Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгеч-эксперты Розалия Сафинаның бабасы – Бөек Ватан сугышында катнашучы турында сөйләрбез.
Шакиров Фәттах Шакирович сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алына. Аның биш баласы калган, кечесенә нибары 13 көн була. Балалары әтиләрен бүтән бер тапкыр да күрмиләр.
Фәттах Шакиров пехотачы булып сугышкан. 1943 елда Смоленск өчен каты сугышларда батырларча һәлак була. Тарих битләрендә бу сугыш турында түбәндәгеләр билгеле.
СССР белән «кыска вакытлы сугыш» планы нигезендә, Адольф Гитлер 1941 елның 7 августына Мәскәүне алырга, ә октябрьгә сугышны тәмамларга исәп тоткан. Германия армиясенең төп удары юнәлешендә Смоленск тора, ул илнең башкаласына юл ача. 1941 елгы Смоленск оборона сугышы гитлерчыларның блицкриг планнарын җимерә, Смоленск партизаннарының дошман тылындагы каһарманнарча көрәше ике ел дәвамында Мәскәүгә таба омтылган басып алучыларны үз өстенә ала, ә Кызыл Армиянең 1943 елның 25 сентябрендә Смоленскны азат итүе – Берлинга иң кыска юл ача.
Бу көн смоленщинаны немец-фашист илбасарларыннан азат итү көне буларак билгеләп үтелә.
- Бабамның батырларча һәлак булуы турындагы өчпочмаклы хатны минем әбием озак еллар саклады, - дип сөйли Розалия Сафина.
Кызылармеец Фәттах Шакиров Смоленск өлкәсенең Велижский районы Пустыньки авылында туганнар каберлегендә җирләнгән.