Коррупция Россия өчен генә түгел, дөньяның күпчелек илләре өчен дә хас системалы проблема булып тора. Шуңа бәйле рәвештә соңгы елларда Россиядә дәүләт дәрәҗәсендә куелган иң мөһим бурычларның берсе-коррупциягә каршы тору. Аңлату чаралары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тарафыннан да үткәрелә.
2021 елның 15 апрелендә Чистай шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе-юстиция киңәшчесе Салихов Р.Р. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре каршында «Дәүләт граждан хезмәте системасында коррупциягә каршы көрәш» темасына лекция белән чыгыш ясады.
Коррупция җәмгыятьтә бер сәгать эчендә генә барлыкка килми. Коррупциянең асылы аның белән тирән бәйләнгән социаль күренешләрдә чагыла. Коррупциянең асылы Бөек Инглиз философы Бекон Френсисның (1561 – 1626) сүзләрендә чагыла, аның цитатасы: «Үз байлыкларына барысын да сатып алырга уйлап, күпләр, барыннан да элек, үзләрен сата».
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Казан федераль университетында коррупциягә каршы тору өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу буенча семинар үткәрде. Анда сәүдә эшен әзерләү юнәлешенең 2 нче курс студентлары, шулай ук югары уку йортының профессорлар-укытучылар составы вәкилләре катнашты.
Соңгы вакытта без коррупциягә каршы көрәш турында күп төрле хәбәрләр ишетәбез. Коррупциягә каршы көрәш безнең дәүләт эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булды һәм шулай булып кала да.
Коррупция - безнең дәүләт үсешенең төп тоткарлыгы гына түгел, ә милли куркынычсызлыкка да яный. Бу факт ил президенты һәм хөкүмәте дәрәҗәсендә танылды.
2021 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегендә дәүләт граждан хезмәткәрләре өчен коррупциягә каршы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча белем бирү семинары булып узды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе каршындагы коррупциягә каршы тору Комиссиясе утырышы булды. Комиссия әгъзалары һәм чакырылган катнашучылар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында, җәмәгатьчелек игътибарын коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә җәлеп итү һәм үсеп килүче буында коррупциягә каршы дөньякүләм караш формалаштыру максатыннан чыгып, «Без коррупциягә каршы!» дип исемләнгән балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.
Ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органында әлеге тематикага багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне (International Anti-Corruption Day) ел саен 9 декабрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән билгеләп үтелә.
Бу көнне, 2003 елның 9 декабрендә, Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәдәге Сәяси конференциядә БМОның Коррупциягә каршы Конвенциясе (БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2003 елның 31 октябрендә кабул ителде) кул кую өчен ачылды.