ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2023 ел
дүшәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 июленнән ел саен үткәрелә торган «ФинЗОЖ эксперт» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Конкурс Россия Федерациясе Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институты ФДБУ тарафыннан Финанс министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

Конкурсның максаты - гражданнарның финанс культурасын үстерүгә һәм җәмгыятьтә финанс яктан грамоталы тәртип урнаштыруларын формалаштыруга юнәлдерелгән инициативаларны хуплау һәм аларга ярдәм итү.

Тэги: бәйге

20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерциячел булмаган һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» дип исемләнгән конкурслар үткәрелүе турында хәбәр итә. Гаризалар 2022 елның 14 августына кадәр кабул ителә.

Тэги: бәйге

20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге белән 01.07.2022 – 18.11.2022 вакыт аралыгында кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы (алга таба - Конкурс) оештыра. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Тэги: журналистлар бәйгесе бәйге

26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен һәм кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү буенча Дәүләт инспекциясе , «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы,  Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге 2021 елның 1 августыннан  18 ноябренә кадәр кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы (алга таба - Конкурс) оештыра. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Тэги: журналистлар бәйгесе

28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында рус шагыйре Александр Пушкин әсәрләре буенча рәсем һәм кул эшләре конкурслары һәм «Туган телнең матурлыгы һәм бөеклеге» темасына иншалар конкурсы үткәрелде.

Тэги: Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы

9
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә рус шагыйре Александр Пушкин әсәрләре буенча рәсем һәм кул эшләнмәләре конкурсы һәм «Туган телнең матурлыгы һәм бөеклеге» темасына иншалар конкурсы үткәрелде.

Тэги: балалар рәсемнәре бәйгесе

30
апрель, 2021 ел
җомга

Әгерҗе муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган «Үз хокукларын яклау» дип исемләнгән кулланучылар өчен онлайн-конкурс оештырылды.

Тэги: бәйге

5
июнь, 2020 ел
җомга

2020 елда Яшел Үзән районында «Шик һәм Шарм 60+»конкурсы үткәрелә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре конкурста Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Кәримова Макфура Шәймөхәммәт кызына катнашырга тәкъдим итте. Бу хатын-кыз белән танышу 2019 елда эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча берничә тапкыр мөрәҗәгать итү барышында булды. 


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең дүрт белгече "Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре" дигән республика конкурсының икенче этабына уңышлы үтте.


16
август, 2019 ел
җомга

Кичә, 2019 елның 15 августында, "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" дәүләт ярдәмче программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы булды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International