ТР Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары тарафыннан сатып алына торган азык-төлек товарларына максималь бәяләр формалаштыру турында" 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карары нигезендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан 177 атамадагы продукция буенча бәяләргә мониторинг уздырылды.
2019 елның 9 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Үзәк автобазар территориясендә контрольлек чаралары үткәрде. Павильоннарның берсендә тиешле документлары булмаган килеш һәм продукция килүен БДАМС системасында теркәмичә сыра һәм сыра эчемлекләре сатыла иде.
"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы кулланучы, җитештерүче, башкаручы һәм сатучы арасында килеп чыккан мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлтелгән; кулланучының товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр һәм аларны башкаручы, җитештерүче, сатучы турында мәгълүматка хокукларын билгели; товарлар сатканда, эшләр башкарганда һәм хезмәтләр күрсәткәндә кулланучының хокукларын яклый; кулланучыга хокукларын яклауны гамәлгә ашыручы дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмалар турында хәбәр итә һ.б.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 21 яшькә кадәрге кешеләргә алкоголь сатуны тыю турындагы закон проекты күпчелек федераль ведомстволар белән килештерелгән һәм быел ук каралырга мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгына сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай хәбәр иткән.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш кысаларында республикада, Россиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән аракы дегустацияләнде.
Гражданнарны кабул итү вакытында безгә еш кына сорау бирәләр: "Төргәкне ачканнан соң ашамлыкны кире кайтарырга мөмкинме?".
2019 елның 9 сентябрендә Казан территориаль органы вәкилләре Казан шәһәренең Совет районы территориясендә контроль чаралар үткәрде.
Аерым алганда, Бигичев урамында урнашкан сәүдә бинасын карау барышында БДАМС системасында теркәмичә генә алкогольле продукция сату факты ачыкланды. 34 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре табылды һәм әйләнештән алынды.
2019 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак, анда республиканың сәүдә объектларында сатыла торган аракыларга дегустация үткәреләчәк.
2019 елның 6 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Мәскәү районы территориясендә контрольлек чаралары үткәрде.
Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре "Торговый квартал" сәүдә үзәгендә эшкуарлар һәм аларның вәкилләре өчен кулланучыларның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча кизү торуны оештырды.