Авыл җирлекләрендә күчмә кабул итүләр үткәрелде

2026 елның 18 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Кибәче (Питрәч районы) һәм Биектау (Балык Бистәсе районы) авыл җирлекләре халкы белән очрашулар үткәрде.

Чараларда катнашучылар товарны кире кайтару сроклары буенча, шулай ук тиешле сыйфаттагы нинди товарларның кире кайтарылмавы яки алыштырылмавы турында консультацияләр алдылар.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча кергән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирелде. 

Шулай ук күчмә чаралар кысаларында әлеге торак пунктларда эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинарлар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International