Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» системасына кергән гражданин мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында Яңа Чишмә районының «Лебедка» кибетенә барып кайттылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьне карап тикшерү кысаларында Сарман муниципаль районы сәүдә объектларының берсендә алкогольле продукцияне, аерым алганда сыра һәм сыра эчемлекләрен тиешле товар озату документларыннан башка, шулай ук БДАМСта исәпкә алмыйча, ваклап сату фактын ачыклады. 6700 сумлык 65,67 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре легаль булмаган әйләнештән алынды.
2019 елның 5 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре, юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә контрольлек (күзәтчелек) чараларын үткәрү кысаларында, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә зарури таләпләр бозылуның 4 очрагын ачыклады
5 сентябрьдән 6 сентябрьгә каршы төндә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре гамәлдәге законнар үтәлешенә мониторинг үткәрде. Чара "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына 22.00 сәгатьтән соң сыра һәм сыра эчемлекләрен ачыктан-ачык сату мәсьәләсе буенча алынган гражданин мөрәҗәгате нигезендә үткәрелде.