Дәүләт хакимияте органнары тарафыннан кулланучылар мәнфәгатьләренең якланылышы буенча РФ субъектларының чираттагы рейтинг нәтиҗәләре мәгълүм булды

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Россия кулланучылар берләшмәсе Дәүләт хакимияте органнары тарафыннан кулланучылар мәнфәгатьләренең  якланылышы буенча РФ субъектларының чираттагы  - дүртенче рейтингын (Рейтинг-2016) әзерләде. Моннан алдагы рейтинглар  2010, 2012, 2014 елларда  дөнья күргән иде.

Рейтинг төзү өчен РФ субъектларында кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт хакимияте органнарының ни дәрәҗәдә катнашуын һәм эшчәнлеге нәтиҗәсен дөрес һәм объектив төстә бәяләү, бу эшчәнлекнең ни дәрәҗәдә комплекслы һәм системалы алып барылуын ачыклау мөммкинлеге бирердәй махсус тикшеренү үткәрелгән.
Рейтинг-2016ның беренче юлында  - Ленинград өлкәсе. Бу нәтиҗәгә башлыча муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә гражданнарның кулланучы буларак хокукларын яклау буенча бик уңышлы төстә җайга салынган эш хисабына ирешелгән: җирле үзидарә органнарында кулланучылар хокукларын яклау бүлекләре эшләп килә, кулланучылар хокукларын яклау буенча ведомствоара советлар булдырылган, кулланучылар хокукларын яклау буенча муниципаль максатчан программалар кабул ителгән, кулланучылар хокукларын яклау буенча җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре эшләп килә.
Рейтинг-2016ның лидерлар бишлегендә -  Белгород өлкәсе, Татарстан Республикасы, Ростов өлкәсе һәм Санкт-Петербург.

 

Рейтингта урын

 РФ субъекты

Баллар күләме

 1

Ленинград өлкәсе

 435,8

 2

Белгород өлкәсе

422,3

 3

Татарстан Республикасы   

407,1

 4

Ростов өлкәсе

384,8

 5

Санкт-Петербург шәһәре

378,4


Лидерлар нәтиҗәләренең шактый ук тотрыклы булуын искәртеп үтик: Рейтинг-2014 тә җиңүчеләр түбәндәгечә урнашкан булган: Ленинград өлкәсе,  Белгород өлкәсе, Ростов өлкәсе, Татарстан Республикасы.

Санкт-Петербург шәһәре әйбәт динамика күрсәткән – Рейтинг-2014тә 17нче урында булса,  Рейтинг-2016да бишенче урынга күтәрелгән.
Мәгълүм сәбәпләр аркасында Кырым Республикасы һәм Севастополь федераль әһәмияттәге шәһәренең бу тикшеренүдә катнашмавын билгеләп үтәргә кирәк.
Россия кулланучылар берләшмәсе – илебездә ике елга бер тапкыр әнә шундый тикшеренүләр үткәреп килә торган бердәнбер иҗтимагый оешма. Рейтингның махсус эшләнгән методикасы Россия кулланучылар берләшмәсенә социаль анкета барышында төбәк органнарыннан алынган мәгълүматларны; интернет челтәрендә урнаштырылган мәгълүматларны, “2014 елда РФдә кулланучылар хокукларын яклау” Дәүләт докладында урын алган мәгълүматларны визуаль тикшерүгә, аларга чагыштырма анализ ясау һәм аларны бәяләүгә нигезләнгән.
Рейтинг түбәндәге күрсәткечләрне үз эченә ала:

1) интернет челтәрендә:

Федераль кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең (“Роспотребнадзор”) РФ субъектындагы идарәсенең;

- РФ субъектында Санитария һәм эпидемиология үзәге;

- РФ субъектында Кулланучыларга торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә контрольлек һәм күзәтчелек органының (дәүләт торак күзәтчелеге);

- РФ субъектында Күп фатирлы йортларны өлешкә кереп төзү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеген (контрольлек) хәл итүче органның рәсми сайтларда кулланучылар хокукларын яклау, товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын һәм сәламәтлек өчен зыянсыз булуы мәсьәләләре буенча көн кадагына суга торган, дөрес мәгълүматларның булуы.

2) РФ субъектында, бурычы гражданнарга кулланучылар хокуклары һәм аларны яклау ысуллары, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты турында мәгълүматлар җиткереп килүдән гыйбарәт булган, РФ субъекты бюджеты средстволары хисабына эшләүче интернет-ресурсларның  (сайтлар, порталлар) һәм/яки басма массакүләм мәгълүмат чараларының һәм/яки даими ТВ һәм радио программаларының булуы.

3) РФ субъектында түбәндәгеләрнең булуы:

- югарыгы башкарма хакимият органнары һәм /яки муниципаль үзидарә органнары каршында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча ведомствоара органнар (советлар, комиссияләр); 
- товарлар сату һәм аларның сыйфаты мәсьәләләре буенча ведомствоара координацион (коллегиаль) органнар;
- сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш комиссияләре;

- “Роспотребнадзор” каршында иҗтимагый һәм/яки консультатив совет;

- “Роспотребнадзор”да, Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә, Дәүләт торак күзәтчелеге органында, Күп фатирлы йортларны өлешкә кереп төзү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге органында “кайнар линия” телефоннары;
- Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау буенча консультация үзәге һәм/яки Гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалларында кулланучылар хокукларын яклау пунктлары.
4) РФ субъектының башкарма хакимияте органнарында үзләренә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл итү йөкләнгән структур подразделениеләрнең булуы һәм эшләп килүе.
5) Җирле үзидарә органнарында үзләренә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл итү йөкләнгән подразделениеләрнең һәм/яки РФ субъектының муниципаль берәмлекләрендә кулланучылар хокукларын яклау буенча җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләренең булуы.
6) 2014-2015 елларда төбәк һәм/яки муниципаль максатчан программаларны тормышка ашыру:

- сәүдә эшчәнлеген (куллану базары) үстерү буенча,

- көндәшлекне үстерү буенча,

- товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын һәм сәламәтлек өчен зыянсыз булуын тәэмин итү буенча,

- халыкның финанс ягыннан аң-белеме дәрәҗәсен арттыру буенча,

- кулланучылар хокукларын яклау буенча (һәм/яки Кулланучылар хокукларын яклау буенча комплекслы план һәм/яки төбәкнең социаль-икътисадый үсеш программаларына кертелгән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кече программалар).
7) Кулланучыларга җирле товар җитештерүчеләрнең товарлары һәм аларга ярдәм итү турында мәгълүматлар ирештерүгә юнәлдерелгән даими төбәк конкурсларын, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты өлкәсендә төбәк хакимияте башлыгы премияләренә дәгъва кылуга конкурслар үткәрү, иң яхшы товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең төбәк брендына ия булу, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне ихтыярый сертификатлаштыруның төбәк системасын гамәлгә кертү.
Экспертлар һәр күрсәткеч буенча рейтинг балларын билгеләгән, шулар нигезендә  интеграцияләнгән рейтинг (барлык күрсәткечләр буенча гомуми балл күләме) исәпләп чыгарылган.

Рейтингны үткәрү методикасы Россия кулланучылар берләшмәсенең аналитика идарәсе җитәкчесе И.Е.Соколова җитәкчелегендә эшләнеп, Үзәк Хәрәкәт Советы тарафыннан хупланган һәм Россия кулланучылар берләшмәсе рәисе А.Е Корягин тарафыннан расланган. Методиканың актуальлеге һәм объективлыгы Федераль кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәт тарафыннан танылып, әлеге хезмәт Рейтинг-2014 йомгакларын “2014 елда Россия Федерациясендә кулланучылар хокукларын яклау” Дәүләт докладына керткән.
Экспертлар тикшеренүләр үткәргәндә Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте югарыгы башкарма органнарының кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нигезендә билгеләнгән вәкаләтләргә һәм хокукларга ия булуыннан чыгып эш иткән. Шул ук вакытта төбәк башкарма хакимиятенең кулланучылар хокукларын яклауны тормышка ашыру, тәэмин итү чараларын хәл итү белән беррәттән, РФ субъекты башкарма хакимияте органнарының федераль башкарма хакимият органнары һәм аларның территориаль органнары һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә эшләүне дә оештырырга тиешлеге исәпкә алынган.
Дәүләт хакимияте органнары тарафыннан кулланучылар мәнфәгатьләренең  якланылышы буенча РФ субъектларының рейтингы мәгълүматлары Россия кулланучылар берләшмәсенең төбәк бүлекләре тарафыннан агарту эшчәнлегендә һәм җәмәгатьчелек контрольлеге чараларын үткәрүдә кулланылачак.

Дәүләт хакимияте органнары тарафыннан кулланучылар мәнфәгатьләренең  якланылышы буенча РФ субъектларының рейтингы


pdf форматында яздырып алырга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International