Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре һәм Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге баш белгече «Шифа» сәүдә үзәгенең ачык территориясендә ел саен үткәрелә торган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә кибетләрнең берсендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча семинар үткәрделәр. Әлеге сәүдә объектында азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында әйдәүче белгеч-эксперты Наталья Платонова Лениногорск шәһәре Башкарма комитетының икътисад бүлеге әйдәүче белгече Гүзәл Хәйруллина белән берлектә Россия Герое Д. Н.Исламов исемендәге 6 нчы мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча лекция үткәрделәр.
Еш кына без текстильдән эшләнгән товарлар, аерым алганда урын-җирләр сатып алабыз. Кайсыбер очракта өйгә кайткач кына, сатып алынган әйберне бәяләгәндә, аның нинди дә булса сәбәпләр аркасында безгә туры килмәвен аңлыйбыз. Аннары без кибеткә барабыз һәм сатып алынган товарны кире кайтарырга яки алыштырырга телибез, әмма безнең теләкләр кире кагыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Яңа Чишмә авылының алкоголь продукциясе, сыра һәм сыра эчемлекләре, шулай ук башка товарлар сатыла торган сәүдә объектларының берсендә семинар үткәрде.
Яңа Чишмә муниципаль районы урта мәктәбенең 3 нче сыйныфында «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре чыгыш ясады. Әлеге чараның максаты - укучыларның яңа белемнәр алуга, шул исәптән Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дә, кызыксынуын арттыру.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Балык Бистәсе районының 1нче һәм 2нче мәктәпләренең педагогик составы белән бергә 8-11 сыйныф укучылары белән семинарлар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Верный» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинар үткәрде.
Үзәкләштерелгән китапханә системасында Азнакай шәһәренең 7нче мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары өчен чара узды. Анда «Без - яшь сатып алучылар, экспертлар, кулланучылар» темасына сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәр кешесе товарга гарантия срогы бирү һәм товарда ачыкланган җитешсезлекне бетерү өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.