ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген "Вьетнамский" сәүдә үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы тарафыннан "Базар – шулай ук хокукый урын!" исеме астында кулланучылар өчен күчмә консультацияләү өстәле оештырылды һәм уздырылды.

Әлеге чара ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлана. 2019 елда ул "Trusted Smart Products" – "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында уза.

Чара кысаларында кулланучылар тарафыннан дәгъваларны белдерү ысулларына һәм тәртибенә, низаглы хәлләрне караганда якларның хокукларына һәм бурычларына, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракларда проблемаларны хәл итүгә, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча түләүсез консультация бирелде. Сәүдә үзәгендәге эшкуарлар да консультация ярдәмен алды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре кулланучыларның үз хокуклары турында белү-белмәвен тикшерде: мини-викторина уздырылды.  

Кулланучыларның хокукларын яклау көненә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турындагы мәгълүматлар белән түләүсез басма матбугат әзерләнде. Белешмәлекләр һәм буклетлар кулланучыларга да, эшкуарларга да таратылды. Иртәгә күчмә консультация өстәле шулай ук 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулланучылар барыннан күбрәк кесә телефоны, суыткыч, телевизор кебек техник товарларга һәм сөт продукциясенә шикаять белдерә. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеге башлыгы Розалия Арсланова матбугат конференциясендә сөйләде.

Матбугат конференциясе Халыкара кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланды.

"Техник яктан катлаулы товарларны аерып күрсәтергә теләр идем, чөнки күп очракта шулар буенча шикаять килә. Иң беренче чиратта болар – кәрәзле телефоннар, суыткычлар, телевизорлар, әлеге төркем кулланучылар өчен иң проблемалы булып тора. Азык-төлек товарларына килгәндә, монысы – сөт ризыкларыдыр мөгаен, аңа карата ризасызлыклар барыннан да күбрәк белдерелә", – диде Розалия Арсланова.

Матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова да сөйләде, ел саен алар ведомствосына 13-14 мең шикаять килә, аларның күпчелеге – кулланучыларның хокукларын яклау буенча мөрәҗәгатьләр.

"Роспотребнадзор өлкәсе киң булганга күрә – бу бит кулланучының хокукларын яклау гына түгел, ә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген дә тәэмин итү – без, гадәткә кергәнчә, килгән мөрәҗәгатьләрне ике блокка бүләбез, аларның якынча яртысын – 55, иң күбе 60% өлешен ел саен кулланучыларның хокукларын яклау буенча мөрәҗәгатьләр тәшкил итә", – дип сөйләде Марина Трофимова.

Ул билгеләп узганча, килгән мөрәҗәгатьләр күпчелек очракта товарның куркынычсызлыгына һәм аның сыйфатына кагыла.

"Татар-информ", Вероника Ваганова

2019 елның 22 мартында 9.00 сәгатьтә Арча шәһәрендә (Совет мәйданы, 14, Арча районы хакимиятенең кече утырышлар залы) "2019 елның 2 айлык нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы алкоголь базарының торышы" темасына чара узачак. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы уздыра. Чара беткәннән соң анда катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк. Гавами чарада катнашу өчен Сез 2019 елның 21 мартына кадәр Bulat.Kadyrov1@tatar.ru электрон адресы буенча теркәлә һәм күрсәтелгән тематика буенча кызыксындырган сорауларыгызны җибәрә аласыз.

Элемтә телефоны: 8(84366) 3-28-79

2019 елның 12 мартында, кулланучыларның хокукларын яклау буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатларында, "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология" ФБССУ Яшел Үзән районы филиалының лекцияләр залында түгәрәк өстәл уздырылды, анда ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән районындагы ТБ җитәкчесе Е.К.Агеева, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ф.Ф.Гаязетдинова, бүлек консультанты Р.Р.Галиуллина, "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология" ФБССУ Яшел Үзән районы филиалы баш табибы Н.А.Костюк, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән районындагы ТБ әйдәп баручы белгеч-эксперты З.Н.Әсәдуллина, Яшел Үзән районы Башкарма комитетының кулланучылар базары бүлегенең баш белгече Р.Г.Сәлахова катнашты.

Чара барышында озак сроклы максатчан 6 "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү"  ярдәмче программасын тормышка ашыру, җирле үзидарә органнарының, халыкта кулланучылар базарында тотрыклы грамоталы тотыш күнекмәләрен формалаштыру максатында, гражданнарны консультацияләү эшендә катнашуы турында сүз барды. Шулай ук муниципаль район сайтының "Кулланучыларның хокукларын яклау" бүлегенә мәгълүмат бирү турындагы мәсьәләләр хакында да фикер алышынды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы, Яшел Үзән районында ТР буенча Роспотребнадзор ТБ белгечеләре белән үзара хезмәттәшлек итеп, кулланучылар өчен уздырылган чаралар турында мәгълүмат җиткерде. Ахырдан 6 "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасының нәтиҗәләрен бәяләү индикаторларын үтәү буенча уртак эшне дәвам иттерергә карар кылынды.

Юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чараларын уздырганда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органы белгечләре Чистай районының Иске Иванаево авылының "Родник" кафесына ябык савытта чыгару өчен сыра сату фактын ачыклады. Югарыда атап үтелгән кафеда эшчәнлек башкаручы шәхси эшкуар алкоголь продукциясен сату шартларына чикләүләр куелуын тәэмин итмәгән. Шуның аркасында "Этил спиртын, алкогольле һәм спирткатнашмалы продукцияне җитештерүне һәм әйләнештә йөртүне дәүләти җайга салу турында һәм алкогольле продукция куллануны (эчүне) чикләү турында" 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы федераль законның 16 статьясы бозылган.  

Хәзерге вакытта тикшерү материалы административ хокук бозу турында эш кузгату стадиясендә.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә хезмәткәрләр өчен ТКХ мәсьәләләре буенча өйрәтүче семинар узды. Чара Кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре белән ТКХ эксперты, 6 "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Ведомствоара эш төркеме әгъзасы Дмитрий Романов очрашты. Эксперт чарада катнашучыларны ТКХ кодексына кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды, законнардагы үзгәрешләр турында сөйләде. Торак-коммуналь хезмәтләрен күрсәтү өлкәсендә кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләренә махсус игътибар юнәлтелде.   


12
март, 2019 ел
сишәмбе

- Миңа савыт-саба юа торган машина алып килделәр, ләкин ул ярык булып чыкты. Миңа нишләргә? Сез миңа ярдәм итә аласызмы? – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына гражданка әнә шундый гозер белән мөрәҗәгать итте.

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре итагать белән тыңлап һәм документлар җыелмасы белән танышып чыккач, тиешле карарга килделәр: кулланучыга ярдәм итәргә мөмкин, чөнки товар китертүче кибетнең гамәлләре законга каршы килә һәм гражданканың хокукларын кысрыклый.

Билгеле булганча, кулланучы савыт-саба юа торган машинаны судка кадәрге, дәгъва белдерү тәртибендә кайтару яки алмаштыру мәсьәләсе буенча кибеткә мөрәҗәгать итеп караган булган инде, ләкин аның таләбе канәгатьләндерелмәгән.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре шикаять гаризасы проектын төзүдә булышлык күрсәттеләр, кулланучы шуның нигезендә судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды.

Мондый мөрәҗәгать итүгә “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясының 1 өлеше нигез булып хезмәт итте, анда бәян ителгәнчә: “Кулланучы, товарның җитешсезлекләрен ачыклаган очракта, әгәр алар хакында сатучы белән алдан сөйләшенмәгән булса, үз ихтыяры буенча түбәндәгеләргә хокуклы:

- шул ук маркадагы (шул ук модельдәге һәм (яки) артикулдагы) товарга алмаштыруны таләп итәргә;

- сатып алынган бәяне тиешенчә яңадан хисаплап,башка маркадагы (модельдәге, артикулдагы) товарга алмаштыруны таләп итәргә;

- бәяне сатып алу хакына карап киметүне таләп итәргә;

- товардагы җитешсезлекләрне түләүсез нигездә кичекмәстән бетерүне яки кулланучы яки өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын каплауны таләп итәргә;

- сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кайтаруны таләп итәргә. Сатучының таләбе һәм аның хисабына кулланучы җитешсезлекләре булган товарны кайтарып бирергә тиеш.

Шул ук вакытта сатып алучы сыйфаты тиешле булмаган товар сату нәтиҗәсендә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны да таләп итәргә хокуклы. Зыяннар кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен әлеге Законда билгеләнгән срокларда түләнә”.

Шул рәвешле, әлеге мәсьәлә суд тәртибендә кулланучы файдасына хәл ителде. Суд Законның кулланучы ягында булуын таныды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы

Бүген кулланучыларның якланганлык дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингының нәтиҗәләре игълан ителде. 85 субъект арасында Татарстан Республикасы беренче позицияне биләп тора.

Кулланучыларның якланганлык рейтингы – Россия кулланучылары берләшмәсе проекты. Бу – ике ел дәвамында төбәкләрдә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен махсус тикшеренүләр уздыручы бердәнбер оешма. Рейтингның максаты – гражданнарга хокукый мәгълүмат җиткерү һәм консультацияләү системасын төзегәндә, халыкта кулланучылар базарында тотрыклы грамоталы тотыш күнекмәләрен формалаштыруда, кулланучы культурасын сеңдерүдә РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнарының гамәли катнашу дәрәҗәсен билгеләү, әлеге системаның системалы һәм нәтиҗәле булуын бәяләү.

Әгәр 2010 елда Татарстан бу Рейтингта 37 нче урында булса, 2018 елда 85 субъект арасында – беренче урында.    

13 март көнне 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, 14 март көнне 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Журналистлар урамы, 100 адресы буенча "Вьетнамский" сәүдә үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы тарафыннан кулланучыларның хокукларын яклау буенча "Базар – шулай ук хокук урыны!" исемле күчмә консультацияләү өстәле оештырылачак.

Әлеге чара ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлана. 2019 елда ул "Trusted Smart Products" – "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында уза.

Чаралар кысаларында кулланучылар тарафыннан дәгъваларны белдерү ысулларына һәм тәртибенә, низаглы хәлләрне караганда якларның хокукларына һәм бурычларына, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракларда проблемаларны хәл итүгә, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча түләүсез консультация бирү күздә тотыла.

Биредә үк теләге булганнар кулланучыларның хокукларын белүгә карата мини-викторинада да катнаша алачак.

 Кулланучыларның хокукларын яклау көненә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турындагы мәгълүматлар белән түләүсез басма матбугат әзерләнәчәк.

Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне уңаеннан һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү, кулланучыларның хокукларын яклау буенча нәтиҗәле һәм үтемле система формалаштыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре тарафыннан, Роспотребнадзор идарәсенең Татарстандагы территориаль органы белән берлектә, цифрлы һәм көнкүреш техникасы белән сәүдә итүче "DNS" сәүдә объектында (Арча ш.) сатучылар өчен семинар-уку уздырылды. Семинар уздыру өчен әлеге объект очраклы гына сайланмады. Быелгы Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында уза, ә әлеге кибеттә төрле смарт-җайланмалар сатыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International