Чаллы территориаль органына ризасызлык белдереп бер кулланучы мөрәҗәгать итте. Ул кибеттән джемпер сатып алган, ләкин өйгә кайтып кергәч аның җитешсезлеге булуын ачыклаган. Шул ук көнне, сатып алынган әйбер хакын кайтаруны таләп итеп, сатучы янына барган. Ләкин сөйләшү барып чыкмаган, сатучы аңа дорфа итеп җавап биргән һәм аның таләбен канәгатьләндерүдән баш тарткан. Сатып алучы шикаятьләр һәм кайтавазлар кенәгәсен сорагач та, аңа бирмәгәннәр, шулай ук әлеге кибеттә хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы шәхси эшкуар турында да мәгълүмат бирүдән баш тартылган. Сатучыга булган барлык дәгъваларын сатып алучы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына тапшырылган гаризасында бәян иткән.
Әлеге хәлне җайлау өчен Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан шәхси эшкуар һәм кибеттә сатучылар белән очрашу оештырылды һәм әңгәмә уздырылды. Шәхси эшкуар белән очрашу барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы статьялары турында мәгълүмат җиткерелде. Аңлату эше нәтиҗәсендә шәхси эшкуар ихтыяри тәртиптә кулланучының таләпләрен канәгатьләндерү турында карар кабул итте.
Кызганыч, әмма кулланучыларның хокукы бозылу – сирәк күренеш түгел. Алданган кешеләрдә сатучының дорфалыгына һәм тупас мөгамәләсенә шикаять белдерү теләге барлыкка килә. Моны ничек итеп дөрес эшләргә? Бу гади эш түгел, чын дәлилләр һәм буш вакыт булуын таләп итә. Фирма турында интернетта кайтаваз калдырырга мөмкин. Ләкин адресатның, компаниядә хезмәтләрнең сыйфаты өчен җавап бирүче хезмәткәрнең аны укуына гарантия юк. Ярый белмәгән оешмага шикаять белдерүнең иң гади ысулы булып кайтавазлар һәм тәкъдимнәр кенәгәсендә язмача фикер калдыру тора.
Шикаятьләр кенәгәсен булдырганчы теләсә кайсы оешма җитәкчесе әлеге документны алып бару тәртибен регламентлый торган федераль законнарны өйрәнергә тиеш.
Кайтавазлар кенәгәсе номерланган, тегелгән һәм оешманың мөһере, аның җитәкчесенең имзасы белән беркетелгән булырга тиеш. Шушы рәвешле рәсмиләштерү брошюраның аерым битләре сатып алучылар яки компаниядәге башка хезмәткәрләр тарафыннан ертып алынмасын өчен кирәк. Титул битендә оешманың атамасы, документны ачу датасы, шулай ук җитәкченең имзасы күрсәтелә. Документның беренче битендә аны тутыру буенча күрсәтмәләр булырга тиеш. Икенче бите компания турында белешмәләр күрсәтү өчен: адресы, телефоны, җитәкченең һәм башка вазыйфаи затларның ФИА. Өченче биттә фирма эшчәнлеген тикшерүдә тотучы органнар турындагы мәгълүматны карарга мөмкин. Анда Роспотребнадзор, Хакимият, кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге адресы һәм телефоннары күрсәтелә. Журналны күренеп тора торган урында сакларга кирәк. Сатып алучының беренче таләбе буенча кибет хакимияте аны бирергә бурычлы. Кайбер сатучылар әлеге кенәгәне кассада саклау яклы, ә аерым эшкуарлар аны кулланучы өчен рәсмиләштерелгән аерым бер почмакта урнаштыра.
Шунысын истә тотарга кирәк: кибеттә сатып алучыга "шикаятьләр кенәгәсе" бирелмәсә, ул шикаятьләрен кая язарга һәм кемгә тапшырырга кирәклегенә барыбер төшенәчәк.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы.
"Татарстанныкын сатып ал" акциясе кысаларында Болгар шәһәренең "Спасский оптторг" ҖБ "Мини-маркет" кибетендә "Алкоторг" ҖЧҖ вәкилләре тарафыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органы хезмәткәре катнашында, "Татспиртпром" АҖ алкоголь продукциясенә күргәзмә-дегустация үткәрелде. Белгечләр чарада катнашучыларны алсу төсле ярымтатлы "Vigrosso Rosso" һәм "VIGROSSO BIANCO" шәраб эчемлекләрен җитештерү технологиясе белән таныштырдылар. Чара барышында кулланучылар тәкъдим ителә торган продукция, аның составы турында тәфсилле мәгълүмат алдылар, шулай ук тәкъдим ителгән үрнәкләрне татып карадылар.
Ярымтатлы эчемлекләр беренче класслы чимал кулланып ясалган. "VIGROSSO BIANCO" һәм "VIGROSSO ROSSO" нигезендә ике шәраб материалы – җиләк-җимеш һәм ак Италия винограды нисбәте. Әлеге шәрабләр җиләк-җимеш, шоколад, десертлар белән ярашлы. Бу чара җирле продукцияне күрсәтү һәм базарга чыгару өчен бик яхшы мөмкинлек булды.
Уздырылган чара барышында халыкка җирле продукциянең өстенлекләре турында аңлатылды, тиешле буклетлар таратылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы.
Физик культураны үстерү, хезмәткәрләрне системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өлкәсендәге эшне камилләштерү максатларында 2019 елның 5 мартыннан 20 декабренә кадәр Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре арасында Спартакиада уздырылачак. Ел дәвамында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре шахмат, волейбол, җиңел атлетика, йөзү, мини-футбол, өстәл теннисы, бадминтон, баскетбол кебек спорт төрләрендә ярышачак. 9 март көнне “Маяк” спорт комплексы (Яшел Үзән ш.) базасында Спартакиада хисабына чаңгы ярышлары узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен Марина Прошина, Мәрьям Сөләйманова, Илмир Шәфыйгуллин, Максим Гревцов көч сынашты.
Аксубай районында райондагы кече һәм урта бизнес субъектлары эшкуарлары һәм контроль-күзәтчелек органнары, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре катнашында Эшкуарлык советының утырышы булды. Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, тикшерүләр оештыру, дәүләти һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау, законнардагы үзгәрешләр белән таныштыру һәм агымдагы мәсьәләләр турында сөйләшү кебек темалар хакында фикер алышынды. Роспотребнадзорның ТР идарәсенең ТБ вәкиле азык-төлек сәнәгате предприятиеләре, җәмәгать туклануы һәм сәүдә объектлары буенча зарури таләпләрне үтәүгә кагылышлы сорауларга җавап бирде.
Түбән Кама территориаль органы белгече Аксубай районында кулланучылар базарының торышы һәм аны үстерү проблемалары, алкоголь продукциясен, сыра һәм сыра эчемлекләрен сату, булган проблемаларны хәл итүдә бердәм алымнар эшләү турында мәгълүмат җиткерде. Катнашкан кешеләргә мәгълүмат буклетлары таратылды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре "Хезмәт ветераннары өчен пансионат" МАҖ ял итүчеләр белән тыгыз багланышта торуын дәвам итә. Әлеге пансионатка Татарстан Республикасының якын районнарыннан килеп ял итүче пенсионерларга социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-педагогик, социаль-психологик, социаль-хокукый кебек хезмәтләр күрсәтелә. Пансионатта ял итүчеләрнең барысы да, биредә сәламәтлекләрен яхшыртып кына калмыйча, яшьтәшләре арасында ял итә, шул ук вакытта кулланучы буларак белем дәрәҗәсен дә күтәрә ала.
"Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне"н уздыру һәм хокукый белемнәрне арттыру кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре пансионатта ял итүчеләр белән очрашты. Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне 15 мартта узачак. 2019 елда ул "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында уза. Смарт-продуктлар – икенче төрле әйткәндә, "акыллы электроника": телевизорлар, сәгатьләр, тавышлы ярдәмчеләр һ.б. Алар Интернетка тоташу үзлеге булуы белән аерылып торалар.
Белгечләр ял итүчеләргә даими рәвештә кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нигезләрен аңлатуга багышланган укытулар уздыра. Очрашулар "Түгәрәк өстәл", "Сорау-җавап", "Гамәли дәресләр", "Хосусый очрашу" форматында уза.
Белгечләр тарафыннан уздырылган консультацияләр пенсионерларга үз хокукларын грамоталы итеп якларга, кирәк булганда, дәгъва хаты төзергә булыша.
Пансионатта ял итүчеләргә "Ремонт чорына башкасын биреп тору яки аналогик товарга алмаштыру турында таләп кагылмый торган, озак файдаланудагы товарлар исемлеге", "Бурычка алучының кулланучы кредиты: бурычка алучы белешмәлеге", "Кредит картасы" темаларына буклетлар тапшырылды. ТР Чаллы территориаль органының 71-43-03 телефон номеры буенча "Кайнар линия" эше турында мәгълүмат бирелде.
Очрашу азагында белгечләр пенсионерларга яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм сыйфатлы смарт-продуктлар теләде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органы белгечләре гражданинның 2019 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" ДМС мөрәҗәгате буенча, административ тикшерү кысаларында, Чистай районының Йолдыз поселогында урнашкан "Йолдыз" кибетенә бардылар.
Визуаль карау барышында билгеләнгәнчә, "Йолдыз" сәүдә объектының стационар булмавына күрсәтүче билгеләр бар – фундаменты, инженер коммуникацияләре юк. Әлеге сәүдә объектында алкоголь продукциясенең, шул исәптән сыраның, сатылмавы турында мәгълүмат юк иде.
Контроль чаралар барышында әлеге кибеттә эшчәнлек башкаручы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең склад бүлмәсендә яраклылык вакыты узган, өч атамалы сыра булуы ачыкланды. Әлеге сырага товар документлары, шулай ук сәүдә объектының стационар булуын раслаучы документлар да күрсәтелмәде. Моннан тыш, мәҗбүри тәртиптә ярашлылыкка расланырга тиешле продукцияне исәпкә алу һәм сату тәртибе дә бозылган. Гамәлдәге законнар нигезендә хуҗалык итүче субъекттан 14,5 литр алкоголь продукциясе тартып алынды.
Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү эше алып барыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы
Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында республика мәктәпләрендә "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" темасына тематик дәресләр уздырыла.
Түбән Кама районының 1 нче санлы Кама Аланы урта мәктәбендә, Сарман районының "Сарман гимназиясе" МБМУ, Зәй районының Сәвәләй урта мәктәбендә һәм 1 номерлы Зәй урта мәктәбендә Түбән Кама территориаль органы белгечләре мәктәпләрдә укучылар арасында тематик дәрес-практикумнар, кулланучыларның хокукларын һәм кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә законнарны аңлату буенча әңгәмәләр уздырды. Сатып алыначак әйбергә һәм интернет-ресурслардан файдалануга кагылышлы нигезле карарлар кабул итә алсын өчен, белгечләр төгәл һәм аңлаешлы мәгълүмат алу буенча кулланучылар хокукына махсус игътибар юнәлтте.
Техник катлаулы товарлар һәм финанс хезмәтләре категориясе тыңлаучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Иң еш бирелә торган сораулар арасында товар өчен түләү һәм аны китертү, сату-алу шартнамәсен гамәлдә түгел дип тану, гарантия срокларыннан тыш кулланучыларның хокукларын яклау, өстәмә хезмәтләр һәм товарларны нигезсез рәвештә алырга өндәүдән яклау ысуллары аерылып тора. Тыңлаучыларның белемнәрен ныгыту максатларында мәгълүмат материаллары һәм белешмәлекләр таратылды.
Хәзерге тормышта "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" закон принциплары еш бозыла. Шуның аркасында күп кешеләр үз сорауларына җавапны челтәрдән эзли, чөнки төрле хәлләрдә бәхәсләр барлыкка килә.
Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне уңаеннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге, Татарстан Республикасының Арча муниципаль районы базарларында кизү торулар һәм консультацияләү өстәлләре оештырып, гражданнар арасында агарту эшчәнлеге уздыра. Әйтик, 7 март көнне шәхси эшкуар Г.Р.Вафина сәүдә комплексында кизү уздырылды.
Хезмәткәрләр сатып алучыларга аларның хокуклары турында аңлата, әлеге өлкәгә кагылышлы документларга анализ үткәрә, бәхәсле сорауларны хәл итә. Кайбер очракларда хәл итеп бетереп булмый, кулланучының хокукларын дөрес итеп яклау өчен фәкать суд кына ярдәм итә ала.
Ваклап сәүдә итү мөнәсәбәтләре кайбер кагыйдәләрнең үтәлүен таләп итә. Һәрчакта да сату-алу шартнамәсен төзергә кирәк. Товар хакы, бәя кәгазендә язылганча, төгәл билгеләнгән булып санала. Әлбәттә инде, кулланучы аны хакы буенча сатып алырга әзер. Алыш-биреш ясаганда товарга, аның сыйфатына, саклау шартларына кагылышлы барлык мәсьәләләр хакында да алдан сөйләшенергә тиеш. Аның төргәге тулысынча тиешле рәвешенә туры килергә тиеш. Низаглы хәлләрне белгечләр ике як арасында җайга сала.
Кулланучылар – физик затлар товарлар белән сәүдә итү, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә барлыкка килә торган проблемалы хәлләрне җайга салу өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гүзәл затларны яз бәйрәме – 8 март белән чын күңелдән тәбрик итә.
Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә казанышлар телим. Уңышлар һәрчак юлдаш булсын сезгә! Яратып, яратылып яшәгез!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы гүзәл затларны якынлашып килүче яз бәйрәме белән котлый һәм искәртә: арзан бәядән сатып бетерү яки акция буенча алынган товарны кайтарырга яки алмаштырырга мөмкин. Билгеле булганча, яз ае – товарларны арзан бәядән сатып бетерү һәм төрле акцияләр уздыру, бәйрәм кәефен күтәрү өчен файдалы сатып алулар чоры. Хөрмәтле сатып алучылар! Әгәр акция буенча сатып алынган товар теге яки бу сәбәпләр аркасында сезгә туры килми икән, аны кыю рәвештә киредән кибеткә илтеп бирә аласыз. Арзанлы бәядән сатып бетерү вакытында алынган товарларны кайтару һәм алмаштыру буенча законнарда бернинди дә чикләүләр каралмаган