ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2019 ел
сишәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Түбән Кама территориаль органы белгечләре Түбән Каманың популяр товарлар сатучы "Континент" интернет-кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар базары өлкәсендәге законнарны аңлату буенча тематик очрашу уздырды, бу вакытта, гражданнар интернет-ресурслар аша сатып алуга һәм аннан файдалануга кагылышлы нигезле карар кабул итә алсын өчен, кулланучыларның төгәл һәм аңлаешлы мәгълүмат алу хокукына махсус игътибар бирелде. Әлеге интернет-кибеттә тәфсилле тасвирламалар, сыйфатламалар һәм фотографияләр белән төрле товарлар: техника, электроника, уенчыклар, бәйрәм бүләкләре һәм каталог буенча күп кенә башка әйберләр сатыла, икенче төрле әйткәндә, дистанцион ысул белән тәкъдим ителә

2019 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

ТР Арча муниципаль районының Яңа Кенәр китапханәсендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендә мәктәп укучылары белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча очрашу үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре оештырды, алар укучыларны "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп нигезләмәләре белән таныштырды

Һәр машина йөртүчегә үз автомобиленә кечкенә генә булса да ремонт ясатырга туры килә, әйтик, тәгәрмәч тишелү кебек нәрсәләрдән котылып калып булмый. Әгәр элек тәгәрмәч төзәтү белән берлектә кул мускулларын ныгытып алу мөмкинлеген бирә торган кул насосы тугры юлчы булган булса, хәзер автомобиль хуҗалары карамагында төрледән-төрле автомобиль компрессорлары бар


1
март, 2019 ел
җомга

"Бөтендөнья кулланучылар көне"н бәйрәм итү Джон Кеннединың 1962 елда АКШ конгрессында чыгыш ясавына багышланган

Кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Теләче районы Күпфункцияле үзәге ДБУ филиалының консультация пунктында халыкны кабул итте

Халыкның хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, кулланучыларга кагылышлы мәсьәләләрне оператив хәл итү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Кукмара муниципаль районының "Наз" социаль ярдәм үзәге" АКОда кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Гашыйклар көненә гражданин А. үзенең сөекле кешесеннән хәзерге көндә бик популяр бүләк, ә атап әйткәндә фитнес үзәгенә клуб картасы алган. Ләкин хатыны күпме генә ирен спортка өндәсә дә, ул әлеге үзәккә барудан баш тарткан. Яшь ханым фитнес-клубка барып, акчаны кире кайтарып бирүләре турында таләп итәргә мәҗбүр булган, ләкин аңа бу эштә катгый рәвештә баш тартканнар. Әлеге клубның өлкән менеджеры әлеге проблеманы хәл итүдә үзенчә, гадәти булмаган вариантлар тәкъдим итә башлаган. Мисал өчен, башка берәүне табарга һәм клуб картасын үзгәртеп рәсмиләштерү өчен аны бирегә алып килергә, йә булмаса, картаны яңа туган сабый өчен калдырып торырга, ә үсә төшкәч ул әтисенең картасыннан файдалана алачак, янәсе

2019 елның 21 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллина ТР Әтнә муниципаль районының “Бәрәзә гомуми белем бирү мәктәбе” МБМУ 6-9 сыйныфларда укучылар белән сыйныфтан тыш дәрес уздырды


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 25 февралендә Теләче муниципаль районы Этил спиртының, алкогольле һәм спирткатнашмалы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов катнашында узды.  Утырышта шулай ук Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Х.Хәмидуллин, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.А.Миңнегулов, Россия ЭЭМ Теләче районы бүлегенең икътисадый җинаятьләргә һәм коррупциягә каршы көрәш бүлегенең өлкән опервәкаләтлесе Р.Ю.Стаценко, "Теләче РҮХ" ДАССУ баш табибы И.И.Галиуллин, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Р.Ф.Галиәхмәтов, сәүдә предприятиеләре вәкилләре катнашты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International