Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә сырларны дегустацияләү булды

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә азык-төлек товарларының, шул исәптән сырларның түбән сыйфатына карата мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр еш килә. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен анализлау, тикшерү материаллары кулланучылар хокуклары бозылуын күрсәтә. Кагыйдә буларак, шикаятьләр товарны кибеттә саклауның дөрес булмаган шартлары аркасында барлыкка килә (сыр күгәрек белән каплана, бозылган продукт чит тәм ала), шулай ук популяр кыйммәтле сыр сортларын арзанрак сыр белән алыштыру күренеше еш очрый. Сыр составында үсемлек майлары булырга тиеш түгел, югыйсә ул инде сыр продукты дип аталырга тиеш.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә халык арасында иң популяр булган сырларны: «Голландский» һәм «Российский» маркалы ярым каты сырларны дегустацияләү узды.

Сырлар тәм һәм ис, тышкы кыяфәте һәм консистенциясе, төсе һәм рәсеме буенча норматив документация таләпләренә туры китереп бәяләнгән.

Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан оештырылган һәм «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның аккредитацияләнгән лабораторияләрендә үткәрелгән сынаулар республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган сыйфат һәм куркынычсызлык күрсәткечләре буенча 40тан артык сырны тикшерүгә ирешелде.

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстан базарындагы продукциянең күп өлеше яхшы сыйфатлы һәм, һичшиксез, куркынычсыз.

Әмма сырларның 30%да закон таләпләрен бозу очраклары да ачыкланган. Аерым алганда, алар сөт маен үсемлек мае белән алыштыруга, продуктта майлылыкны киметүгә, шулай ук кулланучы өчен мәгълүмат белән дөрес булмаган маркировкага кагыла. Кызганычка каршы, тикшерелгән барлык үрнәкләр дә сынауларны лаеклы кичермәгән.

Кулланучылар дегустациясенең максаты сатып алынган сыр үрнәкләренең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын бәяләү, алар арасыннан иң яхшы җитештерүчене ачыклау һәм алынган нәтиҗәләр турында мәгълүматны кулланучыларга җиткерү.

Комиссия сөт тармагы белгечләреннән, контроль-күзәтчелек органнарыннан, азык-төлек лабораторияләреннән, сәүдә челтәрләреннән һәм җитештерүче предприятиеләрдән, шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләреннән тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International