ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Әгерҗенең 2 нче урта мәктәбе укучылары белән очрашты. Чара ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сыйфат көненә багышланды. Мәктәп кунаклары укучыларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, әлеге бәйрәмнең бурычлары турында сөйләде. Чара кысаларында "сыйфат" төшенчәләре, Бөтендөнья сыйфат көненең дөнья җәмәгатьчелеге өчен әһәмияте турында сөйләделәр.

Әгерҗе муниципаль районында Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе актив эшли.  Берлек вәкилләре Өченче буын университетында төрле юнәлешләр буенча белем ала. Чираттагы дәресне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Раушания Яппарова уздырды. Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында пенсионерлар әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, максаты, "сыйфат" төшенчәсе һәм Бөтендөнья сыйфат көненең дөнья җәмәгатьчелеге өчен әһәмияте белән танышты.


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

Әгерҗе муниципаль районының Бима авыл җирлегендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары О.А.Баженова һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы вәкиле Р.Д.Яппарова катнашында халыкны күчмә кабул итү үткәрелде.

2019 елның 3 сентябрендә Әгерҗе районы Башкарма комитетында Әгерҗе районы кулланучылар базарында эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән киңәшмә узды. Милек салымнарын түләү, биналарның әйләнә-тирә территорияләрен һәм фасадларын карап тоту, элмә такталарны һәм аншлагларны ике дәүләт телендә рәсмиләштерү мәсьәләләре белән беррәттән, районда алкоголь базарындагы хәл турында да фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International