Җиһазлар озак файдаланудагы товарларга карый һәм бер генә көнгә сатып алынмый, шуңа күрә кулланучы кыйммәтле товар сатып алуны ничек дөрес итеп эшләргә кирәклеген белергә тиеш. Сатучы, үз чиратында, кулланучыга дөрес мәгълүмат бирергә, кулланучы буларак, сатучының да хокукларын белергә тиеш. Законнарны аңлату максатыннан хуҗалык итүче субъектлар өчен профилактик чаралар үткәрелә.
Еш кына кулланучылар заказ буенча эшләнгән җиһазны китерү вакыты үтәлмәү, кайсыбер детальләре җитмәү очрагына юлыга, ә калган әйберләрне китерү билгесез срокка сузыла. Җиһазны куллану барышында ачыкланган дефектлар шулай ук еш күренеш, шул ук вакытта җиһазны җыю барышында ачыкланган сыйфатсыз детальләрне һәм эшләнмәләрне алыштыру кулланучы өчен җитди проблема булып тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучының шәхси заказ буенча мебель ясаганда килешү шартларын бозуга бәйле булган сораулар килә. Бер очракта җитештерү вакыты бозылган, икенчесендә размерлар килешүдә күрсзтелгәнгә туры килми, өченче очракта төсе дөрес сайланмаган. Шулай итеп, җиһазларга заказ биргәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?