Арча территориаль органы хезмәткәрләре Теләче районының Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр. Чара кысаларында мөрәҗәгать иткән гражданнарга консультация ярдәме күрсәтелде.
Халык тиешле сыйфатта булмаган товар сатып алынган очракта нишләргә; таләпләр кую сроклары, техник яктан катлаулы товарларга экспертиза ясау һәм диагностика ясау турында сораулар бирде. Халыкка «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.