29.06.2020 елдан мәгълүмати хәбәр
Россиядә яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуга бәйле хәлне исәпкә алып, Татарстан Республикасы территориясендә сыра эчемлекләрен маркировкалау буенча үткәрелә торган экспериментка күчү чоры, аның дәвамында сыра продукциясен ваклап сату предприятиеләре һәм сыра эчемлекләрен махсус маркалар белән маркировкалау, шулай ук алардан башка, "Росалкогольрегулирование" белән килешенеп, 2020 елның 1 октябренә кадәр озайтыла.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә республика территориясендә сыра эчемлекләрен маркировкалау буенча эксперимент кысаларында БДАМСта, күпләп һәм ваклап сату оешмаларының исәп системаларында маркировкаланган продукцияне чагылдыру өчен программа тәэминатын эшләү мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды.