Кукмара районының Каенсар авылында гражданнарны кабул итү узды

2026 елның 16 июне, сишәмбе

Кукмара районының Каенсар авылында Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов катнашында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды.

Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләрдән хәбәр ителде. Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгать итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 декабрендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары нигезендә аңлатмалар бирелде.

Чаралар кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International