Кукмара районының Нырья авылында алкоголь продукциясе сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Чарада Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм әйдәп баручы белгеч-эксперт Илшат Бәдретдинов катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач районының Нуринер авылында чираттагы гражданнарны кабул иттеләр. Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында һәм мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр ителде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Дачный (Биектау районы) һәм Матюшино (Лаеш районы) авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашулар үткәрде.
Арча районының Утар Аты авылында алкоголь кулланучылар хокукларын яклау һәм сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү узды. Чараны Арча территориаль органы белгечләре үткәрде.
Әтнә районының Югары Сәрдә авыл Советы бинасында Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашында халыкны кабул итү булды.
Авыл халкына игълан аша алдан ук хәбәр ителгән иде, бу кызыксынучы гражданнарга килергә һәм үз сорауларын бирергә мөмкинлек бирде. Барлык сорауларга гамәлдәге закон нигезендә аңлатмалар бирелде, бу авыл халкына үз хокукларын һәм бурычларын яхшырак аңларга ярдәм итте.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Шикше җирлеге башлыгы белән берлектә кулланучылар хокуклары турындагы закон буенча халыкка консультация биреп, гражданнарны кабул иттеләр. Гражданнарга закон нормалары, финанс белеме турында сөйләделәр, брошюралар һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы бирделәр. Сыйфатлы товарны кире кайтару хокукын, катлаулы техниканы алмаштыру срокларын һәм сатучыларның товарларны срокларын уздырган өчен җаваплылыгын тикшерделәр.
Кече Лзы авылында гражданнарны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров эксперт Гөлназ Шакирова белән бергә кабул итте. Алкоголь сату һәм кулланучылар хокукларын яклау турында фикер алыштылар. Катнашучыларга законнарны аңлаттылар һәм сатучылар белән конфликтларны хәл итү буенча киңәшләр бирделәр. «Вестник потребителя Татарстана» газеталары һәм белешмәләр тараттылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба районының Олы Шыңар авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр. Мондый күчмә кабул итүләрнең төп максаты-гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү һәм авыл җирлеге территориясендә өстенлек итә торган аеруча проблемалы мәсьәләләрне ачыклау.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру максатында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә халык өчен төрле чаралар оештыра.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Арча районының Урта Курса авыл җирлеге гражданнары белән очрашты. Чара барышында тиешле сыйфатта булмаган товарлар сатып алуга һәм аларда җитешсезлекләр табуга бәйле мәсьәләләр һәм тиешле сыйфатта булган товарларны алмаштыру сроклары каралды.