ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елның 07 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Ватан-ана» мемориаль комплексындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Тэги: Бөек Җиңүгә 80 ел

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Түбән Камада «Җиңү тәме» дип аталган гастрономия фестивале һәм осталар ярминкәсе узды. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, шәһәр халкын һәм кунакларны җыеп, Татар драма театры каршында бәйрәм җәелдерелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау Бөек Җиңүгә 80 ел

6
май, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Хөкүмәте 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чаралар: «Үлемсез полк» йөреше һәм бәйрәм парады узачак урыннарда, 9 майда алкоголь сатуны тыю турында карар чыгарды. Искәрмә бары тик гомуми туклану предприятиеләре — рестораннар, барлар һәм кафелар өчен генә ясалган. Карарның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Республикасының алкоголь базарын җайга салу буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренә ТР Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә йөкләнгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 6 маендагы 297 номерлы карары: https://pravo.tatarstan.ru/npa_kabmin/post/?npa_id=1624104

Тэги: Бөек Җиңүгә 80 ел

5
май, 2025 ел
дүшәмбе

Чара Татарстан Республикасы Буа районының Бикмораз авылында урнашкан «Миләшкәй» балалар бакчасында узды.

Илебез халкы өчен Җиңү көне - халыкның фашизмга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгын гәүдәләндерүче үзенчәлекле бәйрәм. Нәкъ менә шуңа күрә Бөек Ватан сугышының коточкыч вакыйгаларын кичергән өлкән яшьтәге кешеләргә, алар сугыш хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнашканмы яки тылда хезмәт иткәнме, аерым игътибар бирелә.

Тэги: Бөек Җиңүгә 80 ел

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Дания Фәрхетдинованың бабасы Мөхәммәтша Закир улы Мингалиев 1938 елда хәрби хезмәткә алына. Башта Ерак Көнчыгышта хезмәт итәргә туры килә, ә 1941 елның мартында аларның 130 укчы полкы көнбатыш чигенә күчерелә. 1941 елның җәендә солдатның өенә кайтуын көтәләр, ләкин туган йорты урынына шунда ук Бөек Ватан сугышы фронтына китәргә туры килә. Дүрт ел буе, госпитальдә яраларын дәвалаудан кала, ул алгы сызыкта була.

Тэги: Бөек Җиңүгә 80 ел

28
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында  әйдәүче белгечнең геройлары турында сөйләрбез.

- 1923 елда Татарстанның Арча районы Мирҗәм авылында бабам - Мөбәрәкшин Дәүләтша Мөбәрәкша улы һәм Зәйтүнә Гафаровна дөньяга киләләр. Алар бергәләп ныклы гаилә корып, сигез балага тормыш бүләк иткәннәр: җиде кыю малай һәм бер матур кыз, - дип сөйли Динә Дәүләтова.

Тэги: Бөек Җиңүгә 80 ел

23
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

«Җиңү тәрәзәләре» - Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан үткәрелә торган традицион акция.  Бөтен ил буйлап кешеләр Ватан Геройларын искә алу һәм бер үк вакытта өйдә дә, урамнарда да үзенчәлекле атмосфера булдыру өчен, 9 майга тәрәзәләрне бизиләр. Түбән Камада шулай ук «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе старт алды.

Тэги: Бөек Җиңүгә 80 ел

21
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

- Сергеев Павел Ильич, минем бабам, 1918 елда Татарстан АССРның Биләр районы Керәшен Баран авылында дөньяга килә. Яшьтән үк ул гаиләсенә ярдәм итә - терлекләрне карый, басуда әти-әниләре белән бергә эшли һәм апасына ярдәм итә. Бөек Ватан сугышы башланганчы туган авылында клуб мөдире булып эшләгән, гармунда уйнап, үзешчән мәдәнияттә даими катнашып һәм авылдашлары алдында чыгыш ясап, музыкант буларак сәләтле булган, - дип сөйли Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Татьяна Сергеева.

Тэги: Бөек Җиңүгә 80 ел

2025 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Казан территориаль органы хезмәткәрләре белән Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чарада катнаштылар.  

Тэги: Бөек Җиңүгә 80 ел

14
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

- Минем бабай, Сөнгатуллин Хафиз Сөнгатулла улы, 1909 елда Татарстан ССРның Буа районы Каменный Брод авылында туган. Ул яшьтән үк авыр крестьян хезмәтенә җәлеп ителгән, һәм хезмәт эшчәнлегенең нигезен тәшкил итә. ЗИС маркалы автомобильдә колхозда шофер булып эшли. 1941 елның июнендә фронтка җибәрелгән, - дип сөйли Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы башлыгы Рифат Сөнгатуллин.

Тэги: Бөек Җиңүгә 80 ел

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International