбесендә этикеткасында күрсәтелгәннәргә һәм составы буенча норматив документация таләпләренә җавап бирмәве өлешендә җитешсезлекләр, органолептик, физик-химик тайпылышлар ачыкланган.

Кулланып карау дегустациясендә Татарстан Республикасында җитештерүче предприятиеләрдә әзерләнгән, шулай ук башка төбәкләрдән кертелгән һәм республика сәүдә челтәрләрендә сатыла торган, җитешсезлекләре булмаган яки ачыкланган җитешсезлекләре минималь һәм сәламәтлек өчен хәтәрлек тудырмаган пилмәннәрнең 10 үрнәге коллегиаль бәяләнде һәм чагыштырылды.

Экспертлар буларак ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре, Роспотребнадзор хезмәткәрләре, пилмән җитештерүчеләрнең вәкилләре, ветеринария хезмәте, сәүдә челтәрләре вәкилләре – барлыгы 37 кеше катнашты.

Кулланучыларның Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән хокукларын нәтиҗәле яклау, товарлардан, эшләрдән һәм хезмәт күрсәтүләрдән кулланучылар базарын үстерү өчен Татарстан Республикасында шартлар тудыруны максат итеп күздә тотучы 6 "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү"  ярдәмче программасын үтәү чараларын тормышка ашыру өчен бурычлар билгеләнде.

Программа бурычларының берсе булып кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның мәгълүматлы һәм хокукый белемле булу дәрәҗәсен арттыру һәм кулланучыларның хокукларын яклау турында закон таләпләрен үтәү тора. Шул исәптән кулланучылар базары өлкәсендәге мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белгечләр (шул исәптән эшкуарлар) белән халыкны урынга чыгып кабул итү юлы белән.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева тарафыннан Ютазы районының шәһәр тибындагы Урыссу поселогында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары З.З.Гобәйдуллина, Башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге башлыгы Г.Г.Габдрахманова белән берлектә урынга чыгып гражданнар кабул ителде. Кабул итү барышында сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кайтарып бирү һәм алмаштыру проблемалары белән, хезмәтләр күрсәтү турында шартнамә шартлары бозылу, алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия алу мәсьәләләре буенча алты кеше мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүчеләргә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 18, 25, 29 статьяларына ярашлы нигездә аңлатмалар бирелде.

2019 елның 14 мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Роспотребнадзор вәкилләре белән берлектә Яр Чаллы шәһәренең "Алан" базарында шәхси эшкуарлар белән очрашу уздырды. Эшкуарлар белән очрашу Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланды, 2019 елда ул "Trusted Smart Products" – "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында уза. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең эшчәнлеге "Алан" базарындагы эшкуарларга һәм сатып алучыларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең эше турында мәгълүмат җиткерүдән, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатудан һәм консультация уздырудан гыйбарәт иде.

Сәүдә үзәгенең шәхси эшкуарлары очрашуга актуаль сорауларын әзерләгән иде:

- товарга экспертиза уздыру тәртибе турында;

- сатып алучының үлчәме, формасы, төсе буенча туры килмәгән сыйфатлы кием-салымны алмаштыру турындагы таләбенең хокуклы булу-булмавы һәм көзге сезон килеп җиткәч кайтарып бирү сроклары турында;

- эшкуар товарга гарантия срогын билгеләргә тиешме?

Белгечләр "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп статьялары турында аңлатып үттеләр. Очрашуда катнашучыларны РФ Хөкүмәтенең "Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында" 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары һәм  Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге,  форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук бүтән товарга  алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге белән таныштырдылар.

Сатып алучылар уздырылган чарага бик теләп кушылды һәм үз хокуклары турындагы мәгълүматны зур кызыксыну белән тыңлады.

Очрашуда катнашучыларның барысына да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе чыгарган файдалы мәгълүматлар белән буклетлар таратылды, шулай ук "кайнар линия" телефонының эше турында мәгълүмат җиткерелде, теләге булган һәркем әлеге телефон буенча кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча профессиональ, түләүсез ярдәм алырга мөмкин.  

Әлмәт шәһәрендәге зур сәүдә үзәкләренең берсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан сатучылар һәм кулланучылар өчен Кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган акция үткәрелде. Анда Роспотребнадзорның Татарстан Республикасындагы идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск һәм Сарман районнары территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты А.Н.Зверев, Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре катнашты. Ике контроль-күзәтчелек ведомствосы белгечләре сәүдә объекты территориясендә үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы эшкуарларга техника сатканда бирелә торган мәгълүматның дөреслеген җентекле тикшерү зарурилыгы, бәяләрне рәсмиләштергәндә закон таләпләрен үтәү, сатучының беренче мөрәҗәгате буенча товарга теркәлүче документларны күрсәтү, товарларны кайтару һәм алмаштыру кагыйдәләрен үтәү һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү буенча башка төп вазыйфалар турында искәртеп уздылар.

Сатып алучылар өчен кулланучыларның хокукларын яклау буенча кирәкле күрсәтмәле ярдәмлекләр белән консультацияләү өстәле оештырылды, "Көнкүреш техникасын сатучы кибетләр рейтингы турында" анкета уздырылды. Чара барышында кесә телефоннары буенча дәгъва төзү турында 2 гариза кабул ителде. Белгечләрнең элемтәләре, шулай ук "Кайнар линия" телефоннары белән Дәүләт алкоголь инспекциясенең буклетлары күпләп таратылды.

"Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБССУ Яшел Үзән районы филиалының лекцияләр залында түгәрәк өстәл узды, анда ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән районындагы ТБ җитәкчесе Е.К.Агеева, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ф.Ф.Гаязетдинова, бүлек консультанты Р.Р.Галиуллина, "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБССУ Яшел Үзән районы филиалының консультацияләү пункты җитәкчесе Н.А.Костюк, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән районындагы ТБ әйдәп баручы белгеч-эксперты З.Н.Әсәдуллина, Яшел Үзән районы Башкарма комитетының кулланучылар базары бүлегенең баш белгече Р.Г.Сәлахова, "ДНС-Ритейл" ҖЧҖ кибете идарәчесе, шәхси эшкуар Э.Р.Павловның "Стар" ҖЧҖ сервис-менеджеры катнашты. Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр әлеге сәүдә предприятиеләрендәге хезмәтләрдән еш файдалана икән.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлеге җитәкчесе Е.К.Агеева кереш сүз белән чыгыш ясады. "Акыллы гаджетлар"га кыскача сыйфатлама, көнкүреш билгеләнешендәге техник катлаулы товарлар сату үзенчәлекләре турында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән районындагы ТБ әйдәп баручы белгеч-эксперты З.Н.Әсәдуллина сөйләде. 2017, 2018, 2019 елларда техник катлаулы товарлар сатканда килгән язмача мөрәҗәгатьләр турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ф.Ф.Гаязетдинова мәгълүмат җиткерде. Техник яктан катлаулы товарлар сатканда гамәлдәге законнарның таләпләрен үтәү турында "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБССУ Яшел Үзән районы филиалының консультацияләү пункты җитәкчесе Н.А.Костюк чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл уздырылганчыга кадәр "ДНС-Ритейл" ҖЧҖ кибетенең идарәчесе Р.Г.Исупов тарафыннан товарлар сатканда сатучы юлыга торган сораулар әзерләп куелган иде. Әлеге сораулар, асылда, персональ компьютерлар өчен запас һәм комплект өлешләр (процессорлар, материнская плата, видеокарта, каты диск, тавыш кварталары һ.б.) турында мәгълүматның кулланучыга җиткерелергә тиешле күләме турында, махсус оешмада товарның сыйфатын тикшерткәндә кулланучының катнашуы турында иде. Шулай ук хәзерге вакытта үсеш ала башлаган кулланучылар экстремизмы турында да сөйләшү булды. Тотылган телефоннар сату белән шөгыльләнүче эшкуар гарантия срогы турында кызыксынды. Җиткерелгән барлык сорауларга чарада катнашучылар квалификацияле җавап алды.

"Табыш" ҖЧҖ "Находка" кибетендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече Р.Д.Яппарова тарафыннан кулланучыларның хокукларын яклау буенча чара оештырылды.

Әлеге чара бүген билгеләп үтелә торган Кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланды. 2019 елда ул "Trusted Smart Products" – "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында уза.

Чара кысаларында кулланучылар тарафыннан дәгъваларны белдерү ысулларына һәм тәртибенә, низаглы хәлләрне карап тикшергәндә якларның хокукларына һәм бурычларына, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракларда проблемаларны хәл итүгә, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча түләүсез консультация күрсәтелде.

Шулай ук, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, сәүдә объектындагы сатучылар өчен семинар-укыту уздырылды.

Чара уздыру барышында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән басма продукция таратылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова "Лента" сәүдә үзәгендә ("Лента" ҖЧҖ) кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар уздырды.

Семинарда катнашучыларга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарыннан кулланучылар турында, асылда алкоголь продукциясен сату, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.   

Чарада катнашучыларга Россия Федерациясе Гражданлык кодексының, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Мәҗбүри сертификацияләнергә тиешле продукциянең бердәм исемлеген һәм ярашлылыгын раслау ярашлылык турында декларация кабул итү формасында гамәлгә ашырыла торган продукциянең бердәм исемлеген раслау турында" 2009 елның 1 декабрендәге 982 номерлы карарының төп нигезләмәләре, "Этил спиртын, алкогольле һәм спирткатнашмалы продукция җитештерүне һәм әйләнештә йөртүне дәүләти җайга салу турында һәм алкогольле продукция куллануны (эчүне) чикләү турында" 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы федераль закон нормалары һ.б. турында аңлатылды.

Законнардагы соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, шул исәптән БДАМС системасында тиешенчә исәпкә алу өлешендә, алкогольле продукция белән эшләүгә махсус игътибар юнәлтелде. Семинар кысаларында Россия Федерациясе законнары бозылуның иң еш очрый торган очраклары һәм эш барышында барлыкка килә торган низаглы хәлләрне җайга салу ысуллары каралды. Кулланучыларның хокукларын яклау, хезмәт күрсәтү культурасы шулай ук актуаль булып тора.

Чарада катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатучы һәм сатыла торган товар турында сатып алучылар өчен кирәкле мәгълүматның булуына карата таләпләр, кайтавазлар һәм тәкъдимнәр кенәгәсен бирү турында аңлатылды.

Сыйфатлы товарны кайтарган очракта, товарларда җитешсезлекләр барлыкка килү сәбәпләре һәм дәгъваларны (мөрәҗәгатьләрне) карау сроклары буенча бәхәсле хәлләрне булдырмый калуга махсус игътибар бирелде.

Хезмәткәрләр сатучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә һәм эшчәнлекләрен гамәлдәге законнарга ярашлы нигездә үзләренең мәнфәгатьле булуын белдерде.

Чарада барлыгы 40 артык хезмәткәр катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International