Арча муниципаль районының Качелино авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде.
Чараның датасы һәм урыны турында халыкка үз вакытында хәбәр ителде: белдерүләр җәмәгать урыннарында, авылның мәгълүмат стендларында һәм МАКС группасында урнаштырылды.
Кабул итүне Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина алып барды. Авыл халкы товарларны дистанцион ысул белән (интернет аша) сатып алганда; техник яктан катлаулы көнкүреш товарлары сатып алганда; сыйфатсыз азык-төлек товарлары алган очракта, үз хокуклары турында актуаль сораулар бирде.
Күрсәтмәлелек һәм теманы яхшырак аңлау өчен реаль практикадан мисаллар китерелгән. Чарада катнашучылар үз сорауларына киң һәм квалификацияле җаваплар алдылар.
Моннан тыш, килүчеләргә мәгълүмати буклетлар тапшырылды-аларда кулланучылар хокукларын яклау турында файдалы мәгълүмат тупланган.