Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Арча районының Урта Курса авыл җирлеге гражданнары белән очрашты. Чара барышында тиешле сыйфатта булмаган товарлар сатып алуга һәм аларда җитешсезлекләр табуга бәйле мәсьәләләр һәм тиешле сыйфатта булган товарларны алмаштыру сроклары каралды. Катнашучыларга товар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат алырга, төрле конфликтлы ситуацияләрдә үзләрен ничек якларга, үзләрен мошенниклар гамәлләреннән ничек сакларга икәнлеге турында сөйләделәр. Кулланучылар базарында еш очрый торган вәзгыять конкрет мисалларда ачыкланды. Халыкның кулланучылар грамоталылыгын киңәйтү өчен, «Вестник потребителя Татарстана»газетасы да мәгълүмат белән брошюралар таратылды.