ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче, халыкның социаль нәзберек катлавына карый торган пенсионер ханым мебелен яңартырга уйлап кием-салым өчен шкаф сатып алырга уйлаган. Әлеге максатны тормышка ашыру нияте белән ул берничә кибетне йөреп чыккан. Кибетләрнең берсендә сатучы-консультант төсе, зурлыгы һәм комплект өлешләре буенча мебельгә карата белдерелгән таләпләрне үтәргә вәгъдә иткән һәм товарны бәясен ваклап, кичектереп түләү шарты белән рәсмиләштерергә тәкъдим иткән. Шкаф китерелгәннән соң аны сатып алучы ханым шкафның төсе дә, зурлыгы да ул белдергән таләпләргә туры килмәвен абайлаган. Киләсе көнне товарның кимчелекләре турында телдән дәгъва белдереп, сатучыга мөрәҗәгать иткән һәм шкафының кредитка сатып алынган булуы турында белгән, моңа өстәп иминиятләштерү суммасының да өстәлүе мәгълүм булган. Шулай итеп сатучы товар турында да, аны түләү хакында да төгәл булмаган мәгълүмат җиткергән булып чыга. 10 көн эчендә кибеттә әлеге мәсьәләне хәл итәргә сүз биргәннәр. Сроклар узган һәм сатып алучы ханым телефонына кредит түләвенең сроклары узуы турында шалтырата башлаганнар


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 25 февралендә Кама Тамагы районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы рәислегендә Кама Тамагы муниципаль районы Алкогольле һәм спирткатнашмалы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды

2019 елның 21 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты тарафыннан Чүпрәле районында яшәүчеләр өчен "Күпфункцияле үзәк" ДБУ кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация үткәрелде. Район халкы сыйфатсыз товар (суыткыч, аяк киеме) сатып алганда кулланучыларның хокуклары турында консультация алды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органы белгече шулай ук "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 25 статьясы белән дә таныштырып үтте


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2016-2021 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү" дәүләт программасын раслау турында" 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карарын (2018 елның 24 декабрендәге редакциясендә) тормышка ашыру максатларында Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты "Коммерциясез оешманың һәм дәүләт хакимияте органының иң яхшы архивы – Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы" һәм "Коммерция оешмасының иң яхшы архивы – Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы" конкурсларын уздыра


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәрендәге “Забота” пасионатының тернәкләндерү үзәгендә булдылар: анда ял итүчеләр өчен очрашу уздырылды

Әлмәт шәһәрендә сыра эчәргә яратучылар еш килә торган кибетләрнең берсендә, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы бүлегенә килгән мөрәҗәгать буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре алкоголь продукциясенең, ә атап әйткәндә сыраның товар-транспорт кәгазьләреннән, ярашлылык турында декларациядән тыш сатылу фактын ачыклады


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 18 февралендә Олы Кайбыч авылында район хакимияте бинасында район җитәкчелеге эшкуарлар белән очрашты, чара барышында алкоголь продукциясе базарына кагылышлы мәсьәлә дә каралды

ТР Арча муниципаль районы Мәдәният йортында "Үзеңнекен сатып ал – газиз булганын сайла" күргәзмә-презентациясе узды. Күргәзмәнең төп максатлары булып район территориясендә җитештерелә торган продукцияне кулланучылар базарына чыгару өчен шартлар тудыру, шулай ук предприятиеләр эшчәнлеген популярлаштыру һәм товар җитештерүчеләр белән кулланучылар арасында туры элемтә урнаштыру тора

2019 елның 19 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшкуар Д.Д.Шәмсетдиновның маникюр кирәк-яраклары сатыла торган сәүдә объектында белем бирүле семинар уздырды. Әлеге сәүдә объектында эшкуар кул-аяк тырнакларын тәртипкә китереп бизәү хезмәтләрен күрсәтә. Семинар барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре; РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре; РФ Баш дәүләт санитар табибының карары;  ГОСТ Р 58091-2018 "Тырнак сервисы. Терминология, классификация һәм гомуми таләпләр" турында аңлатылды


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына ("Халык контроле" ДМС) заявка килде, анда Буа шәһәрендә сыраның документларсыз сатылуы турында хәбәр ителә иде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International