Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Мамадыш районы кулланучылары һәм эшкуарлары өчен күчмә чара үткәрде. Сәфәрнең максаты - төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрү һәм кулланучылар базары мәсьәләләре буенча профилактик эш алып бару.
Шәһәрнең сәүдә объектларында кулланучыларга, сатучыларга һәм эшмәкәрләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы һәм «Ваклап сату шартнамәсе буенча сату кагыйдәләрен, озак файдаланудагы товарлар исемлеген раслау турында» 31.12.2020 елның 2463 номерлы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә, үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе аңлатылды.
Чараның төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнар мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат җиткерүнең дәрәҗәсен күтәрү,кулланучылар базарында үз-үзеңне мөстәкыйль һәм дөрес тотуның тотрыклы күнекмәләрен булдыру.
Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан ведомство карамагындагы районнарга мондый күчмә чаралар даими рәвештә гамәлгә ашырыла. Чарада катнашучыларның барысы да кулланучы өчен мәгълүмат салынган буклетлар, шулай ук Яр Чаллы территориаль органының Кайнар линия телефоны (8 (8552)71-43-03) турында мәгълүмат алдылар.