Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең «Меценат» ҖЧҖ Комсомолец базарының сәүдә нокталары эшкуарлары белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль органы баш белгеч-эксперты Ләйсән Морадымова «Лениногорск политехник көллияте» ДАҺБУ студентлары өчен Zoom режимында лекция укыды. Сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Наталья Платонова җавап бирде.
Бу көннәрдә Россиядә төрле чаралар уза, аларның максаты – гражданнарның тотрыклы үсеше һәм лаеклы тормышын тәэмин итү өчен продукциянең, хезмәтләрнең югары сыйфатлы булуын ассызыклау. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, Европа сыйфат атнасы һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында, халык һәм сәүдә вәкилләре өчен төрле чаралар үткәрүне дәвам итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Гаязетдинова Ф. Ф., Галиуллина Р.Р., «Роспотребнадзор»ның ТР буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнары территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч - эксперты Асадуллина З. Н. белән берлектә, 2020 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең лекция залында Яшел Үзән районында аяк киеме продукциясен ваклап сатучы шәхси эшмәкәрләр өчен укулар үткәрде.
Ел саен Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә 15 нче март көне Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан «Торговый квартал» сәүдә үзәгендә чираттагы чара үткәрелде, белгечләр «Зарина», «Спортмастер», «Снежная королева», «Gloria Jeans» кебек сәүдә нокталарында булдылар.