Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре 2025 елда үз эшчәнлекләрен ведомство буйсынуындагы районнар территориясендә гамәлгә ашыручы хуҗалык субъектларына карата 305 профилактик чара үткәрделәр. Нәтиҗәдә мәҗбүри таләпләрне бозмау турында 272 кисәтү бирелде, 13 профилактик визит һәм 20 консультация үткәрелде.
Профилактик визитлар һәм консультацияләр барышында контроль астындагы субъектларга аларның эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр турында мәгълүмат бирелде.
Бизнес вәкилләренә аларның эшчәнлегенә карата куела торган мәҗбүри таләпләр телдән аңлатылды. Аерым алганда, «этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында»1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре хакында сөйләнелде. Белгечләр алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатканда хокук бозу очракларына, әлеге өлкәдәге законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү чараларына һәм алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибенә мисаллар китерделәр. Хуҗалык итүче субъектларга әлеге өлкәдәге законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат бирделәр.