Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында район эшмәкәрләре өчен бизнес-интенсив узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгече Кадрия Галиева катнашты. Чара барышында түбәндәге темалар күтәрелде:
- «Бизнеста җинаять куркынычлары»;
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз сыйфатсыз товарны яңасына алмаштырганда гарантия срогын исәпләү мәсьәләсе буенча Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәр кешесе гарантияле ремонт вакытында электр самокатына китерелгән зыян очрагында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аларның грамоталылыгын арттыру максатында укыту семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Нурлат районында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән даими очрашулар үткәрә. Чаралар кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар аңлатыла. Моннан тыш, район кибетләрендә азык-төлек товарларының бәяләре һәм ассортименты мониторинглары үткәрелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Чистай бүлеге белгече белән берлектә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар-укулар үткәрделәр. Чараның төп максаты - сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» оешмасы белән белән тыгыз хезмәттәшлектә. Әлеге пансионатта ял итүчеләрнең һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләренең даими очрашулары - еллар дәвамында формалашкан матур традиция.
Фестиваль районда умартачылыкны үстерү программасы кысаларында Нурлат умартачылары ассоциациясе тарафыннан үткәрелә. Ул дистәләгән бал яратучыларны һәм профессиональ җитештерүчеләрне җыйды. Иртәдән үк күргәзмә-сату башланды, анда фестивальнең теләсә кайсы кунагы умартачылык продукциясе белән таныша, яраткан сортларын татып карый һәм сатып ала алды. Күргәзмәгә килүчеләр арасында үзенең таныш умартачысын эзләүчеләр дә аз булмады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Биектау FM» радиосында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына багышланган аудио репортажлар сериясен яздыруда катнашты
Базарда кизү торган вакытта, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгеченә шәһәрдә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ул башкаручының эшләрне башкару срокларын бозган очракта кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорады.
Гражданка БТИ белән җир кишәрлегенең межа планын әзерләүгә килешү төзегән. Әмма шартнамәдә билгеләнгән вакытта эш башкарылмаган. Хатын-кыз форсаттан файдаланды һәм консультация сорап территориаль орган белгеченә мөрәҗәгать итте.