ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2019 ел
җомга

Кулланучылар арасында чагыштырма сынаулар уздыру өчен, Казан шәһәренең берничә сәүдә предприятиесендә ГОСТ буенча ясалган, барысы да "В" категориясендәге, ягъни 40-60% өлеше мускул җепселләреннән торучы, классик рәвештә "Русские", "Домашние", "Сибирские" дип исемләнгән 30 атамалы пилмән сайлап алынды һәм сынау уздыру өчен "ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБССУ аккредитацияле лабораториясенә җибәрелде. Лабораториядә тикшерү нәтиҗәләре күңелгә ятышлы булып чыкмады:  пилмәннәрнең күбесендә этикеткасында күрсәтелгәннәргә һәм составы буенча норматив документация таләпләренә җавап бирмәве өлешендә җитешсезлекләр, органолептик, физик-химик тайпылышлар ачыкланган

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов ТР Саба муниципаль районының Явлаштау авыл җирлеге бинасында күчмә чара уздырды. Очрашу халыкны кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат белән тәэмин итү һәм агарту кысаларында гамәлгә ашырылды. Чара барышында, кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкның хокукый белемле булу дәрәҗәсен арттыру максатларында, күрсәтмәле һәм мәгълүматлы ярдәмлекләр, буклетлар күрсәтелде, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законына ярашлы нигездә үз хокукларыңны тормышка ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды.

Явлаштау авылында яшәүчеләр күп кенә сорауларын бирделәр, аларның төп өлеше товар сатып алуга, сыйфатсыз товарны кайтарып бирү шартлары һәм срокларына, гарантия хезмәте күрсәтүгә бәйле иде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы хезмәткәрләре, үз компетенциясенә туры китереп, барлык сораулар буенча тулы җаваплар бирде һәм халыкны консультацияләде.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Айрат Шәйхетдинов һәм Анастасия Смирнова ТР Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәгенә килүчеләр белән традицион очрашу уздырды. Очрашу вакытында бирегә килүчеләргә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан ТО белгечләре кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, товарларны сатучы һәм хезмәт күрсәтүчеләр турында кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматның булуына карата таләпләр, хакы түләнгән товарга яки күрсәтелгән хезмәткә товар чекларын бирү, кайтавазлар һәм тәкъдимнәр кенәгәсен бирү турында аңлатып уздылар.

Без хезмәтләрнең күпчелеге көннән-көн online режимында мөмкин булган дөньяда яшибез. Әлеге режим белән яшәүче кешеләр бизнес белән шөгыльләнә, яраткан телевизион тапшыруларын күзәтеп бара һәм яңа иҗтимагый элемтәләр урнаштыра. Бер яктан, цифрлы дөнья феномены сервисларның һәм иҗтимагый багланышларның мөмкин булу дәрәҗәсен арттыра, ә икенче яктан, ул конфиденциальлек, мониторинг, белешмәләрне яклау һ.б. бәйле этика проблемалары барлыкка китерә.

Инде өченче ел рәттән цифрлы технологияләр Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне тематикасын формалаштыра.  Бүген санлы технологияләр күп кенә хезмәтләрнең һәм продуктларның холкын үзгәртте, чөнки кертеп эшләнгән программа тәэминаты кулланучы товарларының күпчелегендә урнаштырылган.

2019 елның 14 мартында, "Trusted Smart Products" – "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында узачак Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне уңаеннан, шәхси эшкуар Р.Р.Гайнетдиновның "Точка" сәүдә павильонында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре тарафыннан, Роспотребнадзор идарәсенең ТР буенча ТБ белән берлектә, гражданнарга һәм сатучыларга мәгълүмат җиткерүгә һәм консультация бирүгә, кулланучыларның хокукларын яклау турында законнарның актуаль аспектларын аңлатуга бәйле эшнең традицион формаларын күздә тотучы чара уздырылды.

Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне санлы технологияләрнең үсеш алуы, барыннан элек, кулланучыларның төрле яклы мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиешлегенә игътибар итү өчен яхшы мөмкинлек булачак:  болар "акыллы электроника"ның сыйфатлы һәм куркынычсыз булуына хокук һәм шәхси мәгълүматларның ничек туплануы, эшкәртелүе һәм файдаланылуы турында белү хокукы.

Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне кысаларында Әгерҗенең 3 нче санлы урта белем бирү мәктәбендә укучылар белән кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча очрашу узды.  Ел саен 15 март көнне билгеләп үтелә торган Кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган иде.

 2019 елда Кулланучыларның хокукларын яклау көне "Trusted Smart Products" – "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында уза. Укучыларны "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп нигезләмәләре белән таныштырдылар. Чараны уздыруның төп максаты мәктәп укучыларын безнең дәүләттә кулланучының хокукый статусы белән таныштырудан, көндәлек тормышта кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре ни рәвешле яклануын күрсәтүдән, хокукый тәртип күнекмәләрен һәм законлы нигездә конфликттан грамоталы чыгу юлын таба алу сәләтен формалаштырудан гыйбарәт иде.

10 нчы сыйныф укучылары көндәлек тормыштан алып бирелгән сорауларга җаваплар һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча мәгълүмати буклетлар алды. 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 28 августындагы 1837-р номерлы боерыгы белән расланган 2030 елга кадәрге чорга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте стратегиясен тормышка ашыру максатларында КФҮ базасында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә халыкның белем дәрәҗәсен арттыру, шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны консультацияләү өчен дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәкләр потенциалыннан файдалану тәҗрибәсен җәелдерү буенча халыкка кулланучыларның хокукларын яклау буенча консультация бирү оештырылды, бу исә гражданнарга үзләренең бозылган хокукларын яклау юллары һәм ысуллары турында мәгълүмат алу хокукларын тулы дәрәҗәсендә тормышка ашыру мөмкинлеген бирәчәк.

6 март көнне Кама Аланы күпфункцияле үзәгендә Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре бирегә килүчеләрне кулланучы базары өлкәсендә үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында консультацияләде, бирегә килгән һәркем үзен кызыксындырган сорауны бирә алды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән басма матбугаттан һәм мәгълүмат материалларыннан күргәзмә оештырылды.

Түбән Кама КФҮ хезмәтләре исемлегендә – 150 якын позиция, шул исәптән кулланучылар базарына кагылышлы мәсьәләләрдә консультацияләү. 12 март көнне Түбән Кама территориаль органы белгечләре кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнар буенча гражданнарга телдән консультация бирү формасында халыкның хокукый белем дәрәҗәсен арттырды, шулай ук шикаятьләр төзүдә булышлык күрсәтте.

Бу көнне, шулай ук 15 мартта, Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көнендә, КФҮ килүчеләрнең барысы да "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" темасына Түбән Кама ТО хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдими ителгән видео-ролик белән танышу мөмкинлегенә ия.

2019 елның 14 мартында, Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, Менделеевск шәһәре күпфункцияле үзәгендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.

 "Бик тә уңайлы, инстанцияләр буйлап йөрисе юк, дәгъва төзүдә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт", – диде үзенең КФҮ килүе хакында хокуклары бозылган кулланучы.

Кулланучыларның хокукларын яклау көнен уздыру кысаларында Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск районнарында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге башлыгы урынбасары И.А.Мөхәммәтшин, бүлекнең белгеч-экспертлары Л.В.Мурадымова һәм Г.М.Мөхетдинова белән Лениногорск шәһәрендә очрашу оештырдылар. Очрашу барышында Лениногорск районында кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган чараларны оештыру, кәрәзле элемтә, катлаулы көнкүреш техникасы кибетләрендә, интернет-кибет салоннарында түгәрәк өстәлләр уздыру, әлеге кибетләрдә сатучылар өчен өйрәтү семинарларын уздыру мәсьәләләре, шулай ук кулланучыларны хокукый агарту мәсьәләләре турында сөйләшү булды.

Параллель рәвештә Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре белән дә очрашу узды. "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" республика программасын бергәләп тормышка ашыру турында сөйләштеләр.

Арчада дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәгендә кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча күчмә консультация узды. Бүтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллина, ТР Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанслар бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллин, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Арча, Биектау районнарындагы территориаль бүлеге белгеч-эксперты Ф.М.Сабирова катнашты.

Арча КФҮ җирле халык кына түгел, Балтач, Биектау районнарында яшәүчеләр дә килеп хезмәт ала. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең күчмә консультациясе вакытында мөрәҗәгать итүчеләр кулланучыларның хокукларын яклау турында гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә тулы аңлатмалар алды. Төрле-төрле сораулар бирелде: товарларның һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты турында, ирекле иминиятләштерү шартнамәсен төзегәннән соң "суыту чоры" (14 көн) турында, сатып алган вакытта өстәмә хезмәтләрнең тагылуы турында һ.б. Техник катлаулы товарларда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучының эш итү тәртибе аеруча зур кызыксыну тудырды, чөнки Кулланучыларның хокукларын яклау көненең тематикасы смарт-җайланмаларга бәйле. Чарада катнашкан һәркемгә Кулланучыларның хокукларын яклау көне барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат җиткерелде.

Чара барышында төрле хезмәт төрләре буенча мәгълүмати-агарту буклетлары таратылды.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Минзәлә муниципаль районында тулы чаралар комплексын уздырды.

 Минзәләнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән буын кешеләре белән очрашу уздырылды. Белгечләр "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп статьялары, РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең турыдан-туры кулланучыларга кагыла торган бүлекчәләре, РФ Хөкүмәтенең "Техник катлаулы товарлар исемлеген раслау турында" 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары турында аңлатып уздылар.

Интернатта 20дән артык кеше яши, аларның барысы да чарада актив катнашты. Кайберләре үзләренең тормышында булган вакыйгаларга бәйле сорауларны бирде. Мисал өчен, дару препаратлары, медицина билгеләнешендәге предметлар алмаштырылырга тиешме яки аларның акчасын кайтарып алырга мөмкинме? Чарада катнашучылар сыйфатсыз азык-төлек товарларын кайтарып бирү мәсьәләләре буенча да консультация алды. Очрашуда катнашучыларны торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре дә борчый булып чыкты. Чарада интернатта яшәүчеләр генә түгел, ә учреждение җитәкчелеге һәм белгечләре дә катнашты. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль идарәсе эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар базарына кагылышлы сорауларга квалификацияле һәм тулы җаваплар бирде, кулланучылар өчен белешмәлекләр таратты.

Пансионат хакимияте кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре белән киләсе очрашуларны көтеп калачагы турында белдерде һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органына, аның белгечләре шәһәрдә яшәүчеләрнең кулланучы буларак белем дәрәҗәсен арттырганы өчен, рәхмәт белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International