Олы Кайбыч авылында гражданнарны кабул итү

2026 елның 17 апреле, җомга

Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Алсу Хөснетдинова Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетында гражданнарны кабул итте.

Очрашу кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкны мәгълүматлаштыру һәм агартуга багышланган иде. Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде. Шунда ук хәл итеп булмый торган мөрәҗәгатьләр буенча белгеч аларны законда билгеләнгән срокларда карау тәртибен аңлатты.

Хокукый грамоталылыкны арттыру өчен халыкка мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International