Утар авылында стационар булмаган объектта алкогольле продукция сату фактына чик куелды

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

2019 елның 9 августында, Казан шәһәре Идел буе районының Утар авылында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге закон бозуларны ачыклау буенча мониторинг уздыру барышында стационар булмаган сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләрен сату фактын ачыклады, бу исә "Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында" 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 ст. 2 өлешенә каршы килә.

Элегрәк әлеге эшкуарның шундый ук хокук бозу очрагы ачыкланса да, закон нормаларын аңлату буенча тиешле эш алып барылуга карамастан, хокук бозу эше туктатылмаган.

Хәзерге вакытта административ тикшерү үткәрелә, шуннан соң материаллар, шул исәптән законсыз урнаштырылган объектны сүтү буенча, чара күрү өчен вәкаләтле органнарга җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International